Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын cаклау һəм алардан файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүген, 2017 елның 16 август көнендә, ачык аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамә алу хокукына ия булуга җирәбә салу уздырылды. Җирәбә салу Комиссия белән аучылар һәм журналистлар алдында уздырылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 16 август көнендә сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин 29 адресы буенча, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, Идарә бинасында 16 августта сәгать 16.00 узачак җирәбә салуда катнашу өчен бирелгән гаризаларны эшкәртеп бетерде.
Идарәгә җирәбә салуда катнашу өчен 3327 гариза бирелде, алардан 3062 эшкәртүгә кабул ителде. 265 гариза җирәбә салуда катнашуга алынмады.
Җирәбә салуга кертелгән һәм кертелмәгән гаризалар исемлеге белән Идарәнең сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә “Җирәбә уздыруның вакыты, урыны, гаризалар тапшыру вакыты турында мәгълүмат” өстәмә битендә танышырга була.
Юлларга һаман ешрак зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яраланалар. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр.
Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә яшьлек пошилар, буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.
Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 11.07.2017 елдан 1469-р боерыгы белән, аучылык инфраструктурасына керә торган, объектлар Исемлеге расланды.
Бирелгән исемлек белән тәңгәл килеп, аучылык инфраструктурасына кертелделәр:
1. Вольер, кыргый хайваннар питомнигы, аучылык байлыкларын ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә асрау һәм үрчетү өчен киртәләр.
2. Егерьләр кордоны.
3.Аучылык базасы.
Россия Федерациясе урман Кодексының 36,72 маддәләреннән чыгып, урман бүлемтекләре бирелмичә, аучылык хуҗалыгы өлкәснендә эш төрләре алып бару өчен урманнарны куллану урман бүлемтеген арендага алмыйча да мөмкин , әгәр дә күрсәтелгән эш төрләрен алып бару, урманны кисүгә яки аучылык инфраструктурасы объектларын булдыруга китермәсә.
Соңгы вакытта гади кара елан белән очрашу турында хәбәрләр ешайды. Беренче чиратта бөтенебезне дә аның потенциаль куркынычы һәм аның белән очрашкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге кызыксындыра. Шулай ук еланны бакчага кертмәү чаралары турында сораулар бирелә.
Кыскача биологик белешмә.
Гади кара елан( зәһәр елан) (Vipera berus) — озынлыкка 50-70 сантиметрлы зур булмаган елан. Төсе- төрле төстә булырга мөмкин, нигездә сорыдан һәм зәйтүн төсеннән алып кызгылт – көрән төскә кадәр. Кара төсе – төп. Аркасы буйлап бормалы бизәк сузылган.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 29 июлендә, Россия Федерациясе Президенты белән, 224-ФЗ номерлы “ Ау турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым канун чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль канунның 71 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунга имза куелды.
Кертелгән үзгәрешләр белән аукцион уздырмыйча аучылык хуҗалыгы килешүнамәләрен төзү вакыты билгеләнде– 49 ел.
Исегезгә төшереп китик, хайваннар дөньясы объектларын куллануга озак вакытлы лицензия хуҗалары, кануннар чыгаручы, килешүнамәләр төзелергә тиешле төгәл срогын билгелгәнгә кадәр,андый килешүнамәләрне төзүгә мораторий керткән 17-П номерлы Конституция Хөкеме карары белән бәйле рәвештә, 2015 елдан аучылык хуҗалыгы килешүнамәләрен төзү мөмкинлегеннән мәһрүм булдылар.
Хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде. Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды. Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең администрация-финанс бүлегенә Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык вазифасындагы буш урынны алмаштыруга бәйге игълан ителә.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны һәм аңа теркәлгән кирәкле документларны бәйге комиссиясенең сәркатибе , аларны кабул итү турында белдергән көннән алып 21 көн эчендә (2017 елның 26 июнен кертеп), кабул итә. Документларны Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет, адресы буенча тапшырырга була. тел.(843) 211-73-81, 211-66-94.