ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Февраль акрын агымлы һәм йомык сулыкларда яшәүче балыкларның  еш һава җитмәүдән үлүе белән үзенчәлекле.  Аннан башка бу хәл Идел, Кама, Вятка һәм башка зур елга култыкларында да килеп чыга. Аеруча озак салкыннардан соңгы чорлар бик куркыныч. шуңа күрә  Татарстан Республикасының аерым саклана торган табигый территорияләрнең белгечләре, хәзер тыюлыклар һәм табигый һәйкәлләр териториясендә бозны тишәләр һәм алырны сакларга тырышалар

Республика халкы, без сезне дә бу кирәкле һәм мөһим эшкә катнашырга өндибез. Әгәр дә сезнең яши торган җирегез янында буа, күл яки башка  акрын агымлы сулык булса, бозны тишеп, аны печән белшән каплап куярга кирәк. Киләчәктә бу процедураны тагын кабатлап булса  бик әйбәт булыр иде. Шулай итеп балыкларга һәм сулыкның башка яшәүчеләренә кислород керер, алар исән калырлар һәм инде киләчәктә ул сулык сезне яхшы балык тоту, матурлыгы һәм фауна байлылыгы белән куандырыр.


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 1-5 мартларында “ Балыкчы. Аучы” исемле  11 нче махсус күргәзмә  үтәчәк.

Оештыручы: ААҖ “ Казан ярминкәсе”. Уздыру урыны: Казан, Оренбург тракты,8, “ Казан ярминкәсе” Күргәзмә Үзәге.

Сезне күргәзмәгә килергә һәм анда катнашырга чакырабыз. Барлык тәкъдимнәр белән  киләсе контактлар буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: тел./факс: +7 (843) 570-51-26, кызу элемтә: +7 (843) 570-51-11; e-mail: d9@expokazan.ru.

       Күргәзмәнең тематик бүлекләре:  

Балык тоту җиһазы

Балыкчылар һәм аучылар өчен яак  һәм өс иеме

Балыкчылык һәм аучылык өчен махсус транспорт чаралары

Аучылык, балыкчылык һәм туризм өчен кирәк-яраклар

Оптика, приборлар, җиһазлар

Таксидермия

Аучылар һәм балыкчылар өчен сувенирлар.

Аннан башка төрле җитештерүчеләрдән балык һәм киектән эшләнгән төрле затлы ризыклар булачак.  Авторлык сызыгына керә торган  ау пычаклары, капкыннар, алдавыч сыбызгылар һәм башка ау кирәк-яраклары. Тере кыргавылларны, лачыннарны һәм беркетләрне күрергә мөмкин булачак.

Бу чара аучылык-балыкчылык әйберләрен сату урыны гына түгел, бәлки ихтыяҗлары бер булган дусларның аралашу урыны булып та килергә мөмкин.


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде.  Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр  итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды.  Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Гыйнвар ахыры, февраль башы  зур песнәкнең “язгы җыр” вакыты. Бу кош беренче булып яңа сезонның тиздән килүе һәм күпчелек каурыйлыларның бала чыгару вакыты турында безгә хәбәр итә. Халыкта кош ояларын апрель ахырында – май башында куярга кирәклеге турында яшәп килгән киңәш, соңгы вакытта искерде. Күп кенә төр кошлар  иртәрәк кайта башлыдылар (сиртмәкойрык, солы чыпчыгы), ә кайберләре безнең якларда кышларга да калалар (миләш чыпчыгы,кызылтүш, тау чыпчыгы һ.б.). Шуңа күрә, сез кошларны бакчагызга, ишек алдыгызга яки башка җиргә ияләштерәсегез килсә, хәзер аны эшләргә иң әйбәт вакыт.  Кошларны ияләндерү урыны кайсы төр яшәү урынына туры килүен интернеттан билгеләгез. Аннары монда нинди төр кошларга уңайлы булуын һәм аларга нинди төр оя кирәклеген билгеләгез. Ояны ничек иртә урнаштырсагыз, аңа шул хәтле зур ихтималлык белән гадәти  зур песнәк һәм йорт чыпчыгы урынына, сайрый торган кош оялаячак.


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Безнең сайтта “Аучылар өчен сораунамә” дигән бүлек барын исегезгә төшереп китәбез.

Сезнең (теләвегез буенча-аноним рәвештә) Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез аларны чишәргә булышачак.

Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне электрон адреска ojm@tatar.ru җибәрегез.


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисабын уздыру дәвам итә. Хисаплау 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча республикада хайваннар саны билгеләнәчәк.

Республикада  хисаплау өчен 1261 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 13279 километр. Хисаплау  пошиларның, кыр кәҗәләренең, кабаннарның ,селәүсеннәрнең, бүреләрнең, төлкеләрнең, чүл төлкеләренең, көзәннәрнең, сусарларның, асларның, тиеннәрнең, куяннарның, көртлекләрнең, суерларның, боҗырларның һәм кыр тавыкларының  санын билгеләргә булышачак.

Хисаплау мәгълүматлары  аучылык байлыкларын табуга лимитлар һәм квоталар, аучылык байлыкларын  тоту нормаларын һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләтлеге нормаларын билгеләгәндә, ә шулай ук аучылык байлыкларының санын көйләү турындагы карарны кабул итү өчен кулланылачаклар.


