Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 8 сентябрьдә сәгать 15.00 башлап, ачык аучылык җир-суларында кыйммәтле мехлы төрләрне ( куян, төлке һ.б.) тотуга рөхсәтнамәләр бирә башлый. Рөхсәтнамәләрне бирү Идарәнең районара бүлекләрендә киләсе график буенча алып барылачак:
2017 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе инспекторлары, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм журналистлар белән бергә, Татарстан Республикасының Лаеш, Балык Бистәсе, Чистай,Алексеевск, Әлки, Спасс, Кама Тамагы, Югары Ослан муниципаль районнарындагы аучылык биләмәләре территориясендә, хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану өлкәсендә саклау һәм күзәтү чараларын тикшерүне тәэмин итү буенча, авиа рейд уздырдылар.
Уздырылган рейд чаралары барышында Татарстан Республикасы территориясендә, хайваннар дөньясы объектларының яшәү тирәлеген һәм “Ау кагыйдәләрен” бозуның 21 очрагы ачыкланды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе тагын бер тапкыр хәбәр итә: Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районындагы аучылык биләмәләрен беркетү белән бәйле рәвештә,ачык аучылык биләмәләренең өлеше ООО «Марал» һәм Алексеевск районының аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенә беркетелә.
Шуның белән бәйле рәвештә, аулаганда игътибарлы булырга һәм чикләрне сакларга өндибез.
Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районының карта схемасы “Хайваннар дөньясы объектларын озак вакытлы куллану>аучылык хуҗалыгы территорияләре буенча мәгълүмат” бүлегенең “ Хайваннар дөньясын кулланучыларга мәгълүмат” өстәмә битендә урнаштырылган.
Бүген«Мәктәпкә әзерләнергә булыш» исемендәге республика хәйрия акциясе чикләрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән, Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районының Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләренә ярдәм күрсәтелде. 15 тәрбияләнүче мәктәп әсбаплары җыелмасы белән букчалар алды.
Бу акциянең төп максаты - барлык балаларга да бәйрәм бүләк итү,1 сентябрь көнне рәхәтләнеп мәктәпкә барырга мөмкинлек бирү. Бу балалар үз гомерләрендә күп нәрсә күргән кешеләр түгел һәм теләсә кайсы вакыйганы зарыгып көтәләр.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең администрация-финанс бүлегенә Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык вазифасындагы буш урынны алмаштыруга бәйге игълан ителә.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны һәм аңа теркәлгән кирәкле документларны бәйге комиссиясенең сәркатибе , аларны кабул итү турында белдергән көннән алып 21 көн эчендә (2017 елның 26 июнен кертеп), кабул итә. Документларны Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет, адресы буенча тапшырырга була. тел.(843) 211-73-81, 211-66-94.
Бүген, 2017 елның 25 августында, «ТАТМЕДИА» бинасында ИА «Татар-информ» пресс-конференциясе узды. Ул, республикада 2017 елның 2 сентябрендә сәгать 17.00 ачыла торган, каурыйлы киекләргә көзге ау чоры ачылуына багышланган иде. Шулай ук пресс-конференциядә ТР буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт итү Үзәге хезмәткәрләре катнашты. Алар иң үзенчәлекле бозулар буенча аңлатмалар һәм җыелган журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: киләчәк ау чоры белән бәйле рәвештә, Идарә ауны кулланучылар белән киңәшмәләр уздыра. Бүген киңәшмәләр Арчада һәм Югары Осланда уздылар. Киңәшмәләрдә төп игътибар оештыру чараларына һәм ау кагыйдәләрен саклауга юнәлтелде.
Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда IV сыйныф янгын куркынычы урнаштырылу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән 19.08.2017 елдан “Гражданнарның урманнарда булуын һәм анда транспорт чаралары белән керүне чикләү турында”гы боерыгы раслану турында, Идарә барлык аучыларга да хәбәр итә.
Бу боерык белән, гражданнарның урманнарда булуын һәм анда транспорт чаралары белән керүне чикләү, бу боерык көчкә кергәнән соң, 21 календарь көненә кертелүе билгеләнде.
Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:
а) аучылык билеты;
б) аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;
в) һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;
г) беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;
д) ауны ау кошларын кулланып алып барган чакта, кошларны ярым ирек шартларда яки ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә;
Татарстан Республикасы Экология Кодексының 135(5) маддәсенең 12 бүлеге нигезендә, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу хокукы, Сезнең белән, белдерү кәгазен алганнан соң утыз көн эчендә, Идарәгә мөрәҗәгать итү юлы белән тормышка ашырыла ала.
Әгәр дә Сез билгеләнгән вакыт эчендә үз хокукыгыз белән файдаланмаган очракта, ул хокук башка претендентка күчәчәк.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: ачык аучылык биләмәләрендә каурыйлы киекләрне аулауга рөхсәтнамәләрне бирү, киләсе график буенча 18 август көнне сәгать 15.00 башланачак.
Татарстан Республикасының муниципаль районнарындагы Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен файдалануны һәм саклауны контрольдә тоту буенча район (районара) бүлек башлыклары һәм файдалануны һәм саклауны контрольдә тоту буенча район (районара) бүлегенең өлкән белгечләре белән рөхсәтнамәләрне бирү графигы.
|
Дүшәмбе Җомга Шимбә |
с 15.00 до 19.00 15.00 - 19.00 9.00 -12.00 |