ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  13.06.2017 елдан 373 номерлы “2018 елның 28 февраленә кадәрге чорда, Татарстан Республикасының  аучылык җир-сулары территориясендә аучылык байлыкларын табарга рөхсәт ителгән нормаларны раслау турында”гы  Боерыгы гамәлгә керде.

 Документның тексты белән Сез  Идарәнең сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Аучылык байлыкларын табу” өстәмә битендә таныша аласыз.


9
июнь, 2017 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 10 июнь көнне һәвәскәр балыкчылар өчен,  балык тотуны тыю вакыты тәмамлана(уылдык чәчү вакыты).

  2014 елның 18 ноябреннән Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының 453 номерлы боерыгы белән “Идел Каспий  балык хуҗалыгы бассейны” өчен билгеләнгән балыкчылык Кагыйдәләре белән тәңгәл килеп.

Татарстан Республикасында биологик су байлыкларын  табуны чикләү вакыты:

 25 апрельдән 10 июньгә кадәр билгеләнде-барлык тоту ( табу) кораллары белән). Искәрмәне,  1 граждан өчен яр буеннан, 2 ыргактан күп булмаган, бер чирткечле яки су төбе кармагы тәшкил итә.


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең администрация-финанс бүлегенә Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык вазифасындагы  буш урынны алмаштыруга бәйге игълан ителә.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаны һәм аңа теркәлгән кирәкле документларны бәйге комиссиясенең сәркатибе , аларны кабул итү турында белдергән көннән алып 21 көн эчендә (2017 елның 26 июнен кертеп), кабул итә. Документларны Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет, адресы буенча тапшырырга була.  тел.(843) 211-73-81, 211-66-94.


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Питрәч хөкем районы буенча, 1нче хөкем бүлегенең Хакиме карары белән, А. гражданины Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 258 маддәсе ( Зур зыян китереп хокуксыз аулау) 1 бүлеге “а” пункты белән каралган, җинаять эшендә гаепле дип танылды. Аңа 50000 сум зурлыгында штраф салынды, ау кораллары ( җәя һәм 4 ук) юк ителде һәм 90000 сум зурлыгында табигатькә китерелгән зыян түләттерелде.

 

18.12.2016 елны гражданин А. Питрәч районының Карповка авылы янындагы аучылык хуҗалыгында, үзе ясаган җәя һәм уклар ярдәмендә, хокуксыз 2 кабан тотты.


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

“Мишә” дәүләт табигый аучылык тыюлыгында, Зөя утравындагы  ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңалыклар кертү үзәге”ннән алып кайтылган  мараллар вакытлыча торган вольерда, шатлыклы вакыйга килеп чыкты – болан баласы туды.

Хәзерге вакытта ул инде ныгыды һәм  үзен вольерда иркен хис итә, ләкин  чит кешеләрдән, шул санда  тыюлык хезмәткәрләреннән читләшә, гел  анасы артына яшеренә. Бу сүрәтне ясауга күп вакыт һәм көч сарыф ителде.


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

5 июнь көнне Дөньякүләм тирә-як мохит көне  билгеләнә. Ул  1972 елда Төп ассамблея белән оештырылды.  Вакытны сайлау, ул көнне  кешене биләп алган тирәлек мәсьәләләре  буенча ООН Конференциясе ачылу белән нигезләнгән. (Стокгольм, 1972 ел).

Шулай  ук 5 июнь көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Россия экологлары да билгели. Ул боерыкка РФ Президенты Владимир Путин 2007 елның 21 июнь  көнендә имза куйды.

 Беренче тапкыр Экологлар көне 2008 елда билгеләнде.

Бу бәйрәмнең Россиядә барлыкка килүе барлык дәрәҗәдәге дәүләти тагигать саклау оешмаларының, башка экологик оешмаларның һәм табигатьне һәм тирә-якны саклауга өлеш керткән барлык кешеләрнең һөнәри эшчәнлекләренең мөһим булуын ассызыклап үтә.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе коллегаларын Дөньякүләм тирә-як мохит көне һәм һөнәри бәйрәм Экологлар көне белән тәбрикъ итә. Сезгә саулык-сәламәтлек, бу авыр эштә уңышлар һәм күп мөһим казанышлар телибез!


2
июнь, 2017 ел
җомга

Юлларга һаман ешрак зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яраланалар. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр.

Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә  яшьлек пошилар,  буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм  тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына  алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта  кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга.

Моның барысы бергә  юл вакыйгаларының  шундый кайгылы статистикасын бирә, ә аларның  нәтиҗәләре гел җитди була. Зур пошиның уртача авырлыгы 350 – 400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган машинаның андый зурлыктагы объект белән бәрелешүе хайванның һәлак булуы яки яралануы белән тәмамлана, ә яралану  кыргый табигатьтә  һәлак булуга тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аның пассажирларына андый очрашулар  яраланулар белән тәмамлана, ә аерым очракта  кешеләр һәлак булырга да мөмкин. Еш кына машинага “ясап булмый” торган дәрәҗәгә хәтле зыян тияргә мөмкин.Кызганычка каршы, юл эшчеләре , урман аша үтә торган юллардагы, хәвефле урыннарны койма белән тотып алмыйлар, шуңа күрә  ул пошиларның нигезсез һәлак булуына китерә.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне, аеруча урман аша үтә торган, юлларда һәм караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игьтибарлы булырга өнди.

Бу авыр булмаган кагыйдәләрне саклау, кайгылы нәтиҗәләрне булдырмаска булышачак.


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 1 июнь көненә Идарә белән  барлыгы 49 232 аучылык билеты бирелде.


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Һәвәскәрләр ысулы белән балык тотуның чикләүләре турында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә

“Идел Каспий  балык хуҗалыгы бассейны” өчен билгеләнгән балыкчылык Кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, Татарстан Республикасы өчен һәвәскәрлек балыкчылыгына чикләү вакыты 25 апрельдән 10 июньгә кадәр билгеләнде-барлык тоту ( табу) кораллары белән). Искәрмәне,  1 граждан өчен яр буеннан, 2 ыргактан күп булмаган, бер чирткечле яки су төбе кармагы тәшкил итә.

Барлык һәвәскәр балыкчыларны  кануннарны сакларга өндибез.


30
май, 2017 ел
сишәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.

Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС  булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International