ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә су биологик ресурсларын саклау һәм яңадан торгызу һәм уылдык чәчү өчен уңай шартлар тудыру максатыннан, 6 майда “Балык-булсын!” акциясе старт алды.

Әлеге чара вакытында суга ясалма уылдык чәчү урыннары ясап урнаштырыла. Уылдык чәчү урыннарының конструкциясе һәр метр аша ылыслы ботак (оялар) эленгән, шулай ук йөк һәм йөзмәләр эленгән (алга таба уылдык чәчү урыннарын табу өчен) баудан (100-150 метр озынлыктагы) ясалган. Уылдык чәчү урыннары, аларда маймычлар чыккач, сулыктан алына һәм утильләштерелә.

Акция Әгерҗе, Актаныш, Югары Ослан, Яшел Үзән, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Чистай районнарында узды инде.

14 майга 21950 оялык уылдык чәчү урыннары куелды.

Фәнни мәгълүматлар буенча, бер оядан якынча 1,1-1,2 кг балык чыга, димәк 21950 оя=26340 кг.

Акция Кама Тамагы районында -16 майда, Мамадыш районында -24 майда, Менделеевск районында – 15-16 майда, Түбән Кама районында – 17 майда, Спас районында – 15 майда, Тукай районында 25 майда дәвам итәчәк.

Тулырак мәгълүматны сез 211 66 94 телефоны буенча ,су биологик ресурслар бүлегендә ала аласыз.

Фото: Тәтеш районы

“Балык-булсын!” акциясе кысаларында 13 май көнне Актаныш районы башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе, урманчылыклар, Татар Ямалы мәктәбе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының Актаныш һәм Минзәлә районы буенча Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының аучылык күзәтчелеге бүлеге белән берлектә, 5,2 км ясалма уылдык чәчү урыны  урнаштырдылар.

Акциядә "Нептун"балык сәнәгате оешмасы хезмәткәрләре дә актив катнаша. Һәр бригада үз участогында уылдык чәчү урыннарын урнаштыра.

МБББУ “Татар Ямалы урта мәктәбе” укучылары һәм хокук бозуларга профилактика ясау отряды, отряд җитәкчесе Зилә Нәгыймова белән берлектә, шулай ук акциягә кушылдылар. Чара ахырында балаларга кармак бүләк иттеләр һәм тәмле чәй эчерттеләр.

Шулай ук бүген акциягә Алексеевск районы да кушылды. Куйбышев сусаклагычында уылдык чәчү урыннарын мәктәп укучылары, район администрациясе, Дәүләт комитеты һәм ҖЧҖ  “Лаеш балык заводы” хезмәткәрләре куйды.

Фото: Актаныш районы      

Алексеевск районы


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Кар эрегендә барлыкка килгән чүп-чарны җыеп алу өчен "Спас" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Мурзак Любовь һәм Костин Евгений «ТР Спас муниципаль районы традицияләрендә һәм тарихында бердәмлек үсешенә ярдәм итү һәм аны үстерү» җәмгыяте рәисе Марянин Валерий һәм ТР Спас районы мәгариф бүлеге укытучысы Журавлев Сергей белән берлектә, Полянка төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Тәнкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты”укучылары һәм “Теремок” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен “Чисталык дәресләре” үткәрделәр. Дәресләрдә көнкүреш калдыкларның безнең сәламәтлегебезгә һәм әйләнә - тирә дөньяга нинди зыян китерүе:  урманда ташланган пластик шешәләр - 100 елдан артык, алюминий банкалар-500 ел, ә пыяла 1000 елдан артык таркалуы турында сөйләделәр.

Балаларга экологик фильмнар күрсәтелде, шуннан соң «Планетабызны саклагыз» дигән рәсем, «Табигатьне саклау - һәркемнең эше» дигән экологик плакат, «Табигатьне саклагыз» дигән  экологик листовка конкурслары үткәрелде.

Полянка һәм Тәнкәй мәктәпләре укучылары, үткәрелгән әңгәмәдән соң, үзләренең авылларын чистартырга булдылар һәм макулатура һәм эшкәртү өчен чыгарылган 600 кг тирәсе пластик җыеп, өмә үткәрделәр.

Иң яхшы рәсем, плакат һәм листовка ясаган җиңүчеләр, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнделәр.