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.

Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС  булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Гражданнарның  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Казан сулыкларында кышлый торган үрдәкләр турында еш мөрәҗәгать итүләре белән бәйле рәвештә,  шәһәр территориясендә, үзләренең даими кышлауларына очмаган, күп санлы кыр үрдәге калу турында хәбәр итәбез.

Кыр үрдәге төрле яшәү шартларына  җайлышуы белән аерылып тора. Традицион рәвештә куе үсемлекле сулыкларда нигез кора, шәһәр шартларында да яши ала – паркларда , якын-тирә күлләрдә һәм башка сулыкларда.

 Кыр үрдәге  - Россия териториясендә иң күп санлы кыргый үрдәк. Күлләрнең, бөяләрнең, елга үзәнәренең яшәүчесе - кыр үдәге төньяк ярымшарның типик вәкиле. Россия территориясендә кыр үрдәкләренең яши торган табигый чикләре тундра һәм урман массивы арасында  урнашкан. Американың төньяк регионнарында таралган. Кыр үрдәкләренең гомуми яшәү төбәге Төньяк Африка ,Азия( көньякка таба  Месопатамиягә кадәр), Кашмир, Япония һәм Монголия өлешен алып, бөтен Европа буйлап таралган. Кыр үрдәге Европаның көнбатыш өлешендә, Индиядә, Африкада, россиянең  көньяк диңгезләрендә, Урта диңгездә кышлый. Елның салкын вакытында, туңмый торган сулыклар булган җирдә. Кайбер кошлар үзләренең оялау урыннарын  ташламыйлар һәм җылы якларга очып китмиләр. Шулай ук кайбер очракта кыр үрдәкләре  кышка шәһәрләрдә калалар ( башка төр үрдәкләргә караганда күпкә ешрак). Еш кына, аеруча җылы кышларда, ерак түгел генә китәләр – Каспий һәм Кара даңгезләргә, Европаның көнбатыш районнарына. Кошларның  җылы якларга күпләп очып китүләре октябрь аена туры килә.

Казанда яшәп калган үрдәкләр, үзләренә гадәти сулыкларны ташлап китәргә җыенмыйлар. Кошлар шулай ук кешеләргә дә ияләнделәр,ә ризык табу, кыргый табигатькә караганда,  шәһәрдә җиңелрәк тә булып чыкты. Әле ун ел элек кенә, үрдәкләрне  шәһәр сулыклары территориясендә күпләп җәй көне генә очратырга мөмкин иде, ә кыш көне бик сирәк. Шәһәрдә яшәүче  кыр үрдәкләре,әкренләп аларга яңа булган яшәү тирәлегенә күнектеләр,  һәм берничә ел элек булган могҗиза, хәзер кагыйдә булып калды: үрдәкләр шәһәрдә яши башладылар. Алар шәһәрнең катмый торган сулыкларында җыелалар һәм  кешеләр бирә торган ризыкны ашап, уңышлы гына кышлыйлар. Мондый хәл  Россиянең күп кенә шәһәрләрендә күзәтелә, шул санда Урал һәм Себер регионнарында. Шуның белән бәйле рәвештә, халыкка үрдәкләрнең хәле турында кайгыртмаска һәм аларны өстәмә ашатуда актив катнашырга өндәп мөрәҗәгать итәбез.


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез,  Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында “ Халык контроле” дигән бүлек бар. Хәзер анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында ( административ канун бозу очраклары – ишкәкле көймәгә ятьмә кую,транспорт чарасын кулланмыйча һ.б.), ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр  итәргә мөмкин.


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

2017 елның 1-5 мартларында “ Балыкчы. Аучы” исемле  11 нче махсус күргәзмә  үтәчәк.

Оештыручы: ААҖ “ Казан ярминкәсе”. Уздыру урыны: Казан, Оренбург тракты,8, “ Казан ярминкәсе” Күргәзмә Үзәге.

Сезне күргәзмәгә килергә һәм анда катнашырга чакырабыз. Барлык тәкъдимнәр белән  киләсе контактлар буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: тел./факс: +7 (843) 570-51-26, кызу элемтә: +7 (843) 570-51-11; e-mail: d9@expokazan.ru.

       Күргәзмәнең тематик бүлекләре:  

Балык тоту җиһазы

Балыкчылар һәм аучылар өчен яак  һәм өс иеме

Балыкчылык һәм аучылык өчен махсус транспорт чаралары

Аучылык, балыкчылык һәм туризм өчен кирәк-яраклар

Оптика, приборлар, җиһазлар

Таксидермия

Аучылар һәм балыкчылар өчен сувенирлар.

Аннан башка төрле җитештерүчеләрдән балык һәм киектән эшләнгән төрле затлы ризыклар булачак.  Авторлык сызыгына керә торган  ау пычаклары, капкыннар, алдавыч сыбызгылар һәм башка ау кирәк-яраклары. Тере кыргавылларны, лачыннарны һәм беркетләрне күрергә мөмкин булачак.

Бу чара аучылык-балыкчылык әйберләрен сату урыны гына түгел, бәлки ихтыяҗлары бер булган дусларның аралашу урыны булып та килергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International