08.07.2018 елны 2018 елның 27 июненнән 157-ФЗ номерлы “Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына һәм Россия Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канун үз көченә керә. Төзәтмәләр бер рәт экологик җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгын камилләштерүгә һәм кырыслатуга кагыла, аерым алганда:
1.) РФ ҖК 256 маддә Су биологик ресурсларны хокуксыз табу (тоту):
2.) РФ ҖК 258 маддә Хокуксыз ау:
3.) Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгәнһәм (яки) Россия Федерациясенең халыкара килешүләре белән саклана торган төрләргә караган,
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча, татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Р.К. Нигматуллинрәислеге астында, Республика киңәшмәсенең чираттагы утырышы узды. Анда видео- конференцэлемтә буенча Татарстан Республикасының 17яр буе муниципаль районы катнашты.
Киңәшмә утырышында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Рәисе. Ф. С. Батков шәхси катнашты, анда «Уылдык чәчү-2018» башкарылган операция турында сөйләде һәм идарәара район төркемнәре эшенең беренче яртыеллыгына йомгак ясады.
Кызыл Яр, Именького, Саескан Тавы янындагы Машина юллары буенда балык продукциясен хокуксыз сатуга аерым игътибар бирелде. Шулай ук муниципаль районнарда су объектларында канунсыз корылмаларны (браконьер станнарын) ачыклау буенча эшне көчәйтергә кирәклеге турында билгеләп үтелде.
Россиянең табигать министрлыгы белән эшкәртелгән, “ Россия Федерациясе Салымнар Кодексының 2нче бүлегенә үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канун проекты, РФ Хөкүмәтенә кертелде. Ният ителгән үзгәрешләр затлы мехлы җәнлекләр һәм каурыйлы киекләр төркемнәре өчен , барлык сезоннарга елга бер тапкыр җыю ставкаларын түләргә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта, аучылык ресурсларын табу, расланган тоту нормативлары һәм нормалары чикләрендә рөхсәт ителә.
Дәүләт Думасына, салкын һәм ыргыта торган корал буларак, җәяләрне ауда файдалану мөмкинлекләрен көйләүгә юнәлдерелгән закон проекты кертелде. Хәзерге вакытта аулаганда, ау коралына кертелмәгән коралны куллану тыела.
2018 елның 28 июнь көнендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый киңәшмә утырышы уздырылды.
Киңәшмәнең көн тәртибендә киләсе мәсьәләләр каралды:
2. 2018 елдагы “Уылдык чәчү” операциясенең нәтиҗәләрен һәр яктан тикшерү.
Тәкъдимнәр һәм норматив хокукый акт проектлары бертавыштан кабул ителделәр.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Бергә булдырабыз» дип аталанган проектын яклау чикләрендә ДАСХКУ «Татарстан Республикасы Арча муниципаль төбәгенең чикле мөмкинлекләре булган балалар һәм яшьүсмерләр өчен «Ышаныч чыганагы» реабилитацияләү үзәге»ндә дәүләт табигый тыюлыгының «Ашыт» белгечләре Абдрахманова Г.И. һәм Ахметзянов Р.З. Үзәк укытучылары белән бергә мавыктыргыч һәм кызыклы чара уздырганнар. Чараның макасаты – балаларны туган як табигате белән таныштыру, җирдәге һәрбер җан иясенә карата кайгыртучан булуның кирәклеген аңлату.
Чараның барышында Үзәк тәрбияләнүчеләре үзләренең иҗади сәләтләрен, кунаклар белән очрашудан зур куанычларын һәм шатлыкларын күрсәткәннәр. Чарада 30 кеше катнашкан. Чара ахарында балаларны – бүләкләр белән, Үзәк белгечләрен – Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәуләт комитетының мактау кәгазләре белән бүләкләгәннәр.
23 июнь көнне Дәүләт комитеты рәисе Ф.С. Батков, Татарстан Республикасының рәсми вәкиле дәрәҗәсендә, Удмурт республикасының Воткинск шәһәрендә уздырылган “Сабантуй-2018” бәйрәмендә шәхси катнашты. Бәйрәмдә татар республикасын шулай ук Габитов Руслан җитәкчелегендәге “Риваять” исемле төрек этика һәм һөнәрчелек ансамбле күрсәтте.
