«Ашыт» дәүләт табигый комплексы заказнигы белгечләре Арча районының гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә экологик белем бирү буенча берничә чара уздырды: Арча муниципаль районының «Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе – балалар бакчасы» муниципаль бюджет белем учреждениясендә «Табигать һәм без» исемле театральләштерелгән чара үткәрелде; Арча муниципаль районы «Арча 8 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясендә «Без табигатьне беләбез һәм яратабыз» исемле экологик викторина үткәрелде; Арча муниципаль районы «Арча 10 нчы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясендә «Без табигать балалары» һәм «Урман маҗаралары» исемле уен-векторина үткәрелде.
Үткәрелгән чараларның төп бурычлары – балаларда бөтен тереклеккә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Иң мөһиме балаларга кечкенә чактан ук кешенең табигать белән үзара элемтәдә булуын һәм әйләнә-тирә мөхит торышына йогынты ясауы турынды аңлату.
Балалар бик яхшы әзерләнгәннәр, чараларда бик теләп катнаштылар һәм биремнәрне үтәүгә иҗади якын килделәр. Актив катнашучы балалар грамота һәм буләкләр белән бүләкләнделәр.
Республиканың Әгерҗе районы Кичкетаң авылының «Кояшкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр тыюлык эше ветераннары белән очрашты. Экодәрес проектын Кичке Таң дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе оештырды. Әлеге табигый тыюлыкта күп еллар эшләгән Әһли Фәйзуллин һәм Тәлгать Нуриев сабыйлар белән табигатьне нәтиҗәле саклау буенча киңәшләр белән уртаклаштылар.
Тыюлык белгече Әлфия Нуриманова очрашуда катнашучыларга Россиянең тыюлыклар системасы турында презентация тәкъдим итте.
Безнең Җир планетасы, олы яшьтә булуга карамастан, серләр һәм табышмаклар белән тулы. Аларның кайберләрен чишү өчен, ул виртуаль сәяхәт оештырды, анда балалар тере һәм тере булмаган табигатьнең нәрсә икәнен белделәр. Балалар урманга сәяхәт ясадылар, анда урманда яшәүчеләр белән таныштылар. Сәяхәт ахырында балалар табигатьнең төрле күренешләре турында белделәр: томан, яңгыр, чык, сыкы, боз, салават күпере һ.б. Безнең җир-гаҗәеп планета һәм дөньяда шундый ук икенче планета юк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Өйрәнелгән белемнәр табигать белеме характерындагы уеннар барышында ныгытылды, табышмакларга җавап бирү, «табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» сюжетлы рәсемнәр карау, кош тавышларын тану һ.б.
Чараны тәмамлап, тыюлык башлыгы Руслан Маннапов балаларны котлады: “Балалар! Сез чын табигать дуслары һәм белгечләре. Мин сезне “Табигать сөючеләр клубы” на шатланып кабул итәм”.
Татарстан Республикасының атказанган экологы, Әһли Гәскәр улы Фәйзуллин оештыручыларга һәм балаларга күп уңай эмоцияләр алып килгән, күңел җылысы белән тулыландырган онытылмаслык очрашу өчен рәхмәт белдерде.
Бәйрәм тәмамланганнан соң һәр укучыга матур китаплар һәм туган табигатькә сакчыл караш турында кагыйдәләр белән белешмәлекләр тапшырылды.
МББУ «Азнакай шәһәренең № 7 урта гомуми белемле мәктәбе»ндә «Аерым сакланган табигать территорияләр» һәм «Татарстан Республикасының Кызыл китабы» темаларына экология дәресләре узган. Чараны «Чатыр-Тау» дәуләт табигать комплекс тыюлыгының белгечләре уздырган.
Чараның төп максаты – табигатька карата сакчыл булырга өйрәтү, балаларның игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау экологик мәсьәләгә җәлеп итү.
Белем бирү чараның кысаларында белгечләр Азнакай төбәге табигатьнең ямьле почмаклары турында сөйләгәннәр, тыюлыклар һәм табигать һәйкәлләре белән, сирәк очрый торган, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр белән таныштырганнар.
2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында кабул итү Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча үткәреләчәк.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
1. Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетларын бирү һәм гамәлдән чыгару тәртибе.
2.Татарстан Республикасында аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләр алу тәртибе.
3.Тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамәләрне бүлү һәм үткәрү тәртибе.
4. Аучылык төрләренә карамаган хайваннарны тотуга рөхсәт бирү.
5. Гражданнарның аерым саклана торган табигый территорияләрдә булу кагыйдәләре.
6. Республикада су-биологик ресурсларын саклау буенча үткәрелә торган чаралар
Кабул итүгә алдан язылу код 8 843 телефон 2-11-66-94 буенча башкарыла
(Алдан язылу мәҗбүри түгел).
Хөрмәтле аучылар, хәзерге вакытта сәнәгый аучылык инспекторы кандидатлары исемлеге төзелүе турында исегезгә төшерәбез. Белемнәрне тикшерү 2018 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак. Документларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе, РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында” 2014 елның 9 гыйнварындагы 4 номерлы боерыгы нигезендә башкарыла.
Документларны кабул итү вакыты: 2018 елның 12 ноябреннән 2018 елның 20 декабренә кадәр.
Барлык документлар да Дәүләт комитетына турыдан-туры юридик затның вәкаләтле вәкиле, шәхси эшмәкәр яки аның законлы вәкиле белән тапшырыла, яки салынган документларның исемлеге белән почта аша 420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча җибәрелә.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вазифаларына кадрлар резервына кертү өчен бәйге игълан итә:
Яшел Үзән районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы;
Балык Бистәсе районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы;
Тукай районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы.
Үткәрелә торган бәйге турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта “Кадрлар сәясәте” бүлегендә урнаштырылган. http://ojm.tatarstan.ru/rus/vakansi.htm
Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәуләт комитетының Балтач төбәгене буенча белгечләре Нурма урта гомуми белемле мәктәбендә «Табигатьне саклау һәм Кызыл китапны өйрәнү» темасына экология дәресләре уздырганнар. Шулай ук балаларга табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турында фильм күрсәтелгән.
Дәрес ахырында «Парклар маршы-2018» Халыкара табигать саклау акциясендә урыннар алган балаларны бүләкләү чарасы узган.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүгенге көндә, 2018 ел өчен, Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризалар буенча, һәвәскәр һәм спорт аучылыгы максаты белән, аучылык байлыкларын табуга 6145 рөхсәт бирелде.
Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау тармагында дәүләт инспектор, «Спас» заказнигының алдынгы белгече Мурзак Любовь тәрбияче Журавлев Сергей Владимирович белән Татарстан Республикасының Спас муниципаль төбәгенең ДБГБУ «Болгар санаторий мәктәп-интернат» 9 класс укучыларына экология дәресе уздырганнар. Любовь Алексеевна балаларга Спас төбәгенең әйләнә-тирә мохитен яклау һәм саклау турында, кышлаучы кошлар һәм аларны кыш көне ашату турында сөйләгән.
Чараның ахырында «Парклар маршы-2018» Халыкара табигать саклау акциясендә катнашкан һәм урын алган балалар - чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларны әзерләгән тәрбияче Журавлев С.В. грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгәннәр.
Узган ял көннәрендә, Дәүләт комитеты һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре белән «Спас» дәүләт табигый тыюлык территориясендә су объектларын ташландык тоту коралларыннан чистарту буенча рейд үткәрелде.
Рейд барышында судан 10 ятьмә күтәрелде һәм Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.37 статьясының беренче өлеше буенча беркетмә төзелде