Квоталарга гаризаларны 2018 елның 21 март көненә кадәр бирергә кирәклеге турында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
2-17-2018 еллар хисабы нәтиҗәләре буенча хайваннарның саны турында мәгълүмат комитетның сайтында “...” бүлегендә урнашкан.
2018-2019 елларга лимитларны нигезләү материалларын әзерләү белән бәйле рәвештә, мәгълүматны үз вакытында тапшыруыгызны сорыйбыз.
Узган атна төнге салкыннар белән, кышкыча карлы иде. Кыргый хайваннарга булышу өчен, тыюлык белгечләре төрле биотехник чаралар уздыралар.
Шулай, ”Зөя буйлары” дәүләт табигый тыюлык белгечләре белән, тозлыклар ясау һәм урнаштыру буенча биотехник чара уздырылды. Тозлыклар Татарстан урманнарында яшәүче хайваннарга елның иң авыр вакытында исән калырга булышалар.Барлыгы тыюлык территориясендә 15 тозлык эленде.
“Балтач” дәүләт табигый тыюлык белгечләре белән, “Арча урманчылыгы”ның Балтач бүлемтекле урманчылыкта урнашкан тыюлыкның 76 нчы һәм 80нче квартал территориясендә, кыргый кабаннарны өстәмә ашату буенча биотехник чара уздырылды. Бу чараны уздыру өчен, “Тукай ис. ҖЧҖ” авыл хуҗалыгы оешмасы белән 500 кг. орлык бирелде.
“Ашит” дәүләт табигый тыюлык белгечләре, география укытучысы Хусаинова Н.Г. һәм инглиз теле укытучысы Сабирова Г.А. белән берлектә, "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе"нең 3 һәм 6 сыйныф укучылары өчен, Бөтендөнья кыргый табигать көненә һәм Халыкара елгалар көненә багышланган ачык дәресләр уздырдылар. Дәресләр барышында укучылар белән туган якның тыюлыклары, табигый байлыкларны саклау һәм арттыру турында, кешелек өчен су ресурсларының әһәмияте һәм елгаларны саклау мәсьәләсен чишү юллары турында сөйләштеләр. Укучылар география, экология һәм тирә-юнь өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр. 8 сыйныф укучылары белән, Казансу елгасыннан пычрата торган матдәләрне табу буенча викторина һәм тикшеренү эше уздырдылар. Касанзу табигый һәйкәл булып торуы турында, елгаларда аерым саклау режимын тотарга кирәклеге турында акцент ясадылар.
“Балтач” дәүләт табигый тыюлык белгечләре белән, ТР Балтач муниципаль районының Карелино авылы балалар бакчасында“Туган як табигате турында” дигән экология дәресе уздырылды. Чарада 75 якын тәрбияләнүче катнашты.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына киләсе белгечләр таләп ителә:
- мобилизация эше буенча белгеч;
- хуҗалык бүлеге буенча белгеч;
- мәгълүмати ярдәм сораулары буенча белгеч;
- “Озын алан” дәүләт табигый тыюлык башлыгы (Тәтеш районы).
Тулы мәгълүмат артыннан (843)2117381, 2116694 телефоннар буенча мөрәҗәгать итегез.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: республикада язгы ау чоры апрельнең 4нче шимбәсеннән алып 10 көн дәвамында билгеләнде. Шуның белән бәйле рәвештә, ачык аучылык биләмәләренә рөхсәтнамәләрне бирү, ау ачылыр алдыннан 2 атна кала башлануы турында хәбәр итәбез. Рөхсәтнамәләрне бирә башлауның төгәл вакыты турында якын вакытта өстәмә хәбәр ителәчәк. Мәгълүматны Комитет сайтында күзәтегез.
Халыкара кыргый табигать көне чикләрендә,«Зөя буйлары» дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре белән , Буа шәһәренең “ Алтынчәч” балалар бакчасында викторина уздырылды. Балалар төрле кыргый хайваннарның табигатьтәге яшәү тирәлекләре белән таныштырылдылар. Викторина нәтиҗәсендә “Мин һәм кызыл китап” республика кул эше бәйгесе җиңүчеләренә грамоталар һәм бүләкләр бирелде.
“Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре белән, “Безнең республикада һәм районда яшәүче, сирәк төр хайваннар һәм үсемлекләр” темасына ТР Балтач районының “Норма урта мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү оешмасында, “Улисьял башлангыч мәктәп-балалар бакчасы” муниципаль бюджет белем бирү оешмасында, "Катнаш төрдәге Чепья балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү оешмасында дәресләр уздырылды. Дәрес ахырында укытучылар һәм балалар, “Мин һәм кызыл китап” республика кул эше бәйгесендә катнашкан өчен, рәхмәт язулары һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
“Балтач” дәүләт тәбигый тыюлыгында “Арча урманчылыгы” дәүләт оешмасының Сурнар һәм Балтач бүлемтекле урманчылыгында куелган фотокапкыннар нәтиҗәләр бирә башлады. Фотографияләрдә һәм видеоязмаларда , тыюлык белгечләре регуляр рәвештә ашлык белән тутырып тора торган, азык мәйданчыкларына килгән пошилар һәм кабаннар төшкәннәр.
Халыкара хатын-кызлар көне- 8 март белән саф күңелдән һәм кайнар котлауларны кабул итегез! Үзгәрешләргә иң якты өметләр бәйләнгән, бу гүзәл бәйрәм язның чын билгесе булып калды. Бу табигать уяна торган, кешеләрнең бер-беренә булган мөнәсәбәтләре җылына торган, гаять зур планнар һәм яңа хыяллар туа торган искиткеч вакыт. Сезнең күңелегездә гел яз чәчәк атсын, ә бәхет, сөю һәм уңыш Сезнең үзгәрмәс юлдашыгыз булсын! Һәм бу бәйрәмнең җылы чолганышы сезнең йөрәкләргә җылы салсын. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, шатлык телибез!
Хөрмәт белән,Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы.
06.03.2018 елны Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне саклау буенча Комиссия утырышы уздырылды.Утырышта Комитет хезмәткәренең башка түләнә торган эшне үтәү турындагы материаллар каралды.
Россиядә дәүләт башлыгы 6 елга бер тапкыр сайлана. Чираттагы Россия президенты сайлаулары якшәмбе, 2018 елның 18 март көнендә узачак. Сайлау участоклары җирле вакыт буенча, традицион 8.00 дән алып 20.00 кадәр ачык булачаклар. Федераль сайлауларда, барлык җирдә була торган вакытыннан элек тавыш бирү, гамәлдән чыгарылды. Хәзер ераклашкан һәм барырга кыен булган районнарда яшәүче халык, ә шулай ук вахтачылар, сайлау көнендә диңгездә була торган диңгезчеләр, хәрбиләр, болан үрчетүчеләр, тау эшчеләре һәм тыюлык хезмәткәрләре генә вакытыннан элек тавыш бирә ала.
Президент сайлауларында 8 кандидат катнаша –үз үзен этәргән бер кандидат һәм сәяси партияләрдән җиде кандидат. Бу Сергей Бабурин ("Россия гомумхалык берләшмәсе "), Павел Грудинин (КПРФ), Владимир Жириновский (ЛДПР), Владимир Путин (үз үзен этәрү), Ксения Собчак ("Гражданнар инициативасы"), Максим Сурайкин ("Россия Коммунистлары"), Борис Титов (Үсү Партиясе) һәм Григорий Явлинский ("Яблоко"). Бюллетеньдщ аларның фамилияләре алфавит тәртибендә урнашкан, шунда ук кандидатлар төрында төп мәгълүмат та бар: туу елы, яшәү урыны, вазифасы.
Участок сайлау комиссиясе урнашу адресын (УСК) Үзәк сайлау комиссиясе сайтында www.cikrf.ru, “Сайлаучылар” бүлегендә “Үзеңнең сайлау участогыңны табу” формасы белән файдаланып белергә була. Процесс бер минут вакытны алачак. Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясенең 8-800-707-20-18 ( Россия буенча шалтырату бушлай) күп каналлы телефоны буенча, Мәгълүмати-белешмәләр үзәгенә шалтыратырга була.
