Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 28 февраль көнне кыйммәтле мехлы аучылык ресурсларына ау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, табылган хайваннарның төрен һәм аларның санын мәҗбүри күрсәтеп, рөхсәтнамә таблицасы тапшырылырга тиеш булуын исегезгә төшерәбез. Рөхсәтнамәләр аларны алган урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Рөхсәтнамәләрне үз вакытында тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.
2018 елның 28 февраль көнендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының “ Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының 2017 ел өчен эш нәтиҗәләре, 2018 елга куелган максатлар турында” темасына йомгак ясау коллегиясе узды.
Коллегия утырышында Татарстанның Премьер –министры Алексей Валерьевич Песошин, ТР хәвефсезлек киңәшмәсе рәисе Айрат Радинович Шафигуллин һәм башка зур урындагы затлар катнашты.
Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы территориясендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.02.2018 елдан 115 номерлы карары белән расланган, “Мишә елгасы тамагы” исемле региональ әһәмияттәге дәүләт тәбигый зоологик тыюлык оештырылды. Аерым саклау режимы белән тәңгәл килеп, тыюлык территориясендә су биологик ресурслар популяциясе яшәешенә янаучы теләсә кайсы эшчәнлек тыела. Сезнең игътибарыгызны юнәлтәбез: тыюлык территориясендә 1 февральдән 15 апрельгә кадәр сәнәгый һәм һәвәскәрлек балыкчылыгы тулысынча тыела; ә шулай ук руда булмаган төзү материалларын табу да тыела.
Ссылка на постановление Кабинета Министров http://ojm.tatarstan.ru/rus/vidi-rib-zanesyonnih-v-krasnuyu-knigu-rt-i-oopt.htm
2018 елның 25 февралендә Татарстан Республикасының Балтач районындагы “Нормабаш” авылы янындагы сулыкның бозында һәвәскәр балыкчылар арасында түбәндәге буенча ярышлар узды
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, Татарстан Республикасының Чиремшән районынды уздырылган рейд барышында, Түбән Кармалка авылы янында гражданин тоткарланды. Ул хокуксыз ике баш соры куян тотты. Бу очрак буенча РФ ҖК 258 маддәсе буенча җинаять эше ачылды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының 12.03.2013 елдан УП-303 номерлы боерыгы белән, республиканың аучылык биләмәләрендә аулау параметрлары билгеләнде. Шуның белән туры килеп, язгы чорда каурыйлы киекләрне аулау, апрельнең дүртенче шимбәсеннән алып 10 көн дәвам итә, ягъни 28 апрельдә башлана 7 майны эченә алып тәмамлана. 2018 елда билгеләнгән ау вакытын үзгәртү чамаланмый
Көнне, район Мәдәният сарае залында ТР Әгерҗе муниципаль районы Киңәшмәсенең XXV утырышы узды.
Сессия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхрәзиев,ТР Дәүләт киңәшмәсе депутаты Альберт Хабибуллин, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының, министрлыкларның һәм идарәләрнең җаваплы хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаштылар.
Мәдәният сараеның фойесында, муниципаль районның территориясендә эшли торган, оешма эшләренең күргәзмәсе оештырылды. Анда ТР Әгерҗе районының район Киңәшмәсе депутаты А.Г. Файзуллин башлыгында “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыкның инспекторлары да катнашты.
Күпчелекнең игътибарын, “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыкның хезмәткәрләре белән оештырылган, табигать почмагы юнәлтте. Кунаклар тыюлыкның территориясендә үсә торган дару үләннәре белән кызыксынып таныштылар.
Катнашучыларның да, җитәкчеләрнең дә аерым игътибары, мәктәп укучыларының һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең иҗади эшләренә бирелде. Күргәзмәдә күрсәтелгән эшләр – Республика күләмендәге «Мин һәм Кызыл китап» исемендәге кул эше бәйгесенең сайлап алу этабы җиңүчеләренең эшләре иде. Вәсил Шәйхрәзиев балаларның эшләре белән танышты һәм тыюлыкның эшчәнлеген, ә шулай ук А.Г.Файзуллинның районның Кызыл китабын бастыру турындагы тәкъдимен хуплады.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре җәмәгатьчелек белән бергә, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында кыргый кошларны хокуксыз тоту очрагын ачыклады. Гаепле зат административ җаваплылыкка тарттырылды.
Көчле карлар явып киткәннән соң, кыргый хайваннарга азык табуы кыенлашты.Шуның белән бәйле рәвештә, «Балтач» дәүләт тәбигый тыюлыгы инспекторлары белән, “Арча урманчылыгы”ның Балтач бүлемтекле урманчылыкның 80 нче кварталындагы тыюлык территориясендә кыргый кабаннарны өстәмә ашату уздырылды.
Бу биотехник чараны уздыру өчен “Тукай исемендәге ҖЧҖ” авыл хуҗалыгы оешмасы белән 370 кг терлек азыгы бирелде.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, Апас районы территориясендә, Чуваш республикасы яшәүчеләренең җиде баш кабанны хокуксыз тоту очрагы ачыкланды. Апас районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең полиция хезмәткәрләре белән,җинаять эше ачу турында сорау хәл ителә.