Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.
Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин.
Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачакТатарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе 2015 елның 30 сентябрь көнендә байбакларга ау чоры тәмамлануы турында хәбәр итә.
Шуның белән бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының “Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен кирәкле гаризалар бирү тәртибе һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлы хайваннарны, кошларны тоту өчен рөхсәтнамә бланкларының рәвешен раслау турында” 2014 елның 29 августыннан 379 номерлы боерыгы белән тәңгәл килеп,аучы, рөхсәтнамәдән, тутырылган 3 нче таблицаны аерып алырга һәм рөхсәтнамәне алган урынга, ау чорының соңгы көненнән 20 көн эчендә, тапшырырга тиеш.
Ул мәгълүматны тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: кичәТукай муниципаль районында урнашкан “Бакчасарай” аучылык хуҗалыгы территориясендә, Аучылык хуҗалыгы хезмәткәре көне чигендә спорт чаралары узды. Аркан тарту, чаңгы чабышлары, кармак белән күлдә балык тоту һәм күп кенә башка кызыклы спорт ярышлары булды.
Гомумтөркем хисабында урыннар түбәндәгечә буленделәр:
1 урынны һәм Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсенең күчмә җамын МО Аксубай РООиР алды;
2 урынны Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе төркеме алды;
3 урынны Идел буе хәрби округының Казан гарнизоны хәрби-аучылык оешмасы алды.
Урыннар алган барлык төркемнәргә дә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар бирелде, шулай ук ярыш чикләрендә, Идарә башлыгы Ф.С.Батков бүләккә лаек булган хезмәткәрләрне, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Идарә спорт чараларында актив катнашкан барлык аучыларга, ә шулай ук хаким катнашмасына рәхмәтен белдерә
Чараны оештырырга булышкан “Бакчасарай” аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләренә аерым рәхмәтебезне белдерәбез.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: кичә, 15 сентябрьдә, кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ау чоры ачылды.
Шуның белән бәйле рәвештә, Идарә барлык аучыларны да билгеләнгән Ау кагыйдәләрен сакларга өнди. Хайваннар дөньясының торышы, аңа сезнең мөнәсәбәтегездән торуын исегездә тотыгыз. Шулай ук сезгә билгеле булган хокуксыз ау очраклары трында Идарәгә хәбәр итүегезне сорыйбыз.
ДБО “ Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нә белгеч таләп ителә.
Квалификация таләпләре: югары профессиональ белемле булу ( табигать куллану, биология), дәүләт әгъзаларында кулланыла торган заманча мәгълүмати аралашу технологияләрен белү, дәүләт сатып алу өлкәсендә эш тәҗрибәсе
Тулы мәгълүмат артыннан 2117381, 2116907 телефоннары буенча яки Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт 201 бүлмә адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
2015 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Тукай районы Бакчасарай аучылык хуҗалыгы нигезендәТатарстан Республикасының аучылар төркемнәре арасында спорт чаралары узачак.
Чара сәгать 11.00 башлана. Катнашучыларны теркәү сәгать 10.00.
Бару схемасы Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә Татарстан Республикасы территориясендә аучылык хуҗалыклары һәм аулау сораулары буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә була” өстәмә битендә урнаштырылган.Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( алга таба – Идарә) барлык аучыларга да Россия Федерацисе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 17.06.2014 елдан № 269 “Дәүләт аучылык хуҗалыгы рестры формаларын раслау һәм дәүләт аучылык хуҗалыгы реестрын алып бару тәртибе һәм аның катнашмасы, анда булган документлаштырылган мәгълүматны җыю һәм саклау тәртибе һәм аны, Россия Федерацисе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 06.09.2010 елдан № 345 боерыгы белән расланган, кызыксынган затларга тапшыру Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы боерыгы ( алга таба – 265 нче боерык) көчкә керү турында хәбәр итә.
Шуның белән бәйле рәвештә, барлык аучыларга да, бу боерык белән танышырга һәм 1 сентябрьгә кадәр 269 нчы боерык белән расланган формалар буенча, Идарәгә документлаштырылган мәгълүмат җибәрергә.
1.1. (ЧМ)
1.2. (ЧП)
1.3. (ПЛ)
1.4. (ГР)
3.1. (ЮЛ.ИП)
4.1. (ДК)
4.2. (ДП)
4.3. (ДПТ)
4.4. (ДГП)
4.5. (ДВ)
5.1. (ВР)
5.2. (РЧ)
6.1. (ОУХ)
7.1. (ОХ)
8.1. (ИО)
8.3. (НОР)
8.4. (НТБ)
269 нчы боерык белән Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “ Хисапнамә бирүнең вакыты һәм рәвеше” өстәмә битендә танышырга була.
269 нчы боерык көчкә керү сәбәпле, Идарә белән, 01.06.2014елдан 89-од номерлы “ Хисапнамә бирү вакытын һәм рәвешен раслау турында”гы Идарә боерыгы белән расланган, хисапнамә бирү вакытына һәм рәвешенә үзгәртүләр әзерләнә.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе, Көзге кошлар күченүе башлану турында, хәбәр итә. Хәзер инде күчмә ерткыч кошларны күзәтергә була. Болар – карчыгалар, тилгәннәр,саз карчыгалары, кечкенә лачыннар,ә кайбер очракта сирәк очрый торган төрләрдән – балыкчы карчыгасы, кабер бөркете, ак койрыклы диңгез бөркете. Тиздән үрдәкләрнең, казларның, аккошларның һәм торналарның зур өерләрен күзәтергә мөмкин булачак. Хәзерге вакытта чыпчыксыман кошлар өерләренең күченүе бара. Нәкъ бу чорда табигать хайваннар дөньясының бөтен матурлыгын күрсәтә.
Кайбер төр хайваннарның бу вакытта куышу вакыты җитә. Андыйларга кыр кәҗәсен һәм пошины кертергә була. Бу төр ата хайваннарның тавышларын республика урманнарында ишетергә була. Сезне сак булырга өндибез, чөнки поши куышу вакытында куркыныч буларга мөмкин.
Сезне табигатькә чыгарга чакырабыз, чөнки бу сезнең өчен дә, балаларыгыз өчен дә бик кызыклы вакыт.