Һәвәскәрләр ысулы белән балык тотуның чикләүләре турында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә
“Идел Каспий балык хуҗалыгы бассейны” өчен билгеләнгән балыкчылык Кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, Татарстан Республикасы өчен һәвәскәрлек балыкчылыгына чикләү вакыты 25 апрельдән 10 июньгә кадәр билгеләнде-барлык тоту ( табу) кораллары белән). Искәрмәне, 1 граждан өчен яр буеннан, 2 ыргактан күп булмаган, бер чирткечле яки су төбе кармагы тәшкил итә.
Барлык һәвәскәр балыкчы гражданнарны кануннарны саклауга өндибез.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: иртәгә, 2017 елның 22 апрелендә, Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры ачыла. Ул 1 майны кертеп, 10 календарь көне дәвам итәчәк.
Барлык аучыларны да ау Кагыйдәләрен һәм культурасын, янгынга каршы хәвефсезлек кагыйдәләрен тотуыгызны сорыйбыз. Бер берегезгә ихтирамлы булыгыз. Аучылык җир-суларыннан киткәндә үзегездән калган чүпне җыеп алып китүегезне, ә шулай ук казыган чокырларны күмеп китүегезне сорыйбыз.
Барлык аучыларга да уңышлы ау һәм яхшы ял телибез.
19.04.2017 елны республиканың Спас районындагы Куйбышев сусаклагычы территориясендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе , ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре һәм полиция белән Спасс районы буенча рейд уздырылды.
Рейд барышында Ржавец авылының ике гражданины тоткарланды. Алар хокуксыз балык тоту белән шөгыльләнделәр. Бу очрак буенча тикшерү чаралары алып барыла.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: язгы ау чорында Татарстан Республикасының аерым саклана торган тәбигый территорияләрне саклау режимы белән тәңгәл килеп, аулау түбәндәге территорияләрдә тыела:
комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Ашит”- Әтнә муниципаль районы ( Әтнә аучылык хуҗалыгы);
комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Долгая Поляна”- Тәтеш муниципаль районы ( Тәтеш аучылык хуҗалыгы);
комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Зөя буйлары”- Буа муниципаль районы (Буа аучылык хуҗалыгы, “ Баиковская роща” аучылык хуҗалыгы);
комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Кичке Таң”- Әгерҗе муниципаль районы (Красноборский аучылык хуҗалыгы);
комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Спасс”- Спасс муниципаль районы (Куйбышев аучылык хуҗалыгы);
комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Чатыр Тау”- Азнакай муниципаль районы (ачык аучылык җир-сулары);
комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык “Чистые луга”( “Чиста болыннар”) - Чистай муниципаль районы (ачык аучылык җир-сулары);
региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл “Чуртан тавы”- Тәтеш муниципаль районы (Идел аучылык хуҗалыгы).
Язгы ау чорында аулаганда тотарга кирәкле төп кагыйдәләрне исегезгә төшереп китәбез.
Ауга барганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:
б) ау коралын кулланса, аны саклауга һәм үзе белән йөртүгә рөхсәтнамә;
в) һәркем керерлек аучылык җир-суларында ауларга чыкса, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә;
г) беркетелгән аучылык җир-суларында ауларга чыкса, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә һәм путевка.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның язгы ау чорына рөхсәтнамәләр, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирелә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 15 апрельдән, Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен,Россия Федерациясенең 18.11.2014 елдан 453 номерлы боерыгы белән расланган, Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, балыкларның Уылдык чәчү вакытында сәнәгый ысуллар белән балык тоту тыела!
Барлык сәнәгый балык тоту бүлемтекләре кулланучыларына, барлык сәнәгый балык тоту коралларын, Уылдык чәчү вакытына, бирелгән бүлемтекләрдән, алып торырга кирәк.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 11 һәм 12 апрелендә Идарә , язгы ау чорын ачу сораулары буенча,чыгыш киңәшмәләре уздырды.
Киңәшмәләрдә язгы ау чорында Ау кагыйдәләрен саклауны тикшерү сорауларына, киләсе “Уылдык чәчү”чарасына, ә шулай ук Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә ау хайваннарын саклау һәм үрчетү буенча чаралар уздыруга игътибар юнәлтелде.
Идарә, Татарстанда 2017 елның язгы ау чоры 22 апрельдән алып 1 майга кадәр дәвам итүе турында, хәбәр итә.
Барыгызны да, Ау кагыйдәләре белән билгеләнгән, язгы ау режимын тотуны сорыйбыз.
Чор тәмамланганнан соң, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамәдә күрсәтелгән соңгы ау вакыты тәмамланган көннән алып, 20 көн эчендә рөхсәтнамә алган урынга җибәрегез.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде. Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды. Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.
Бүген Кукмор шәһәрендә хокук тәртибе һәм канунчылык буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшмәсе Комитетының чыгу утырышы узды. Анда “Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексының 7.3. һәм 8.1. мәддәләренә үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы канун проекты каралды. Шунда Идарә башлыгы Федор Сергеевич Батков чыгыш ясады.