Кичә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында Идарә карамагындагы Иҗтимагый киңәш утырышы булды. Киңәшмәнең көн тәртибендә кыйммәтле мехлыларга һәм киекләргә ау чорын билгеләү сораулары һәм Республика күләмендәге III СО НКО форумының эшчәнлеге буенча фикер алышу сораулары каралды. Төзәтмәләр проекты иҗтимагый киңәш әгъзаларының күпчелек тавышы белән якланды.
ДБО “ Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нә белгеч таләп ителә.
Квалификация таләпләре: югары профессиональ белемле булу ( табигать куллану, биология), дәүләт әгъзаларында кулланыла торган заманча мәгълүмати аралашу технологияләрен белү, дәүләт сатып алу өлкәсендә эш тәҗрибәсе
Тулы мәгълүмат артыннан 2117381, 2116907 телефоннары буенча яки Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт 201 бүлмә адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
2015 елның 3 октябрь көнендә республикада ел саен уздырыла торган “ Урман утырту көне” исемендәге табигыть саклау акциясе узды. Ул 2011 елдан алып яз һәм көз көне уздрыла.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе һәм ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре ГКУ Матюшинск бүлемтекле урманчылыкның” ГКУ “Шәһәр буе урманчылыгы” урман фондында агачлар утырттылар.30 сентябрьдә Татарстан Республикасының Арча район хөкеме карары белән Ф. гражданины КоАП РФ 2 бүлеге 12.27 маддә буенча гаепле дип танылды һәм аңа бер ел дәверенә транспорт чарасын йөртү хокукын тартып алу рәвешендә административ җәза билгеләнде. Сәбәп булып машина йөртүченең 2015 елның 18 сентябрь көнендә поши катнашуында булган юл вакыйгасы урынын ташлап китү килде.
Россия Табигать министрлыгының 2011 елның 8 декабреннән № 948 “ Аучылык байлыкларына китерелгән зыянның зурлыгын билгеләү методикасы” боерыгы белән тәңгәл килеп, табигатькә китерелгән зыян 40 мең сумны тәэмин итте.
Идарә машина йөртүчеләрне машинаны алып барганда, аеруча урман юл кырыена килгән юлларда, караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди.
Бу авыр булмаган саклык чараларын тоту хәвефле нәтиҗәләрне булдырмаска булышыр.
Халыкара олылар көне чикләрендә Идарә башлыгы урынбасары Матвеев Юрий Борисович өлкәдә эшләгән өлкəн яшьтəге хезмәткәрләрнең өйләренә барып аларга күчтәнәчләр өләште.
Бу якты көндә Сезгә эшегез, кыюлыгыгыз,ватанпәрвәрлегегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бүгенге көндә Идарә горурлана торган әйберләрнең күпчелеге сезнең хезмәтегез, сәләтегез һәм тырышлыгыгыз ярдәмендә барлыкка килгән. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге,бәхет һәм озын гомер телибез!
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: бүген республикада байбакларга ау чоры тәмамлана.
Шуның белән бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының “Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен кирәкле гаризалар бирү тәртибе һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлы хайваннарны, кошларны тоту өчен рөхсәтнамә бланкларының рәвешен раслау турында” 2014 елның 29 августыннан 379 номерлы боерыгы белән тәңгәл килеп,аучы, рөхсәтнамәдән, тутырылган 3 нче таблицаны аерып алырга һәм рөхсәтнамәне алган урынга, ау чорының соңгы көненнән 20 көн эчендә, тапшырырга тиеш.
Ул мәгълүматны тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.
Хөрмәтле аучылар, 9.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү 2015 елның 25 ноябрь көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.
Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты: -2015 елның 29 сентябреннән башлана; -2015 елның 13 ноябрендә тәмамлана. Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.
27 сентябрь көнне Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре «Милли кросс -2015» исемендәге Бөтен Россия йөгерү көнендә катнаштылар. Старт “Казан Арена” территориясе янында булды.
Чабышта мәктәп балалары, шәһәрнең СУЗ һәм ВУЗ студентлары, ЮДСШ укучылары, спортсменнар, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешма хезмәткәрләре һәм сәләмәт тормыш рәвеше яклылар катнаштылар. Барлыгы чабышка 24 меңнән артык кеше чыкты.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: кичә иртә белән Казанда, Васильченко урамында, “Дэу Матиз” машинасы пошины бәрдерде, хайван үлде.
Идарә машина йөртүчеләрне машинаны алып барганда, аеруча урман юл кырыена килгән юлларда, караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди. Бу авыр булмаган саклык чараларын тоту хәвефле нәтиҗәләрне булдырмаска булышыр.