ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, республика күләмендә уза торган "Урман утырту көне” исемендәге табигать саклау акциясендә катнаштылар. Бүген бу акция , урманнарны торгызу фикеренә ваемсыз калмаган, республиканың 30 мең яшәүчесен берләштерде. Кешеләр агачлар утыртырга урманнарга, урман-паркларга һәм аллеяларга, яшәү территорияләренә чыктылар. Бу акциянең максаты булып, республикада урман ресурсларын тагын да күбәйтү һәм гражданнарда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү,  аны саклау мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын яллау, экологик ситуацияне һәм кеше яшәү тирәлеген яхшырту тора.


4
май, 2018 ел
җомга

“Зөя буйлары” дәүләт тәбигый тыюлык белгечләре белән, Буа шәһәренең 5нче гимназиясендә, хайваннар дөньясын саклау буенча “ Табигатьне саклагыз” темасына лекция уздырылды. Дәрестә 28 укучы, ә шулай ук гимназия укытучылары катнашты. Укучылар районда һәм “Зөя буйлары” тыюлыгы территориясендә уздырыла торган табигать саклау чаралары белән таныштырылдылар. Татарстан Республикасының Буа районы территориясендә табигый ресурсларны белү буенча викторина уздырылды. Дәрес ахырында укучылар  “ Парклар маршы-2018” Халыкара акция планнары белән таныштырылдылар.

“Балтач” дәүләт тәбигый тыюлык белгечләре  “Мәктәптән тыш эш үзәге”методисты   Бариева Р.Р. белән берлектә, ТР Балтач районының “Салаусь балалар бакчасында” “Экояз” акциясенә багышланган экология дәресе уздырдылар. Чарада 32  якын тәрбияләнүче  һәм тәрбияче катнашты. Бәйрәм ахырында  тыюлык белгечләре белән, балалар бакчасына утырту өчен, үсентеләр бирелде.

 

 

 

Татарстанда ау чоры ачылган көнне, корал белән абайламыйча куллану сәбәпле, бер кеше һәлак булды,өчесе яраландылар.

 “Ату коралы белән абайламыйча куллану сәбәпле, республиканың берничә районында  фаҗигале сәбәпләргә китерде. 28 апрельдә, ау чоры ачылган көнне генә, дүрт очрак теркәлде, берсе-үлем белән тәмамланды.”

Балык Бистәсендә шимбә иртә белән  Гремячка авылы янындагы урманчыкта Биектау авылының 34 яшьлек яшәүчесе, дуамаллык аркасында ике көпшәле ау мылтыгыннан, 37 яшьлек авылдашына  атып җибәрде. Ул шул җирдә ук үлде.

Шул ук көнне  Смысловка авылы янындагы басуда, Түбән Каманың 43 яшьлек яшәүчесе ике көпшәле ау мылтыгыннан үзенең 40 яшьлек танышына  ялгыш  атып җибәрде. Ул уң як арт санына вак пуля белән яраланып хастаханәгә эләкте.

Баулы һәм Кама Тамагы районнарында, коралны саксызлык белән куллану аркасында, аучылар шулай ук яраландылар.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, ату коралы белән кулланганда хәвефсезлек чараларын һәм ау кагыйдәләрен тайпылышсыз тоту турында исегезгә төшерә.

Татарстан Республикасыныңэ аучылык биләмәләре территориясендә рейд чаралары барышында, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, ау кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылыкка кырыктан артык зат тартылды.

 

 


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү чикләрендә, т Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре өчен “Кайнар телефон”  эшли.

Бу өлкәгә кагылышлы сорауларыгыз буенча Сезне  эш көннәрендә (843)211 73 81 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

 


28
апрель, 2018 ел
шимбә

27.04.2018 елны   «Татар-информ»да, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре –Хайваннар,  үсемлекләр дөньясы  һәм аерым саклана торган тәбигый территорияләр өлкәсендә дәүләт  идарәсе башлыгы Р.М. Мутахаров һәм  Хайваннар  дөньясын күзәтү бүлеге башлыгы  И.Р. Валеева, ТР буенча РФ ЭЭМ Росгвардия хезмәткәрләре катнашында, 2018 елда язгы ау чорын ачуга багышланган брифинг узды. Брифингта ау вакытына һәм объектларына, хайваннар дөньясы объектларын тоту чараларына һәм коралларына кагылышлы сораулар яктыртылды.