Элек үз шәһәреңнән учеттан төшерү таныклагын алырга кирәк иде, хәзер аны эшләргә кирәкми. Әгәр дә 18 март көнендә сез теркәлү урыныннан ерак булсагыз (командировкага киткәнсез, отпускта яки икенче шәһәрдә торасыз), хәзер сез алдан җайлы участокка теркәлә аласыз. Аның өчен шәхси килеп, урнашу урыны буенча, сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә кирәк. Андый гаризаны Россия территориясендәге теләсә кайсы участок яки территория сайлау комиссиясенә, ә шулай ук “Минем документлар” күп функцияле үзәктә бирергә була. Үзегез белән паспорт алырга кирәк. Башка участокта тавыш бирергә теләвегез турында гаризаны шулай ук электрон рәвештә “Дәүләт хезмәтләре” интернет-портал аша бирергә була, ләкин аның өчен бу порталда расланган теркәлү булырша тиеш. Барлык очракларда да сезне теркәлү урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән төшереп калдырып, икенче исемлеккә – урнашу урыны буенча кертәчәкләр.
Моны 12 марттан да соңга калмыйча эшләргә кирәк. 13 марттан алып гаризаны ( махсус, ялганнан аерыла торган марка белән) тапшыру бер урында гына рөхсәт ителәчәк - теркәлү урыны буенча участок комисиясендә һәм 2018 ел 17 мартның сәгать 17.00 соңга калмыйча.
Әгәр дә сезнең паспортыгызда теркәлү урыны турында билге булмаса да, сез тавыш бирергә хокуклы. Аның өчен сезгә шулай ук урнашу урыны буенча тавыш бирү тәртибе белән эш итәргә кирәк. Сезгә уңайлы булган теләсә нинди сайлау комиссиясен сайлагыз һәм аны урнашу урыны буенча тавыш бирү турындагы гаризагызда күрсәтегез. Участокны Үзәк сайлау комиссиясе сайтында “Сайлаучылар” бүлегендә интерактив картада яки Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмати-белешмәләр үзәгенә шалтыратып сайларга була.
Тагын бер вариант- традицион: һәрбер региональ сайлау комиссиясе 18 март көнендә яшәү урыны буенча, теркәлүсез гражданнар сайлый ала торган урыннарны билгели. Мәсәлән, Мәскәүдә андый участок Казан вокзалында эшләячәк.
Сайлаган кандидат фамилиясе каршысындагы буш шакмакка, теләсә нинди билге куела- галка, крестик, түгәрәк һ.б. Исегезгә төшерәбез: бер кандидат өчен генә тавыш бирергә ярый. Әгәр дә сез ике яки күбрәк кандидат өчен билге куйсагыз бюллетеньне яраксыз дип таныйлар һәм сезнең тавышыгыз саналмый. Моңа охшаш – бер шакмакта да билге куймасагыз. Тутырылмаган бюллетень шулай ук яраксыз дип таныла. Бюллетеньне тутыру үрнәге һәрбер сайлау участогында мәгълүмати стендта асылынып торачак.
Әгәр дә сез, бюллетеньне тутырганда хата җибәрдем дип уйласагыз, бюллетеньне сайлау тартмасына салганчыга кадәр, аны төзәтеп була. Бюллетеньне сайлау тартмасына салганчыга кадәр, бозылган бюллетень урынына яңаны бирү мөрәҗәгате белән, сезгә бюллетень биргән участок комиссиясе әгъзасы янына килергә хокукыгыз бар. Бу очракта, яңа алынган бюллетень өчен, сайлаучылар исемлегендә яңадан кул куярга кирәк булыр.
Сайлау өчен, бюллетеньне бөкләп сала торган стационар тартма урынына, участокта тавышларны автомат рәвештә санау өчен кулланыла торган, сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары(СБЭК) кулланырга мөмкин.
Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары ярдәмендә сайлау, традицион сайлаудан бернәрсә белән дә аерылмый. Сез шулай ук башта кәгазь бюллетеньне кабинка эчендә тутырасыз, ә аннары аны бөкләмичә, тигезләп СБЭК сканерының лотогына куясыз. Сайлау серен саклау өчен, бюллетень җайланмага уң ягы белән аска каратып куела һәм сканер белән шундый хәлдә генә укыла. Алга таба бюллетень сканер белән “тартып алына” һәм туплау урынына (тавыш бирү тартмасы) эләгә. Һәрбер СБЭКның тавыш белән булышу кнопкасы бар. Кирәк очракта комиссия әгъзасына мөрәҗәгать итәргә була.