ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2017 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 27 һәм 28 июль көннәрендә  Татарстан Республикасының Алабуга, Мамадыш, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чистай районнарында, Татарстан Республикасы территориясендә  “ Чөгә балыгының уылдык чәчү урыны” исемендәге региональ әһәмияттәге дәүләт табигый  зоологик тыюлыгын  оештыру соравы буенча, иҗтимагый тыңлаулар уздырылды.

Тыңлауларда катнашучылар аерым саклана торган табигый территорияне  булдыру инициативасын хупладылар.


26
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Җәй уртасына Татарстан урманнарында кабан, поши, кыр кәҗәсе, аю балалары үсеп җитәләр һәм күченеп йөри башлыйлар. Алар ризык эзләп болыннарга баралар һәм еш кына юл аркылы чыгып машина астына да керәләр.

Хөрмәтле машина йөртүчеләр, шуның белән бәйле рәвештә, Сезне урманнар, кукуруз һәм көнбагыш басулары аша барганда сак булуыгызны, ә шулай ук юл билгеләренә игътибарлы булуыгызны сорыйбыз.

Бу авыр булмаган кагыйдәләрне тоту көенечле нәтиҗәләрдән саклап калыр.

 Шуның белән сез хайванның гомерен генә түгел, үзегезнекен дә саклап калырсыз.


25
июль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 16 август көнендә сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин 29 адресы буенча, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.

Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны  тапшыру вакыты  24.07.2017елдан   99-од номерлы Идарә боерыгын рәсмиләштергәннән вакыттан  билгеләнде.( боерыкны рәсмиләштергән вакыттан алып  2017 елның 4 августы сәгать 16.00 кадәр)


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Чиремшән район хөкеме карары белән, гражданин П.   Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 258 маддәсе 1нче бүлеге “а,б” пунктлары( механик транспорт чарасын кулланып, зур зыян китерү белән хокуксыз аулау), 222 маддәсе 1 бүлеге (коралны, аның  төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын хокуксыз сатып алу, бирү, сату, саклау, күчерү һәм үз яныңда йөртү) , 222.1. маддәсе 1 нче бүлеге (шартлаткыч маддәләрне хокуксыз саклау)   белән каралган җинаять эшләрендә гаепле дип танылды һәм 2 елга азатлыкны шартлы чикләү, 102 000 сум штраф, ау коралларын ( 20 калибрлы ТОЗ мылтыгы) юк итү, “Буран” кар йөрү машинасын дәүләт милегенә тартып алу һәм аучылык байлыкларына китерелгән зыянны 200 000  сум зурлыгында түләү  рәвешендә, өлешчә кушу юлы белән җәза билгеләнде.

2017 елның 10 март көнендә Чиремшән районының Лагерка авылыннан 1,5 км ераклыгында  пошиның ( ана поши) калдыклары табылды. Өстерәү эзләре шул авылның  гражданин П. йорты янына алып килделәр.  Тентү барышында  сырлы спорт-аучылык мылтыгына 149 патрон, 1853 елгы үрнәкнең “ Лефоше” системасына сырлы  алты зарядлы револьвердан төп өлеш булып килгән 3 деталь, 468,7 грамм төтенсез нитроцеллюлоза дары һәм поши калдыклары табылды.


21
июль, 2017 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының  2017 елның 20 июленнән 463 номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендә, 2017 елның 1 августыннан 2018 елның 1 августына кадәрге ау  чорында, аучылык байлыкларын табу лимиты һәм квоталары расланды.

Боерыкның тексты  белән Идарәнең рәсми сайтында (http://ojm.tatarstan.ru) “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Тоту лимитлары” өстәмә битендә танышырга була.


20
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 1 июль көненнән Татарстанда байбакларга ау чоры ачылды. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Байбакларны  аулаганда барлык  аучыларны да саклык чараларын сакларга өндибез. Бу вакытта аучылык җир-суларында авыл хуҗалыгы эшләрен алып бара торган, җиләкләр, гөмбәләр, үләннәр җыя торган гражданнар барлыгын исегездә тотыгыз. Шуның белән бәйле рәвештә, аучылык җир-суларында булганда һәм аулаган вакытта һәвефсезлек чараларын саклавыгызны сорыйбыз.