“Язгы ау чоры вакыты ТР Президентының боерыгы белән, апрельнең  дүртенче шимбәсеннән алып ун календарь көн дәвамында билгеләнде. Шул ук боерык белән, язгы чорда ауларга мөмкин булган хайваннарның төре билгеләнде. Ул су йөзүче һәм урман киекләре”- дип, билгеләп китте Ильфат Валеев. 

Язгы чорда су йөзүче киекләрдән ата үрдәкне һәм казны ауларга мөмкин булачак. Шул ук вакытта ышык урыннан аулау гына рөхсәт ителә, күрсәтелгән төрләрне якынаю юлы белән аулау тыела.

Урман киекләреннән көртлеккә һә тәләттәвечкә ау рөхсәт ителә. Тәләттәвечне кичке очыш вакытында гына ауларга мөмкин.Көртлекне аулау „Забава“, „Пестречинское“, „Караишевское“, „Никольское“, „Бугульминское“, „Поповское“, „Юкә“ аучылык хуҗалыкларында һәм Баулы һәм Бөгелмә районнарының ачык аучылык биләмәләрендә гена рөхсәт ителә.

Татарстанда соры казны һәм суерны тотуга чикләүләр дәвам итә. Быел суерны аулау, бу төрнең түбән тыгызлыгы аркасында тыелды. Шулай ук һәрбер аучының үзе белән аучылык билеты, аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамә һәм  коралга рөхсәтнамә булырга тиешлеген хәтерләргә кирәк.

2018 елның язгы ау чорын ачу турында тулырак мәгълүматны ссылка http://ojm.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1186185.htm буенча үтеп укый аласыз.


27
апрель, 2018 ел
җомга

Хөрмәтле аучылар!

2018 елның язгы ау чоры ачылу белән бәйле рәвештә, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, язгы ау чорында Ау кагыйдәләре белән, аулау ысулына,коралына һәм вакытына кагыла торган  күп кенә чикләүләр кертелү турында исегезгә төшерә. Татарстан Республикасы территориясендә кертелгән чикләү характерлы нормалары белән тәңгәл килеп, төп кагыйдәләрне тәкъдим итәбез.

Язгы ау чоры ачылу – апрельнең 4нче шимбәсеннән алып 10 календарь көн дәвамында (28.04-07.05.2018 ел) – 12.04.2013 елдан  УП-303 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы.

Ау тыела(12.04.2013 елдан  УП-303 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы):

Көртлекләргә «Забава», «Пестречинское», «Караишевское», «Никольское», «Бугульминское», «Поповское», «Юкә» аучылык биләмәләренншн кала, барлык аучылык биләмәләрендәһәм Баулы һәм Бөгелмә районнарының ачык аучылык биләмәләрендә;

Суерларга- республиканың барлык биләмәләрендә.

Соры каз- Татарстан Республикасының Кызыл китабы

 

 Ау объектлары:

Казлар

Ата үрдәкләр

Тәлләтәвеч

Көртлек (күрсәтелгән аучылык хуҗалыкларында)

Соры карга

 Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

а) аучылык билеты;

б) аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;

в) һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;

г) беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;

Ау, аучылык ресурсларын тоту рөхсәтнамәсендә күрсәтелгән,аучылык ресурсларын тоту нормасы чикләрендә алып барыла (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 24.12.2010 елдан 1119 номерлы боерыгы). Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чорында 1 ау көне эчендә  киләсе нормалар урнаштырылды:

каз – 2 баш;

ата үрдәк – 3 баш;

Тәлләтәвеч – 3 баш.

 Иминлекне булдыру өчен аулаганда түбәндәгеләр тыела:

 - ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китәргә;

- “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка атмаска;

- электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга атмаска;

- атучылар сызыгы буйлап атмаска; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда);

- информацион билгеләр, юл билгеләре, реклама калканнары буенча, тора торган яки тормый торган биналарга атмаска.

Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:  

-   ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны тоту;

- тоткан каурыйлыларны  җыю очрагыннан кала, каурыйлы киекләрне куып тоту, табу яки тоту өчен йөзү чараларын куллану.

·  ыргаклар  куллану;

·   каурыйлы киекләрне тотканда барлык үзтоткочларны куллану ;               

- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;

- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;

 -  төрле ут чараларын куллану;

-  хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;

- транспорт һәм төрле очу чараларын куллану;

- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.

Аулаганда түбәндәгеләр тыела:

-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук  кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;

- сырлы озын көпшәле  ату коралы һәм  сырлы көпшәле катнаш ату кораллары куллану;

- 5 миллиметрдан зурырак булган вакланма яки пуля белән тутырылган, шома көпшәле ату коралы куллану;

-пневматик ау коралын куллану.

