2017 елның 27 маенда “ Татарстанның чиста урманнары” исемендәге табигать саклау акциясе чикләрендә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар белән берлектә ГКУ “Шәһәр яны урманчылыгы” Матюшино бүлемтекле урманчылык фонды территориясен җыештыруда катнаштылар.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: бүген Идарә белән, Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районының ачык аучылык биләмәләренә карата, аучылык хуҗалыгы килешүнамәсен төзү хокукына аукцион уздырылды. Ул ике лот буенча уздырылды.
Аукцион нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип түбәндәгеләр танылды:
1 нче лот– ҖЧҖ «Марал»
2 нче лот– Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районының аучылар һәм балыкчылар җирле иҗтимагый оешмасы
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: тиздән кош балаларының ояларыннан очып чыгу вакытлары җитәчәк. Шуның белән бәйле рәвештә бөтен республика халкына мөрәҗәгать итәбез, кош балаларын тапкан очракта, аларны “коткару” буенча чаралар күрмәскә һәм кош балаларын алып китмәскә, чөнки, очып чыккан кошчыкларны ашата торган, ата-аналары янәшәдә очып йөриләр.
Ата-аналарыннан башка аларны беркем дә дөрес карый алмавы турында исегездә тотыгыз.
Ояларыннан очып төшкән кош балаларын өегезгә алып китмәгез!
Узган ялларда санитария-экология ике айлык чикләрендә, Сарман муниципаль районы территорияләрен, шул санда ачык аучылык биләмәләре территорияләрен чүптән чистарту буенча чара уздырылды.
300 капчыктан артык чүп җыелды, шулай ук бу чара барышында дистәләп балыкчыларга һәм ял итүчеләргә, үзләре артыннан чүпне калдырмау үтенече белән, мөрәҗәгать иттеләр.
Чарада Сарман районы буенча Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәре, районның бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм Сарман районының “Аучылар һәм балыкчылар” җәмгыяте вәкилләре катнаштылар.
2017 елның 19 маенда “ Уылдык чәчү-2017” чарасы барышында Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре ДБО “ Хайваннарны саклау өлкәсендә яңалыклар кертү үзәге” белгечләре белән бергә, иҗтимагый инспекторларны һәм журналистларны җәлеп итеп, су биологик байлыкларын һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә таләпләрне бозуны ачыклау, булдырмау һәм кисәтү буенча рейдлар уздырдылар.
Рейд барышында Мишә елгасы сулыгы ташланган тоту коралларыннан чистартылды ( кармак җебеннән ясалган ятьмәләр). Барлыгы 90 данә.
Хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде. Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды. Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 27. май көнендә Россия Федерациясе территориясендә, шул санда Татарстан Республикасы территориясендә дә, бөтенроссия күләмендә тәлләтәвечне хисаплау уздырылачак.
Хисаплау сәгать 20.00 алып 22.00 кадәр дәвам итәчәк.
Хисаплауны уздыруның методикасы белән безнең сайтта “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Кыргый хайваннарны хисаплау методикасы” өстәмә битендә танышырга була. Хисаплау карточкасын Идарәдә алырга яки принтер аша чыгарырга була. Ул хисаплауны уздыруның методикасына кушымта рәвешендә бирелгән.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе белән, Түбән Кама шәһәренең белем бирү оешмалары укучылары арасында узган “ Мин-эзтабар” исемендәге балалар иҗаты бәйгесенең нәтиҗәләре чыгарылды.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе исегезгә төшерә: язгы ау чоры тәмамлану сәбәпле, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алган бөтен аучылар, ул рөхсәтнамә гамәлдән чыкканчыга кадәр, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны” таблицасын тутырып, ау чоры бетүдән соң 20 көн эчендә, рөхсәтнамә алган урынга җибәрергә тиеш.
Мәгълүматларны тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.