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

8 май көнендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, шул исәптән «Спас» табигый тыюлыгы хезмәткәрләре, Федераль балыкчылык агентлыгы инспекторлары белән берлектә, завод тибындагы 4500 данә күләмендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырдылар.

Күбрәк фото безнең фоторепортажда.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре өлкәнең Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып котладылар.

 Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә тыныч күк йөзе, балалар елмаюы,безнең, сугыштан соң туган буынның Ватан сугышының нәрсә икәнлеген белмәве өчен рәхмәт белдерә һәм түбән баш ия. Сезгә сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.​


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә су биологик ресурсларын саклау һәм яңадан торгызу һәм Уылдык чәчү өчен уңай шартлар булдыру максаты белән, икенче ел рәттән, ясалма уылдык чәчү урыннары булдыру һәм урнаштыру буенча, «Балык-Булсын!» дигән акция үткәрелә.

Чаралар Татарстан Республикасының барлык унҗиде яр буе муниципаль берәмлегендә дә үткәреләчәкләр.

Акция Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, Татарстан Республикасының балык сәнәгате оешмалары, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары һәм район белем бирү учреждениеләре ярдәмендә оештырыла.

         2019 елның 6 маенда Тәтеш муниципаль  районының Идел елгасы яр буе  зонасында «Балык-Булсын!» акциясе кысаларында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырдылар. Чарада Дәүләт комитетының район хезмәткәрләре, шул исәптән «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт комитеты карамагындагы « Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге » дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре(Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС), урманчылык, балык сәнәгатчеләре һәм җәмәгатьчелек катнаштылар. Беренче көнне ылыслы ботаклардан 1400 метр ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылды.

Якын арада акция Идел елгасы ярындагы «Озын Алан» тыюлыгы һәм Урюм авылы янында дәвам итәчәк.​


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

30.04.2019 елны  Татарстан Республикасының  Биологик ресурслар  буенча дәүләт комитеты тарафыннан  Тукай районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрелде.

Үткәрелгән конкурс нәтиҗәсендә җиңүче дип Грищук Дмитрий Федорович танылды.

Кадрлар резервына кертелүгә конкурс дәгъвачыларына документлар,  Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына адресланган язма гариза буенча, конкурс тәмамланганнан соң өч ел дәвамында (420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт)  кире кайтарылырга мөмкин.


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Спас» тыюлыгында эшләүче белгечләре хәрби хезмәт ветераннары, шулай ук казак, кадет мәктәбе һәм «Юнармия» яшьләр хәрәкәтеннән яшь армиячеләр белән берлектә Идел ярларын чүп-чардан чистарту буенча чара үткәрделәр. Кайбер ветераннар чарага үзләренең балалары белән килделәр.

Уртак көч белән, элеккеге «Болгар» иске пристаненнан алып ТР Спас муниципаль районының «Райтопсбыт» причалы территориясенә кадәр,  Идел елгасының яр буе линиясе чистартылды.  Якынча исәпләүләр буенча, машиналар белән, каты көнкүреш калдыклар полигонына 30 кубометрдан артык чүп чыгарылды.

Акция бәйрәм рухында узды, чөнки елга ярында эшләгәннән соң,  акциядә катнашучыларның барысын да балык ашы һәм кайнар чәй көтте, ә кадет интернат-мәктәбе укытучысы Евгений Кременсков ярга үзенең баянын алып  килде. Барысы да мондый уртак чараларны традициягә кертергә дигән фикергә килделәр.​


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

«Татарстанның чиста урманнары» дип исемләнгән республика табигать саклау акциясенең язгы этабы кысаларында «Кичке Таң» табигый тыюлык хезмәткәрләре урман массивларын тиешле санитар хәлгә китерделәр.

Чара Шаршады урманчылыгының урман фондында узды. Табигать саклау акциясендә Кичкетаң авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә актив катнашты.

6 гектар мәйданда, урмандагы таратылган коры чүп-чарларны җыештырдылар. Барлыгы 45 капчык чүп -чар - пыяла һәм пластик шешәләр, полиэтилен пакетлар, резин шиналар җыелды.

Алга таба территорияне коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгълүмати щитларны һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү бурычы тора.


26
апрель, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: «Нурма» исемле яңа аучылык хуҗалыгы барлыкка килү белән бәйле рәвештә, Мамадыш районының һәркем керә торган аучылык җир-суларының чикләре үзгәрде.

Мамадыш муниципаль районының һәркем керә торган аучылык җир-суларының актуаль чикләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин.​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International