ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген,  бөтен дөньяда 4 октябрьдә билгеләнә торган, Бүген Халыкара хайваннар көне билгеләнә (World Animal Day). Ул  1931 елда  Флоренциядә , табигатьне яклаучылар белән  Халыкара конгреста  оештырылды.

4 октябрь көне, хайваннарны яклаучы  католик изге Франциск Ассизскийны (Feast Day of St Francis of Assisi, 1181/1182 - 4 октябрь 1226) хәтерләү көне  булу сәбәпле сайланды. Күп кенә илләрнең чиркәүләре Халыкара хайваннар көненә багышланган гыйбадәт кылуны 4 октябрь  яки аңа якын көнне уздыралар.

 Күп илләрнең хайваннарны яклау оешмалары ел саен, бу Көнгә багышланган, төрле массакүләм чаралар һәм акцияләр оештыралар. Хайваннар көне,  җәмгыятьнең  тирә –якны саклау кирәклегенә төшендерү,  хайваннарны саклауда активлыкны арттыру максаты белән билгеләнә башлады.

Бу кыргый хайваннарга гына түгел, йорт хайваннарына да кагыла, чөнки соңгы елларда  аларга карата мәрхәмәтсез мөрәҗәгать  үсә башлалды. Күп кенә европа шәһәрләрендә йорт хайваннарын – гаилә өлеше дип саныйлар, һәм алар , гаиләнең башка әгъзалары кебек, шундый ук хокукларга ия дип әйтәләр. Соңгы елларда  Халыкара хайваннар көненә багышланган чаралар дөньяның 60  күбрәк илендә уздырылалар.


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Безнең сайтта “Аучылар өчен сораунамә” дигән бүлек барын исегезгә төшереп китәбез. Сезнең (теләвегез буенча-аноним рәвештә) Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне электрон адреска ojm@tatar.ru җибәрегез.


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген, Халыкара олылар көне чикләрендә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре аучылык тикшерүе өлкәсендә эшләгән  олы кешеләрне  өйләренә барып котладылар һәм  күчтәнәч бирделәр.

Бу якты көндә, Сезгә  эштәге хезмәтегез, куәтегез һәм патриотлылыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез.  Бүгенге көндә безнең Идарә горурлана торган,  анда беренче тапкыр барлыкка килгән әйберләрнең күбесе, сезнең тырышлыгыгыз, хезмәтегез һәм сәләтегез белән барлыкка килгән. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, бәхет һәм озын гомер телибез.


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

Кыйммәтле мехлы төрләргә  ау чоры  ачылу белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе Ау кагыйдәләренең,   һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгына кагыла торган, аерым  кагыйдәләрен аңлатып китә.


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 28 сентябрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Идарә карамагындагы  Иҗтимагый киңәшмәнең утырышы узды. Көн тәртибендә киләсе сораулар каралды:

1.  Ау токымы этләре белән аулауны көйләү  мәсьәләләрен  тикшерү.

2.  ТР Һәвефсезлек киңәшмәсенең һәм ТР МК карамагындагы Икътисад кинәшмәсенең бердәм утырыш беркетмәсе буенча эшмәкәрлеккә административ басымны төшерү  турындагы сорауларны  тикшерү.

Шулай ук  утырышта, иҗтимагый киңәшмә әгъзасы, А.Н. Туполев исемендәге Казан тикшеренү технологик университетның   “Гомуми химия һәм экология” кафедра профессоры Газеев Наиль Хәмид улына, 70-еллык юбилей белән бәйле рәвештә,  рәхмәт хаты тапшырылды.


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 30 сентябрьдә байбакларга ау чоры тәмамлана.

Шуның белән бәйле рәвештә, рөхсәтнамәдән, тутырылган 3 нче таблицаны аерып алырга һәм рөхсәтнамәне алган урынга, ау чорының соңгы көненнән 20 көн эчендә тапшырырга кирәк.

Ул таблицаны вакытында тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.


26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: ачык аучылык биләмәләрендә,кыйммәтле мехлы төрләрне( куян, төлке һ.б.) аулау өчен рөхсәтнамәләр бирү дәвам итә. Аларны Татарстан Республикасының барлык  муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирәләр:


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

23.09.2017  елны  Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе  хезмәткәрләре өчен,   Киров шәһәренең “Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе белән уздырылган               “Аучылык байлыкларын куллануны оештыру һәм  федераль дәүләт тикшерүе” буенча һөнәрчелекне күтәрү программасы тәмамланды.


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бу сорау буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Премьер-министрның беренче урынбасары  Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады. Экология, табигать саклау, агро сәнәгать һәм  азык-төлек  сәясәте комитеты рәисе Тахир Хадеев  тәкъдим белән килешергә  киңәш бирде.

Дәүләт киңәшмәсе Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсен Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты итеп үзгәртү турында тәкъдимен хупладылар.


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология Кодексының 135(5) маддәсенең 12 бүлеге нигезендә, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу хокукы, Сезнең белән, белдерү кәгазен алганнан соң утыз көн эчендә, Идарәгә мөрәҗәгать итү юлы белән тормышка ашырыла ала.

Әгәр дә Сез билгеләнгән вакыт эчендә  үз хокукыгыз белән файдаланмаган очракта, ул хокук башка претендентка күчәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International