Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.
Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2017 елның 31 октябрендә республикада бурсыкларга ау чоры тәмамлана.
Шуның белән бәйле рәвештә, бурсыкларны тотарга рөхсәтнамә алган барлык аучыларны да, ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, мәгълүматларны тутыруны,ә шулай ук рөхсәтнамә алган урынга вакытлыча тапшырырга онытмауны сорыйбыз.
ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңалыклар кертү үзәге”нә сатып алулар буенча белгеч таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артыннан бирелгән телфоннардан (843) 211 73 81, 211 69 07 яки Казан, К.Тинчурин ур., 29 йорт, каб. № 201, 220 адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
2017 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районындагы Багряжск аучылык хуҗалыгы территориясендә Х. гражданины тоткарланды. Ул хокуксыз поши тотуда гаепләнә. Җинаять эше ачу турында сорау карала.
Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан 4 номерлы “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү 2017 елның 7 декабрь көнендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак.Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты 2017 елның 16 октябреннән башлана, 2017 елның 27 ноябрендә тәмамлана.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: кичә, 12 октябрьдә, республиканың Зәй районында “Зәй-Кама Аланы” машина юлында, Аксарино авылы янында LADA ВАЗ-1111 (ока) машинасы пошины бәрдерде. Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче җафа чикте.
Дәүләт комитеты машинаны алып барганда, аеруча урман юл кырыена килгән юлларда һәм караңгы вакытта, машина йөртүчеләрне сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди. Бу авыр булмаган саклык чараларын тоту хәвефле нәтиҗәләрне булдырмаска булышыр.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 30 сентябрьдә байбакларга ау чоры тәмамланды.
Шуның белән бәйле рәвештә, рөхсәтнамәдән, тутырылган 3 нче таблицаны аерып алырга һәм рөхсәтнамәне алган урынга, ау чорының соңгы көненнән 20 көн эчендә тапшырырга тиеш.
Ул таблицаны вакытында тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.
2017 елның 7 октябрендә “Урман утырту көне” табигать саклау акциясе чикләрендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре Лаеш районының Столбище бистәсендә агачлар утыртуда катнаштылар.
Халыкара табигать саклау оешмасы барлыкка килү көне чикләрендә, табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы Филин Михаил Александрович белән, Экология елына һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләренә багышланган , тирә як табигатькә сакчыл мөнәсәбәт сораулары буенча,экология дәресе уздырылды. Ул Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге МББУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 1 нче гомуми урта мәктәп”тә үтте.