ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәренең Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсендә чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын укучыларга төшендерү максатыннан “Хәтерләрдә яши чишмәләр” исемендәге чара үткәрелде. Әлеге чарада “Дала” тыюлыгы җитәкчесе Фәрит Нургали улы Динмөхәммәтов үзенең чыгышын укучыларның дөньяга карашларын киңәйтүгә, экологик тәрбия бирүгә багышлады. Үзе белән алып килгән видео мәгълүматлар белән танышкач, карагач укучыларның, хәтта өлкән кунакларның күңелен хисләндерде, тирә-якка булган мөнәсәбәтләрен яхшыртуга юнәлтте. Табигатькә, чишмәләргә сакчыл    караш тәрбияләү, туган төбәгебезне ярату, матурлыкны күрә, аңлый белергә өйрәтү, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү тыюлык хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора.

Чишмәләр – барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары. Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, табигатьтә ямь калмаячак. Чишмә суы минераль тозларга бай, аларның составында кеше сәламәтлеген саклау өчен кирәк булган, игелек белән ташыган йөзләрчә матдәләр тупланган. Аннары нинди генә ерак урыннарда йөреп, андагы матурлыкка, гүзәллеккә таң калсак та туган ягыбыз, үз чишмәләребезнең якынлыгын берни дә алыштыра алмый.

Төбәгебездәге чишмәләр бүгенге көндә дә үзләренең саф сулары белән дан тота, аларга игътибарыбызны арттырыйк, саклыйк, киләчәк буынга чиста пөхтә килеш тапшырыйк.

Чараның ахырында катнашучылар үзләренең рәхмәтләрен белдереп, мондый чараларны ешрак үткәрүне сорадылар.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

«Зөя буйлары» тыюлыгы белгечләре Буа шәһәренең «Батыр» балалар бакчасы белән берлектә «Кошлар ярминкәсе» дигән чара үткәрделәр.

 Чараның максаты- кышлаучы кошларга җимлекләр элеп ярдәм итү һәм шул җимлекләрдә өзлексез ашатуны оештыру. Мондый акцияләр үткәрү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә карата сакчыл караш булдырырга, аларга туган якның тере җанварлары турында ,аларның әһәмияте һәм яшәү рәвеше турында белем бирергә булыша. Ә тагын  җимлек - табигый мохиттә кошлар артыннан күзәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

 Чара барышында 30 җимлек урнаштырдылар, аннан соң балалар белән кышлаучы кошлар турында викторина үткәрделәр. Табигатьтә үткәрелгән вакыт балалар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен кечкенә бәйрәм шикелле узды.

 

 


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Алексеевск районында, рейд вакытында, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, 1970 елда туган гражданинны тоткарладылар. Ул законсыз рәвештә, теркәлмәгән ау коралын кулланып, соры куянны тотты.

         Гражданин полиция хезмәткәрләренә тапшырылды. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.​


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанның белем бирү оешмаларында, экологик белем бирү дәресләре кысаларында, балаларны туган як кошлары белән таныштыру һәм җимлекләр ясарга өйрәтү дәвам итә.

Мәсәлән, «Кичке Таң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Кырынды башлангыч мәктәбендә дәрес үткәрделәр. Ул “Кышлаучы кошлар” дип исемләнгән  уенлы программа рәвешендә узды. Дәрес балаларны туган якларында кышка калучы канатлыларның төрләре һәм аларның һәркайсының тавышы белән таныштырды. Дәресләрдә кошлар өчен җимлекләр ясауга аерым игътибар бирелде. Балаларда «Кошлар» темасына кызыксыну уяту һәм аларның белемнәрен ныгыту өчен, «Кышлаучы кошлар», «Кошларны ашатыгыз», «Дүртенчесе артык»,«Җимлектә кем», «Кошны ясап бетер» һ.б. дидактик уеннар кулланылды. Уеннарда балалар кышлаучы кошлар турында белемнәрен системалаштырдылар, кошлар өчен "меню" белән таныштылар.

«Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре Арчаның 7нче урта мәктәбендә булдылар, анда башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Кышын кошларны ашатыгыз!"дигән чара уздырдылар. Ата-аналар ярдәме белән җимлекләр ясадылар һәм соңыннан аларны балалар мәктәп паркында элеп куйдылар.Педагоглар тыюлык хезмәткәрләре белән берлектә укучылар арасында "Кошлар безнең дусларыбыз" дигән рәсемнәр конкурсы, Арча районының кышлаучы кошлары турында докладлар конкурсы үткәрделәр, ә шулай ук кошларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында презентация күрсәттеләр.

