2017 елның 8 гыйнварында Свердловск өлкәсендә«Холзан» исемле кыргый кошларны күзәтү һәм торгызу Үзәгендә лачынчылар очрашуы узды. Бу чараны питомникның директоры Олег Анатольевич Светлицкий оештырды. Аңа питомник хезмәткәрләре булышты: биология фәннәре кандидаты Руслан Салимов һәм биорепеллентатор Артем Ткаченко. Очрашуда киләсе лачынчылар катнаштылар: Дмитрий Яско( Чиләбе өлкәсе, Югары Урал шәһәренең ау белгече) һәм Дмитрий Бородай(Печора - Екатеринбург). Фотограф урынына профессиональ юрист Ринат Мухаметзянов (Казан) чыкты.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүген, 2017 елның 18 гыйнварында, “Татар- информ”мәгълүмат агентлыгында дәүләт аучылык тикшерүе һәм ау хайваннары санын хисаплауны уздыру соравы буенча пресс-конференция узды . Конференциядә бүлек башлыклары Чиспияков Р.Э. һәм Мутахаров Р.М. катнаштылар. Конференция барышында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирделәр.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Алексеевск районы буенча 1нче хөкем участогының хакиме карары белән, Б. гражданины, Россия Федерациясенең Җинаятьләр Кодексының 256 маддә 1 нче бүлек “б” пункты белән каралган җинаять эшендә (Биологик су байлыкларын хокуксыз табу( тоту)) гаепле дип танылды һәм 6 ай вакытына төзәтү эшләре һәм эш хакыннан 5% дәүләт кеременә тотып калу рәвешендә җәза бирелде һәм биологик су байлыкларына китерелгән зыянны каплау өчен 2520 сум штраф салынды.
Гражданин Б., Кама елгасы сулыгында “Речное” авылы янында, моторлы көймә ярдәмендә, ятьмә куйды, аннан соң кергән балыкны җыеп алды. Барлыгы 300 данә иде, шул санда 6 данә чөгә балыгы.
Хөрмәтле гражданнар! «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә сезгә Идарәдә коррупция чагылышлары турында сорау-анкеталаштыру узарга тәкъдим итәбез.
Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек эффективлыгын күтәрергә,ә шулай ук Идарәнең вазыйфаи затлары арасында коррупция чагылышларын булдырмау максаты белән өлгер чаралар кабул итәргә булышачак.
Безгә сезнең шәхси фикерегезне белү мөһим!
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында “ Халык контроле” дигән бүлек бар. Хәзер анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында ( административ канун бозу очраклары – ишкәкле көймәгә ятьмә кую,транспорт чарасын кулланмыйча һ.б.), ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин.
Республика халкының исенә төшереп китәбез, киләчәк бәйрәмнәр кошлар өчен көчле сынау булып килә, иң элек вак чыпчыксыманнар – песнәкләр,купшыллар, сары чыпчыклар,яшел чыпчыклар, киндер чыпчыклары өчен. Бер яктан каты салкыннар килә, икенче яктан – пиротехника куллану кошлар өчен өстәмә стресс була.
Шуның белән бәйле рәвештә, сезне кошлар өчен җимлекләр ясарга өндибез. Җимлекләр эленеп куела торган булса әйбәтрәк, чөнки андыйларга каргалар белән күгәрченнәр керә алмыйлар. Кошларны песиләрдән саклау өчен, җимлекләрне җирдән шактый биеккә эләргә кирәк. Җимлекләрне орлык ( тары, солы, арпа) белән ит кисәкләрен ( тавык тиресе, май, вак сөякләр) кушып тутырырга була. Күп кенә кошлар көнбагыш орлыкларын яраталар. Аны бирер алдыннан яссыландырырга кирәк. Песнәкләр өчен җептә тозланмаган туңмайны элеп куярга була.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.
Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.
Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз.
Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча,Татарстан Республикасының теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки бирелә.
Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография.
Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.
*** РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары:
- Кремлевский ур., 8 йорт;
- Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт;
- Карл Маркс ур., 44 йорт;
- Пушкин ур., 20 йорт;
- Пушкин ур., 9/51 йорт;
- Пушкин ур., 8 йорт;
- Париж Коммунасы ур., 6 йорт;
- Шоссейный ур.,22а йорт;
- Татарстан ур., 52 йорт;
- Черноморский ур., 3 йорт;
- Чистай ур., 11 йорт;
- Чистай ур., 61а йорт;
- Декабристлар ур., 102 йорт;
- Декабристлар ур., 191 йорт;
- Ямашев проспекты, 79 йорт;
- Ямашев проспекты, 82 йорт;
- Блюхер ур., 81а йорт;
- Мусин ур., 68 йорт;
- Гагарин ур., 103 йорт.
Яр Чаллы шәһәре:
- Рәис Беляев проспекты, 13 йорт;
- Тынычлык проспекты, 24е йорт;
- Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт;
- Чулман ур.,36 йорт;
- Шамиль Усманов ур.,80 йорт;
- Яр Чаллы проспекты,47 йорт;
- Сарман юлы, 52 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 1 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт.
Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 1 гыйнвар көнендә Татарстан Республикасы территориясендә ау хайваннарына кышкы маршрут хисабын уздыру башланды. Ау хайваннарына кышкы маршрут хисабын уздыру эшен башлау алдыннан, хисаплау маршрутлары билгеләнгән схема әзерләнде. Эшне төгәлләү өчен, хисапчылар гомуми озынлыгы 13279 километр тәшкил иткән 1261 маршрут узарга тиеш.
Машрутта кырдагы хисаплау эшләре, кардагы хайваннар эзен санау һәм күргән кошларны теркәү юлы белән алып барыла.
Хисаплау пошиларның, кыр кәҗәләренең, кабаннарның, селәүсен-нәрнең, бүреләрнең, төлкеләрнең, чүл төлкеләренең, сусарларның, көзәннәрнең, асларның, тиеннәрнең, куяннарның, боҗырларның, көртлек-ләрнең, суерларның һәм кыр тавыкларының санын билгеләргә мөмкинлек бирә.
Хисаплау нәтиҗәләре аучылык байлыкларын тоту лимитларын һәм нормаларын, аучылык байлыкларын тоту һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләтлеге нормаларын билгеләү, ә шулай ук аучылык байлыкларын тотуга чикләүләр кертү өчен кулланачак.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе коллективы исеменнән һәм шәхси үземнән Сезне киләчәк 2017 ел белән котлыйм!
Киләчәк ел уңышларга һәм казанышларга мул булсын, билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачсын!
Сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз гел яныгызда булсыннар, өегездә җылылык, мәхәббәт һәм аңлашулылык яшәсен!
Хәерле Яңа ел Сезгә, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яхшы кәеф һәм теләкләр үтәлүе!
Иң изге теләкләр белән, Идарә башлыгы Ф.С.Батков
Рейд чараларын уздыру барышында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы “Дикая ферма” аучылык биләмәләре территориясендә Идарә хезмәткәрләре белән машинада өч гражданин тоткарланды. Алар Идарә хезмәткәрләренең кирәкле документларны күрсәтү таләпләренә буйсынмадылар. Бу очрак буенча хаким белән, өстә әйтелгән гражданнарга карата, аларны аулау мөмкинлегеннән бер елга мәхрүм итү аша, административ җаваплылыкка тарттыру турында хөкем карарлары чыгарылды.