 Ау тыела:

  • иртәнге очыш вакытында тәләттәвечкә;
  • якынаю юлы белән;
  • яраланган каурыйлы киекләрне табу һәм китереп бирү өчен кулланыла торган, мылтык асты этләреннән кала,ау токымы этләре, ау кошлары ярдәмендә.
  • ана кошларга: үрдәкләргә,көртлекләргә;

- боҗырларга, су тавыгына, камыш тавыгына, соры казларга.

Казларга ау тыела:

- елгаларда, күлләрдә һәм сусаклагычларда, ә шулай ук елга, күл һәм сусаклагыч утрауларында ;

-Идел, Кама, Нократ, Ак елгаларның һәм алар белән оешкан сусаклагычларның су кисүеннән, шул санда аларның язгы ташуын истә тотып, 200 метрдан ким ераклыкта;

 Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм (яки) Россия Федерациясе субъектларының Кызыл китапларына кертелгән  имезүчеләрне һәм кошларны тоту тыела.

Аучылык ресурсларын саклау максаты белән аулаганда тыела:

  • хайваннарның бала чыгара торган яшерен урыннарын ( оя, өн һ.б.) бетерү;
  • үсемлекләрне яндыру.

26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

        “Уылдык чәчү” операциясен уздыру барышында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре хокук саклау әгъзалары белән бергә Татарстан Республикасының сулык мәйданнырында рейдлар уздыралар.

“Зөя” елгасыннан гына 20 дән артык ятьмә чыгардылар. Андагы тере калган балык Зөя елгасына кире җибәрелде.

Татарстан Республикасының “ Халык контроле” дәүләт мәгълүмати система сында “Су биологик ресурсларын хокуксыз табу( тоту)”  бүлеге барлыгы турында исегезгә төшерәбез.

Хокуксыз тоту коралын (ятьмәләр, кысла тоткычлары һ.б.) тапкан очракта, Сез , чарасын күрү өчен, ачыкланган бозу турында ТР Дәүләт хезмәте порталы(https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov/)  аша  хәбәр бирә аласыз. 

 


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда ел саен 25 апрельдән, “Ел саен уздырыла торган “ Уылдык чәчү” чарасын уздыру турында”гы Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыгы белән тәңгәл килеп,һәвәскәр балыкчылар өчен уылдык чәчү вакытында тыюлар гамәлгә керә.  Бу вакытта барлык диярлек региональ министрлыклар һәм идарәләр су биологик ресурсларының саклыгын тәэмин итәргә тиешләр.

 Уылдык чәчү вакытында эшли торган Һәвәскәр балыкчылык кагыйдәләре җиңел һәм канун тотучы балыкчыларга билгеле: ярдан гына тоту һәм  ыргагы икедән дә артмаган кармакка тоту.Сирәк булса да тыюны бозган гражданнар да булгалый: яки көймәдән балык тоталар, яки яңа спиннингны  сынап карыйлар. Андый бозучылар явыз дип саналмыйлар, аларга штраф салалар һәм җибәрәләр. Тыюларны системалы рәвештә  усал ният белән бозучы браконьерлар – башка хәл. Алар елгаларны ятьмәләр белән киртәләп куялар,балык тоту өчен төрле вәхши җайланмалар кулланалар. Менә шулар белән табигать саклау идарәләре чын сугыш алып баралар.


20
апрель, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасының  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елның 18 һәм 19 апрель көннәрендә,язгы ау чорын ачу соравы буенча ауны кулланучылар белән  киңәшмәләр уздырылды.

Киңәшмәдә киләчәк  чорда ау кагыйдәләрен  саклауга аерым игътибар юнәлтелде.

Язгы чорның үзенчәлекләре белән бәйле күп кенә  чикләүләр булуын исегезгә төшерәбез.

Ауга чыгар алдыннан үзегезнең белемнәрегезне тикшерергә катгый киңәш итәбез.


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына

  1. оешманың мәгълүматиресурслары һәм сайт белән эшләүче белгеч,
  2. җыелма-анализ сектор мөдире,
  3. комитет карамагындагы оешманың өлкән бухгалтер ярдәмчесе.

таләп ителә.

 

Тулы мәгълүмат артынан (843)2117381, 2116694 телефоннарыннан, Оksana.Filippova@tatar.ru электрон почта адресыны яки Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, 203 каб. адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International