Сабантуй, шәһәр Башлыгы А.В. Заметаев булышлыгы белән, идарә Рәисе Р.М. Фатхуллин битендә, Воткинск автономия татарлары белән оештырылды.
Федор Сергеевич Удмурт республикасы халкын Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә, ә шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә билгеләнә торган, традицион Татар халык бәйрәме “Сабантуй – 2018” белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннихановның ватандашларына бәйрәм мөрәҗәгатен укыды.
Бәйрәм дәртләндергеч чыгышлар белән үтте. Анда төрле иҗат коллективлары чыгыш ясады, ә шулай ук «бумада көрәш», « вертикаль баганадан менү» шикелле балалар һәм зурлар өчен төрле ярышлар уздырылды.
Бәйгедә җиңүчеләренә кыйммәтле бүләкләр бирелде.
Спасс муниципаль төбәгенең Өчкүлле мәктәбе оештырган «Дуслык» көндезге мәктәп лагерендә «Спасский» дәүләт табигый тыюлыгы беглечләре экология буенча дәрес уздырганнар. Чараның максаты – Татарстаннның табигый тыюлык урыннары турында белемне киңәйтү. Балалар фильмнар аша Татарстаннның аерым саклаулы табигый җирләргә «сәяхәт» ясаганнар, табигый тыюлыклар турында, аларның әһәмияте, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белгәннәр. Фильмнар караганнан соң балалар мавыгып иҗади эшләр башкарганнар – хайваннар, гөлләр һәм үсемлекләр рәсемнәрен ясаганнар, Татарстаннның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының вәкилләрен атап ярышларда актив катнашканнар.
Шунсын әйтеп китәргә кирәк, мәктәптә яшь буынның экологик тәрбиясенә зур игътибар бирелә, һәм моның мөһим хезмәте укытучы Гришина Екатеринада.
Чараның тәмамлавында лагерь җитәкчесе табигый тыюлык исеменнән экология буенча китаплар белән бүләкләнгән.
Су биологик ресурсларын чыгару (балык тоту) квотасының өлешен беркетү турындагы килешүнамәләрне яңадан рәсмиләштерү, аларның гамәлдә булу вакыты 2018 елның 31 декабреннән соң чыга торган, кагыйдәләренең 21пункты белән тәңгәл килеп, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән “Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгый балык тотуны тәэмин итү өчен, Россия Федерациясенең эчке диңгез сулыкларыннан кала, Россия Федерациясенең эчке сулыкларында су биологик ресурсларын чыгару (балык тоту) квотасының өлешен беркетү турында гариза бирүчеләрнең исемлеген раслау турында” боерык кабул ителде.
Бу боерык белән түбәндәге ссылка буенча танышырга була. http://ojm.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1438710.pdf
Яшел Үзән районында урнашкан “Зөя утравы” дәүләт тәбигый тыюлык территориясендә уздырылган рейд барышында, “ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән километрдан артык браконьерлар белән калдырылган ятьмәләр тартып алынды.
Дәүләт комитетының өлгер группа хезмәткәрләре һәм район бүлеге белгечләре,суга моторлы ике көймәдә таң аткач чыктылар. Һавадан сулык мәйданын ятьмәләр һәм браконьерлар булуына тикшерү квадракоптер ярдәмендә алып барылды.
Берничә минут һәм километр- һәм хокуксыз балык тоту һәвәскәрләре белән суда калдырылган ятьмә. Вак күзәнәкләр күстерә һәм корбан балыгы белән тулган. Тере балык капрон җептән сүтелеп , кире туган сулыгына кайта.
“Рейдның нәтиҗәсе- тартып алынган13 хокуксыз тоту коралы”. Тартып алынган ятьмәләрнең гомуми озынлыгы – киломатрдан артык. Дәүләт комитеты, ЛОВД, балык инспекциясе, полиция хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчеләр белән, бөтен республика буенча алып барыла торган актив, көндәлек эшчәнлекнең, нәтиҗәләралып килүе турында, намуслы балыкчылар һәм инспекторлар үзләре дә билгеләп китә. Куелган ятьмәләр дә, браконьерлар үзләре дә күпкә әзәйде.