Хөрмәтле аучылар !!!

2015 елның 18 сентябре, җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: кичәТукай муниципаль районында урнашкан “Бакчасарай” аучылык хуҗалыгы территориясендә, Аучылык хуҗалыгы хезмәткәре көне чигендә спорт чаралары узды. Аркан тарту, чаңгы чабышлары,  кармак белән күлдә балык тоту һәм күп кенә башка  кызыклы спорт ярышлары булды.

Гомумтөркем  хисабында урыннар түбәндәгечә буленделәр:

1 урынны һәм Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсенең күчмә җамын МО Аксубай РООиР  алды;

2 урынны Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе төркеме алды;

3 урынны Идел буе хәрби округының  Казан гарнизоны  хәрби-аучылык оешмасы алды.

Урыннар алган барлык төркемнәргә дә  истәлекле бүләкләр һәм грамоталар бирелде, шулай ук ярыш чикләрендә, Идарә башлыгы Ф.С.Батков бүләккә лаек булган хезмәткәрләрне, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Идарә спорт чараларында актив катнашкан барлык аучыларга, ә шулай ук хаким катнашмасына рәхмәтен белдерә

Чараны оештырырга булышкан “Бакчасарай” аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләренә аерым рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International