Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк. Теркәлүне сез санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы (яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.
Түбән Кама районы буенча Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәре Иванов Э.П. Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районының МБО МО “Балалар экология-биология үзәге” укытучылары һәм укучылары белән бергә, Түбән Кама районының ачык аучылык биләмәләрендә үрдәкләр өчен ясалма оялар кую буенча, экология чарасы уздырды.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүненң 72-еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Идарә башлыгы урынбасары Матвеев Юрий Борисович, хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә эшләгән сугыш ветераннарын һәм тыл эшчеләрен шәхсән өйләренә барып котлады. Аларга исәнлек-саулык һәм озын гомер теләде, рәхмәт сүзләре белдерде, күчтәнәчләр тапшырды.
Идарә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл эшчеләренә тыныч тормыш өчен, балаларның көләч йөзләре өчен,без, сугыштан соң туган буын, Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белмәвебез өчен рәхмәт белдерә һәм түбән баш ия. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе исегезгә төшерә: язгы ау чоры тәмамлану сәбәпле, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алган бөтен аучылар, ул рөхсәтнамә гамәлдән чыкканчыга кадәр, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны” таблицасын тутырып, ау чоры бетүдән соң 20 көн эчендә, рөхсәтнамә алган урынга җибәрергә.
Мәгълүматларны тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.
Яз килү белән, Татарстан Республикасының Яшел Үзән районының Төньяк Нурлат бистәсендә урнашкан ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нең кыргый хайваннар питомнигында яшәүче хайваннар үрчү чорына әзерләнә башладылар. Ана мараллар бик актив яшел үлән ашыйлар – аларга тиздән “татар” маралларының яңа буынын табар вакыт җитә. Кыргыйлану программасын үтүче куяннар, бер-берсе артыннан актив йөрешәләр, яки ана куян өчен сугышалар. Узган ел китерелгән байбаклар уяна башладылар. Күп тә үтмәс, барлык табигать шикелле үк, кыргый хайваннар питомнигы да, бер зур балалар бакчасына әйләнер.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе, сезне хайваннар дөньясына якынрак булырга һәм иң мөһиме, балаларга барлык тереклеккә мәхәббәт һәм аңлаучанлык тәрбияләргә өнди.
Хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде. Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды. Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.
Язгы ау чоры дәвам итә. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: аучылык байлыкларына сакчыл караш һәм ау кагыйдәләрен саклау – аучылык фаунасын яшь буын өчен саклау ышанычлыгы.
Сезне билгеләнгән язгы ау режимын саклавыгызны, ә шулай зур биеклектәге каз төркемнәренә мәгънәсез атмавыгызны сорыйбыз. Аның белән сез кошны да ата алмыйсыз, очып үтүче кошларга да республика территориясендә ял итәргә һәм ашарга мөмкинлек бирмисез.
Шулай ук аучылык биләмәләрендә учаклар якканда янгынга каршы чараларны саклагыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның язгы ау чорына рөхсәтнамәләр, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирелә.
Күченүче казларга (сорыдан кала) һәм ата үрдәкләргә язгы ау чоры башланды. аучылык хуҗалыклары һәм Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белгечләре, ау чорында ,кануннар белән билгеләнгән, аучылык байлыкларын табу тәртибен һәм нормаларын саклау артыннан сәнәгый тикшерүне һәм дәүләт күзәтүен башкаралар.