06.06.2014 елда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсендә видеоконференция рәвешендәге киңәшмә нәтиҗәләре буенча “ Татарстан Республикасында котыру авыруын булдырмау өчен профилактик эшләрнең хәле һәм очракны стабильләштерү буенча ашыгыч чаралар турында” темасына пресс-конференция узды. Анда кызыксынган министрлыкларның һәм идарәләрнең вәкилләре, Татарстан Республикасының муниципаль районнарының җирле үзидарә әгъзаларының урындагы затлары һәм Идарәнең территориаль бүлекләренең башлыклары катнаштылар.
Татарстан Республикасы Президенты боерыгы проектының Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләт экологик экспертизасында уңай йомгак алуы, Идел регионара табигатьне саклау прокуратурасында , Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгында, Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында яраштыру алуы һәм хәзерге вакытта Татарстан республикасының Министрлар Кабинетына күзәтүгә юнәлтелүе турында хәбәр итә.