Шулай ук Ау кагыйдәләрен сакларга кирәклеген исегездә тотыгыз.

  Аулаганда түбәндәгеләр тыела:

- бала чыгару ояларын казу һәм тарату;

-   ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны аулау;

-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән эшләнгән җайланмалар куллану;

-саплы җәяләр, үзе атарга көйләнгән ату кораллары,вневматик һәм ыргыта торган корал, төшә торган сөңгеләр, ыргаклар, тоту чокырлары, “ кискечләр”,“башмаклар” куллану;

-элмәкләр кулану;

- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;

- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;

- төрле ут чаралары, тепловизорлар, төнге күрү чараларын куллану;

- пневматик ау коралын куллану.

Идарә табылган байбакларның итен һәм башка продуктларын, трихинеллез  авыруына ветеринария тикшерүен уздырмыйча ашамаска киңәш бирә.


19
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( алга таба – Идарә) хәбәр итә:  2017 елда   ачык аучылык биләмәләрендә аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.

Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны  тапшыру вакыты, Татарстан Республикасы Президенты аучылык байлыкларын тоту лимитын раслаганнан соң билгеле булачак.

Ачык аучылык биләмәләрендә аучылык байлыкларын табу хокукы алыр өчен, аучыларга  Идарәгә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 2017 елда җирәбә салу вакыты, ә шулай ук  җирәбәдә катнашу өчен  тəкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында  http://ojm.tatar.ru урнаштырылачак.

Безнең сайттагы мәгълүматны  игътибар белән  карап барыгыз.


18
июль, 2017 ел
сишәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.

Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС  булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.

 Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны  сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен  алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз.

Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча,Татарстан Республикасының теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки  бирелә.

Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография.

Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.

 ***  РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм  теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары:

  1. шәһәре:

- Кремлевский ур., 8 йорт;

- Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт;

- Карл Маркс ур., 44 йорт;

- Пушкин ур., 20 йорт;

- Пушкин ур., 9/51 йорт;

- Пушкин ур., 8 йорт;

- Париж Коммунасы ур., 6 йорт;

- Шоссейный ур.,22а йорт;

- Татарстан ур., 52 йорт;

- Черноморский ур., 3 йорт;

- Чистай ур., 11 йорт;

- Чистай ур., 61а йорт;

- Декабристлар ур., 102 йорт;

-  Декабристлар ур., 191 йорт;

- Ямашев проспекты, 79 йорт;

-  Ямашев проспекты, 82 йорт;

- Блюхер ур., 81а йорт;

- Мусин ур., 68 йорт;

- Гагарин ур., 103 йорт.

 Яр Чаллы шәһәре:

- Рәис Беляев  проспекты, 13 йорт;

- Тынычлык проспекты, 24е йорт;

- Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт;

- Чулман ур.,36 йорт;

- Шамиль Усманов ур.,80 йорт;

- Яр Чаллы проспекты,47 йорт;

- Сарман юлы, 52 йорт;

-  Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт;

- Гидротөзүчеләр ур., 1 йорт;

- Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт. 

Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address


17
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының  12.04.2013елдан УП-303 номерлы “Аерым саклана торган федераль әһәмияттәге табигый җирләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясенең аучылык җир-суларында аулау күләмен билгеләү турында” гы боерыгының  III бүлеге 9нчы пункты белән тәңгәл килеп,  Татарстан Республикасы территориясендә киләсе ау вакытлары билгеләнде:

соры куянга   15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр;

чәшкеләргә, тиеннәргә, янутсыман этләргә, сусарларгә, көзәннәргә 15 октябрьдән 28(29) февральгә кадәр;

 су йөзүче, сазлык- болын киекләренә, бүдәнәләргә, күгәрченнәргә һәм урман күгәрченнәренә җәйге-көзге ау чорында сентябрьнең беренче шимбәсенең сәгать 17.00 алып 15 ноябрьгә кадәр;

көртлеккә һәм  тәлләтәвечкә көзге-кышкы ау чорында сентябрьнең беренче шимбәсенең сәгать 17.00 алып 31 декабрьгә кадәр”.

Өстә күрсәтелгән сроклар  ау токымы этләре һәм кошлары белән аулаганда да кагылуына игътибарыгызны юнәлтәбез.


14
июль, 2017 ел
җомга

Хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде.  Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр  итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды.  Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International