Шулай ук Балтач районы буенча Татарстан Республикасының Биоресурслар комитеты белгечләре “Балтач районының гомуми үсеш төрендәге 2 нче балалар бакчасы”нда җимлекләрне элеп кую буенча чара үткәрделәр. Ул чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре катнашты. Шулай ук балалар туган як табигате турында белемнәрен күрсәттеләр, кышлаучы кошларны санап чыктылар, дәрес ахырында барлык катнашучылар да Комитет һәм «Балтач» дәүләт табигать тыюлыгы грамоталары алдылар.​


9
февраль, 2019 ел
шимбә

«Россия чаңгы юллары» дип исемләнгән бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары 1982 елдан бирле үткәрелә. Казанда бу юлы ярышлар өч мәйданчыкта узды: Горкино-Әмәт урманында, Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы үзәнендә һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында.

Казанда ярышларда барлыгы 20000гә якын кеше, шул исәптән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә катнашты.

Бу күңелле һәм файдалы чара өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәбез!​


8
февраль, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасында, 2-8 февраль көннәрендә Бөтендөнья сулы-сазлыклы җирләр көненә багышланган төрле экологик белем бирү дәресләре үткәрелде. Ел  саен дәүләт табигать тыюлыклары хезмәткәрләре районнарның белем бирү  оешмаларында лекцияләр, конкурслар, викториналар үткәрәләр, Татарстанның аерым саклана торган су территорияләре турында сөйлиләр: 

- Татарстан Республикасы Арча  районы Түбән Мәтәскә урта  мәктәбендә «Ак каен» дәүләт табигать тыюлыгы;

- Буа шәһәренең «Ак каен»  балалар бакчасында «Зөя буйлары»  дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән «Экологик әлифба» викторинасы;

- ТР Әгерҗе районының Кырынды урта мәктәбендә «Кичке Таң» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән «Сазлык патшалыгында» викторинасы;

- «Спас» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләреннән ТР Спас районының «Болгар санаторий мәктәп-интернаты»нда һәм «Болгар 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә ачык дәрес;

- «Чатыр-Тау» дәүләт табигать  тыюлыгы хезмәткәрләре белән Азнакай шәһәренең 9 нчы урта мәктәбендә «Байбак көне» белән бергә сулы-сазлыклы җирләр көне, Азнакай шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә «Ык буе төбәгенең тыюлыклы табигате» темасына лекция;

- Татарстан Республикасы  Арча районының Яңа Кырлай  урта гомуми белем бирү мәктәбендә  узган бәйрәмдә Дәүләт комитетының  биотөрлелек бүлеге хезмәткәре  катнашты. Чара театральләштерелгән тамаша формасында узды, анда «Су анасы» балаларны кунакка чакырды, сазлыклар турында фильм күрсәтте һәм үз проблемалары турында сөйләде. Балалар табышмаклар чиштеләр, су-сазлык хайваннары һәм үсемлекләре турында сөйләделәр, «Су анасын» чүп-чардан коткарырга ярдәм иттеләр, җырлар җырладылар һәм викторинада катнаштылар. Дәрес ахырында барлык катнашучылар һәм мәктәпнең педагогик коллективы Дәүләт комитетының призлары һәм грамоталары белән бүләкләнделәр.

Урманнар белән беррәттән сулы-сазлыклы җирләр кислородның иң мөһим регенераторлары булып тора, ә сазлыкның төп кыйммәте – суны туплау һәм аның сыйфатын яхшырту мөмкинлеге. Моннан тыш, сазлыклар- күп кенә хайваннарның йорты. Сазлыкларны саклау, беренче чиратта, су янында яшәүче кошларны сакларга ярдәм итә. Россия территориясенең 10% сазлыклар астында.  Орнитологлар исәпләп чыгарганча, бу территорияләрдә көз көне 10 миллионга якын суда йөзүче кош исәпләнә, алар Россия популяциясенең 12 процентын тәшкил итә.

Халыкара әһәмияткә ия булган, суда йөзүче кошлар яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән сулы-сазлыклы җирләр турындагы конвенциягә,  1971 елның 2 февралендә Иранның Рамсар шәһәрендә имза куелгани мсч. Шул вакыттан бирле ул Рамсар конвенциясе исемен йөртә, ә аңа имза куйган көн Бөтендөнья сулы-сазлыклы җирләр көне дип игълан ителә. Россия (СССР составында) 1975 елда Рамсар конвенциясенә кушылды.

