Буа укучыларына су биоресурсларын саклау турында сөйләделәр

2019 елның 4 октябре, җомга

"Зөя буйлары" тыюлыгы белгечләре, балаларга республикабызның су биологик ресурслары һәм табигатьне саклау турында сөйләү өчен, Буа районындагы Р. Сагдеев исемендәге мәктәпкә бардылар. Дәресләрдә туган як табигатен саклау проблемалары, бигрәк тә Кызыл китапка кертелгән хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау проблемалары турында фикер алыштылар.

Материалны ныгыту өчен мәктәп укучылары белән викторина уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча аеруча зур уңышларга ирешкән балалар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнде.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International