Узган ял көннәрендә Әлки районында, һәвәскәр ауны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру кысаларында, аучылар биатлоны буенча район ярышлары узды.
Чара ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белән республиканың Әлки районы аучылары катнашында оештырылды.
1 урынны Әлки районының Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте командасы алды
2 урын - Әлки районының яшь аучылар командасы
3 урын - Әлки районының «Көньяк» аучылык хуҗалыгы.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!
Балалар һәм яшүсмерләр арасында экологик белем бирү һәм экологик белемнәрне үстерү кысаларында, «Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре И. Р. Кашапов һәм Г. С. Хәкимова Азнакай гимназиясендә «Тыюлык урыннары» дигән темалы класс сәгатендә булдылар. Алар анда 3 сыйныф укучыларына тыюлыклар турында, хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк төрләрен саклауда һәм торгызуда аларның әһәмияте, шулай ук уникаль табигать ландшафтларының әһәмияте турында сөйләделәр, Татарстан Республикасының Кызыл китабы, Азнакай районының аеруча саклана торган табигать территорияләре – тыюлыклар һәм табигать һәйкәлләре белән таныштырдылар.
Чара ахырында, алган белемнәрне ныгыту өчен, «Тыюлык табигате» дип исемләзнгән экологик викторина үткәрелде.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына Әтнә, Чүпрәле районнары буенча инспекторлар таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артыннан (843) 2117381 телефоны буенча яки Oksana.Filippova@tatar.ru. электрон почта адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Культуралы һәм кыргый үсемлекләрне корткычлардан саклап, табигатьтә һәм авыл хуҗалыгында кошларның нинди зур әһәмияткә ия булуын искә төшерү өчен, Әгерҗе районы Бима урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында, «Кичке Таң» дәүләт тыюлыгы администрациясе белән берлектә, «Безнең як кошлары» дигән дәрес оештырылды.
Ачык дәреснең максаты булып балаларга кошлар язмышы, туган табигатьне ярату һәм саклау өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, экологик культура дәрәҗәсен күтәрү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү тора иде.
Дәрес барышында һәр сыйныфтан 8-9 кешеле командалар җыелды. Укучылар команда белән һәм аерым рәвештә кошлар турында сорауларга җавап бирделәр, күчмә һәм кышлаучы кошлар турында мисаллар китерделәр, һәм күчмә кошларның туган якларыннан китү сәбәпләрен атадылар. Балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, безнең белән яшәүче кошлар, безгә һава торышын ничек күрсәтүләре турында, кошлар белән бәйле халык бәйрәмнәре турында сөйләштеләр.
Кошларга салкын кышны кичерүе авыр. Шуңа күрә бу мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары алар өчен җимлекләр ясадылар, мәктәп ишегалдында кошлар өчен ашханә оештырдылар һәм көн саен чыпчыклар, песнәкләр, карабүрекләр һәм башка кышлаучы кошларның ничек сыйланганын күзәтәләр.
Дәүләт тыюлыгы белгече Әлфия Нуриманова, башлангыч сыйныф укучылары алдында ясаган чыгышында, балаларга канатлы дуслар турында, аларның кайда һәм ничек оялаулары, кышкы вакытта аларны ни өчен ашатырга кирәклеге турында сөйләде.
Бима урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән классларында «Татарстан Республикасының аеруча саклаулы табигый территорияләре» темасына конференция үткәрелде.
Дәрес барышында укучылар Татарстан Республикасының аеруча саклана торган территорияләре белән таныштылар, әйләнә-тирә мохитне саклау, туган як табигате үзенчәлекләре, Кызыл китапның әһәмияте, табигатьне саклау кирәклеге турында белемнәрен киңәйттеләр.
«Кичке Таң» тыюлыгы башлыгы Руслан Маннапов сөйләвеннән укучылар дәүләт табигать тыюлыклары һәм табигать һәйкәлләре эшчәнлегенең максатлары һәм бурычлары турында белделәр. «Аеруча саклаулы табигый территорияләр – ул табигать саклау эшчәнлегенең Россиядә һәм тулаем планетада биологик һәм ландшафт төрлелеген сакларга мөмкинлек бирә торган иң нәтиҗәле формаларының берсе», - дип ассызыклады ул.
Балалар административ штрафлар, табигать саклау органнарына эшкә урнашу, экологик конкурслар һәм башка сораулар белән кызыксындылар.
Мәктәп фойесында ташландык материаллардан кул эшләре һәм экологик плакатлар конкурсында катнашкан укучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Чара нәтиҗәләре буенча иң актив катнашучылар календарьлар һәм буклетлар белән бүләкләнделәр.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы территориясендә 1 февральдән 15 апрельгә кадәрге чорда һәвәскәр һәм сәнәгый балык тоту тыела.
Төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигать зоология тыюлыгы Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә оештырылды һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 26 февралендәге 115 номерлы карары белән расланды.
Тыюлык территориясендә, 1 февральдән 15 апрельгә кадәрге чорда, махсус саклау режимы нигезендә, су биологик ресурслар популяциясе торышына яный торган теләсә нинди эшчәнлек тыела.
Министрлар Кабинеты карарына сылтама: http://ojm.tatarstan.ru/rus/vidi-rib-zanesyonnih-v-krasnuyu-knigu-rt-i-oopt.htm
Елның салкын һәм җиләк-җимеш аз булган вакытында , кошларның исән калуы өчен өстәмә тукландыру бик мөһим була.Шуңа күрә, «Чулпан» тыюлыгы администрациясе һәм «Трофей» аучылык хуҗалыгы Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбе укучылары белән берлектә «Канатлы дусларга ярдәм итик» дигән чара үткәрделәр. Урман кырында балалар үз куллары белән, кечкенә кошлар өчен, хезмәт дәресләрендә ясаган 50 җимлек элделәр һәм аларны азык белән тутырдылар. Шулай ук көртлекләр турында да онытмадылар, алар өчен укучылар орлыклар һәм вак ташлардан «келәмнәр» эшләделәр. Әлеге чарада катнашып, укучылар туган як табигатен саклауга үз өлешләрен керттеләр.
Әгәр сез кышын үз йортыгызда яки дачада буласыз икән- бакчагызда кошлар өчен җим булуын тикшереп торыгыз. Әгәр сез фатирда яшәсәгез, сез кошларга үзегезнең ишегалдында, якын тирәдәге паркта яки күл янында булыша аласыз. Балаларны җим әзерләүгә һәм кошларны ашатуга җәлеп итегез. Бу бит табигатьне һәм мохитне өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек, ә шулай ук мәрхәмәтлелекнең яхшы практик дәресе.
Республика күләмендәге «Балык булсын!» дип исемләнгән кышкы акция Алексеевск районында да узды. ТР Дәүләт комитетының Алексеевск районы буенча районара бүлеге МО җитәкчелеге вәкилләре, Алексеевск районы буенча «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләрне оештыру үзәге, Алексеевск муниципаль районы территориясендә Лаеш балык заводы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә,шпт. Алексеевск территориясенең төньяк-көнбатыш өлешендәге Кама елгасында балыкның кислород җитмәүлектән үлүенә каршы чаралар үткәрде. Соңгы вакытта һава торышының начарлануы аркасында балаларны һәм мәктәп укучыларын тишекләр тишүгә һәм камыш «көлтәләре» урнаштыруга җәлеп итмәскә дигән карар кабул ителде.
Килгән катнашучыларның бер өлеше көлтәләр бәйләү белән шөгыльләнде, ә калган катнашучылар Алексеевск районы буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Самсонов Сергей Николаевич җитәкчелегендә сайлап алынган территориядә тишекләр тиштеләр. Аннары барлык катнашучылар бәйләнгән камышларны тишекләргә урнаштырдылар һәм тиз генә катмасын дип кар белән каплап куйдылар.
Чарада катнашучыларның барысы да башкарылган эшләреннән һәм табигатькә файда китерүдән канәгать калдылар. Хәзер Алексеевск районындагы балыкка һава җитмәүдән үлү әзрәк яный.
Узган елның июнендә, аеруча саклана торган табигый территориядә - «Чиста болыннар» тыюлыгында, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан законсыз рәвештә балык тоту коралы булган челтәрләрдән файдаланып, 372 данә балык чыгарган өчен тоткарланган, гражанинга карата ТР Чистай шәһәр суды карары үз көченә керде. (РФ ҖК 256 ст.3 ө.).
Хөкем ителүче, 16 ай сынау срогы белән, шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук суд карары белән, хөкем ителүчегә матди зыянны 365 650 сум күләмендә штраф салдылар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы директоры Сабиров Рамил Рәхим улын 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итә.
Сезгә сәламәтлек, иминлек, эшләрегездә уңышлар телибез!
Дәүләт комитеты хезмәткәре «Балык булсын!» акциясе кысаларында «Советлар Союзы Герое Кузьмин Сергей Евдокимович исемендәге Чистай кадет интернат-мәктәбе»нең 8 сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде.
Ачык дәрестә балаларны бозда тишекләр тишәргә һәм аларны камыш белән тыгып калдырырга өйрәтте,бу эшнең әһәмиятен аңлатты.