Түбән Кама районының башлыгы Иванов Э.П. белән, Кама елгасының ярларын көнкүреш һәм сәнәгать чүпләреннән чистарту буенча чыгыш уздырылды.
Бу чарада 12 аучы актив катнашты. 800 метр яр буе чистартылды, 1 трактор арбасы чүп җыелды.
2014 елның 20 май көнендә Куйбышев сусаклагычының сулык мәйданында биологик су ресурсларын хокуксыз табу очракларын ачу өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус эшләр авиа төркеме белән бергә КА-226 вертолетында Татарстан республикасы территориясен очып чыктылар.
Бүген сәгать 10.00 Россия балыкчылыгы Дәүләт фәнни-тикшеренү институтының күл һәм елга балык хуҗалыгы белгечләре һәм җитәкчеләре һәм Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең белгечләре һәм җитәкчеләре өчен бердәм киңәшмә узды.
Киңәшмәдә чик һәм Татарстан Республикасының балык тоту участоклары исемлеге проекты, ә шулай ук республиканың балык табу тармагында төп мәсьәләләркаралды.