Ә бу елның 6 февралендә Татарстан Республикасында, уникаль сулы-сазлыклы комплексны саклау өчен, «Чирмешән»  комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы барлыкка килде.​


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре Хазиев Р. К., Муллагалиев А. Н., Гарифуллин Н.Р., «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» нең экологик тәрбия буенча методисты Бариева Р. белән берлектә, «Бөтендөнья тыюлыклар көне»дигән экологик дәрес-викторина үткәрделәр. Кече Лызи урта мәктәбе укучыларына Татарстан Республикасының һәм Балтач районының аеруча саклана торган табигать территорияләре турында сөйләделәр. Викторинада җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.

Викторинадан соң  «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре белән укучылар һәм укытучылар өчен кышкы экологик сукмак буйлап экскурсия оештырылды. Җәйге вакытта балалар белән  экологик сукмакта эшләү тәҗрибәсе булуга күрә, экологик сукмакларның кышкы маршруты балаларның яшенә карап эшләнде. Мәктәпкә якынрак урында урнашкан һәм күзәтү өчен уңайлы табигать объектлары кулланды.

Шулай ук хезмәткәрләр кышкы экологик сукмак буйлап экскурсияне Салаус балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дә үткәрделәр.

Экологик сукмакта балалар тере объектларны күзәттеләр, кошлар өчен җимлекләр элделәр һәм кошларны күзәттеп, бер-берсеннән аерырга өйрәнделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәнделәр.​


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, 6 февральдә, Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин региональ әһәмияттәге «Чирмешән»  тыюлыгын оештыру турындагы карарга имза куйды.

Бу-быел барлыкка килгән 3 нче тыюлык, алдагы 2 зоологик тыюлыктан  ул комплекслы профиль алуы белән аерылып тора.

Тыюлык Норлат районының Зур Чирмешән елгасы үзәнендә урнашкан һәм 2 344 гектар мәйданга ия. Аның төп бурычлары булып, аның территориясендә урнашкан уникаль су-сазлык комплексын саклау, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән су һәм су яны үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау тора.

Тыюлыкта  аның сакланышын бозуга китерә торган теләсә нинди эшчәнлек тыелган, шул исәптән язгы ау, рекреация һ.б. Тыюлыктагы  махсус саклау режимының тулы тасвирламасы белән Карарда таныша аласыз.

 Узган елның ноябрь аенда, Кама  Тамагы районында, законсыз рәвештә, аучылык хокукын бирүче тиешле  документлардан башка, Б. гражданины 2 кабан аткан, бу 180 000 сумлык аеруча зур күләмдә зыян китергән.

         Узган атнада суд булды. Суд хөкем ителүчене РФ Җинаять Кодексының 258 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда (аеруча зур күләмдә зыян китерү белән кылынган законсыз ау) гаепле дип таныган һәм 1 ел сынау срогы белән (йомшартучы сәбәпләрне исәпкә алып, шул исәптән зыянны түләү) өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

1 февральдә Татарстан Республикасының Премьер-министры А. В. Песошин региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоология тыюлыкларын оештыру турындагы 2 карарга имза куйды. Бу 10 715 һәм 1 380,72 гектар мәйданлы «Шорский» һәм «Нократ» тыюлыклары.

«Шорский» тыюлыгы Арча, Яшел Үзән һәм Биектау районнары территориясендә, нигездә ылыслы агачлардан торган, өч урман участогыннан төзелгән. Бу участокларның үзенчәлеге тайгага хас төрләр сакланып калуда:  боҗыр,  суер, ак куян, як, (төньяк)тиен, чырайсыз ябалак, һ.б. сирәк төр фауна. Тыюлыкны булдыруның максаты –тайгага хас табигый комплексны саклау, аны хуҗалык объектлары белән шактый тыгыз уратып алу шартларында үстерү. Участокны ныклап саклау белән беррәттән, тайгага хас төрләрне махсус биотехника ярдәме белән тәэмин итү, аның өчен биредә аларга уңайлы яшәү мохитенә ирешү һәм сыйфатлы тайга экосистемасын булдыру планлаштырыла.

«Нократ» Мамадыш районы территориясендә сулы-сазлы җирләрнең әһәмиятле участогында оештырылган. Анда кыргый үрдәкләрнең һәм башка төр су һәм су яны фаунасының бәбкәләрен чыгару һәм үстерү өчен оптималь шартлар бар. Бу урын Комитет тарафыннан ирексездә чыгарылган үрдәкләрне чыгару һәм   тукландырудан һәм ясалма оялар урнаштырудан торган актив биотехника хисабына, монда кыргый үрдәкләрнең зур санлы төркемнәрен формалаштыру зонасы буларак карала. Ул Нократка һәм Кама буена кыргый үрдәкләрне  күчерү ноктасы булып торачак һәм республикада бу төрнең иң популяр киек статусын кире кайтарачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International