ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республкиасы Министрлар Кабинетының  10.08.2012 елдан 676 номерлы  “Татарстан Республикасының  “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасын эшләтү чикләрендә, гражданнарның, дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзалары һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә  әгъзаларының үзара электрон бәйләнеше ”турындагы боерыгының яңа басмасы чыгу белән бәйле рәвештә, категорияләр исемлеге кайбер үзгәрешләр кичерде.

3 яңа категория өстәлде:

1) “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)”- гражданнарны  браконьерлык  мәсьәләсе белән көрәшү максаты белән;

2) “ Су объектында киң таралган файдалы казылмаларны хокуксыз табу”- файдалы казылмаларны табу һәм баржаларга тутыру очраклары турында хәбәр итәргә мөмкинлек барлыкка килде;

3) “Парклар һәм скверлар” категориясе, Республикасы “Парклар һәм скверлар” программасына кертелгән  паркларның һәм скверларның хәле артыннан күзәтү өчен кертелә.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле аучылар, Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 22 декабрендә сәгать 10.00,  сәнәгый аучылык инспекторлары кандидатларының белемнәрен тикшерү узачак. Тикшерү Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча урнашкан Идарә бинасында булачак.


16
декабрь, 2016 ел
җомга

Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 31 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә олы пошиларны һәм кыр кәҗәләрен аулау тәмамлана.  Шуның белән бәйле рәвештә,  Идарә, аучыларның пошиларны һәм кыр кәҗәләрен аулауга ябылмаган рөхсәтнамәләре булган очракта, Ау кагыйдәләре белән билгеләнгән вакыт эчендә, барлык рөхсәтнамәләрне ябу турында мөрәҗәгать итә.


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2017 елда Татарстан Республикасы территориясендә кышкы маршрут хисабын уздыруга әзерләнү чикләрендә,  Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 13 һәм 14 декабрьдә  аучылар белән чыгу киңәшмәләре уздырды.

Киңәшмәдә, расланган методика буенча  төзелгән, хисаплау эшенең  күләме һәм тәртибе билгеләнде.

2017 елда хайваннар санын  билгеләү өчен  республика территориясендә 1261 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 13 279 километр.

Хисаплау нәтиҗәләре буенча  17 төр хайванның саны  билгеләнәчәк.

Киңәшмәләрдә   йогышлы авыруларның таралуын булдырмау сораулары каралды. Төп басым  Татарстан Республикасы территоряисендә дөңгызларның африка чумасы авыруының таралмавына ясалды.  Барлык аучыларга да  ветеринария кануннарының  төп кагыйдәләре җиткерелде һәм аучылык байлыкларын авырулардан саклау буенча,  ветеринария- профилактика һәм   эпизоотиягә каршы чараларның  Исемлеге белән расланган таләпләрне үтәмәү өчен җаваплылык билгеләнде

Шулуай ук  сәнәгый аучылык инспекторларының эшчәнлеге анализланды.


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.

Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС  булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.

 Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны  сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен  алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз.

Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча,Татарстан Республикасының теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки  бирелә.

Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография.

Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.

 ***  РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм  теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары:

  1. шәһәре:

- Кремлевский ур., 8 йорт;

- Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт;

- Карл Маркс ур., 44 йорт;

- Пушкин ур., 20 йорт;

- Пушкин ур., 9/51 йорт;

- Пушкин ур., 8 йорт;

- Париж Коммунасы ур., 6 йорт;

- Шоссейный ур.,22а йорт;

- Татарстан ур., 52 йорт;

- Черноморский ур., 3 йорт;

- Чистай ур., 11 йорт;

- Чистай ур., 61а йорт;

- Декабристлар ур., 102 йорт;

-  Декабристлар ур., 191 йорт;

- Ямашев проспекты, 79 йорт;

-  Ямашев проспекты, 82 йорт;

- Блюхер ур., 81а йорт;

- Мусин ур., 68 йорт;

- Гагарин ур., 103 йорт.

 Яр Чаллы шәһәре:

- Рәис Беляев  проспекты, 13 йорт;

- Тынычлык проспекты, 24е йорт;

- Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт;

- Чулман ур.,36 йорт;

- Шамиль Усманов ур.,80 йорт;

- Яр Чаллы проспекты,47 йорт;

- Сарман юлы, 52 йорт;

-  Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт;

- Гидротөзүчеләр ур., 1 йорт;

- Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт. 

Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Республика халкының исенә төшереп китәбез,  киләчәк бәйрәмнәр кошлар өчен көчле сынау булып килә, иң элек вак чыпчыксыманнар – песнәкләр,купшыллар, сары чыпчыклар,яшел чыпчыклар, киндер чыпчыклары өчен. Бер яктан каты салкыннар килә, икенче яктан – пиротехника куллану кошлар өчен өстәмә стресс була.

Шуның белән бәйле рәвештә, сезне кошлар өчен җимлекләр ясарга өндибез. Җимлекләр эленеп куела торган булса әйбәтрәк, чөнки андыйларга каргалар белән күгәрченнәр керә алмыйлар. Кошларны песиләрдән саклау өчен, җимлекләрне җирдән шактый биеккә эләргә кирәк. Җимлекләрне орлык                    ( тары, солы, арпа) белән ит кисәкләрен ( тавык тиресе,  май, вак сөякләр) кушып  тутырырга була. Күп кенә кошлар көнбагыш орлыкларын яраталар. Аны бирер алдыннан  яссыландырырга кирәк. Песнәкләр өчен җептә тозланмаган туңмайны элеп куярга була.


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле аучылар, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 22 декабрь көнендә  сәгать 10.00 сәнәгый аучылык инспекторы вазифасы кандидатларының белемнәрен тикшерү булачак. Тикшерү Идарә бинасында, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресы буенча узачак.


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Халыкара коррупциягә каршы тору көне ООН Генассамблеясе белән игълан ителде һәм ел саен 9 декабрь көнендә билгеләнә.

Бу көнне 2003 елда, кул кую өчен, каррупциягә каршы ООН Конвенциясе ачылды. Документ , аңа кул куйган дәүләтләрне, ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупция керемнәрен юуны  җинаятьчелек дип игълан итәргә йөкли.

Идарәнең эшчәнлек эффективлыгын  күтәрү максаты белән, ә шулай ук Идарәнең вазыйфаи затлары арасында коррупцияне булдырмау максаты белән  кулланылган чараларның өлгерлеге өчен, Идарәдә “Ышаныч телефоны” эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. “ Коррупциягә каршы тору” бүлегендә “Җәмгыятьнең фикерен сорау, анкеталаштыру” уздырыла.

Исегезгә төшереп китәбез,  безнең сайтта “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге бар. Сезнең (теләвегез буенча-аноним рәвештә) Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне ojm@tatar.ru электрон адреска  яки Интернет кабул итү бүлмәсе аша җибәрегез.


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 12 декабрендә сәгать 12.00 алып сәгать 20.00 кадәр Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе белән туры килеп, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә әгъзаларында Бөтен Россия  гражданнарны кабул итү көне уздырыла.

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсендә кабул итү Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча алып барылачак.


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республкиасы Министрлар Кабинетының  10.08.2012 елдан 676 номерлы  “Татарстан Республикасының  “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасын эшләтү чикләрендә, гражданнарның, дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзалары һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә  әгъзаларының үзара электрон бәйләнеше ”турындагы боерыгының яңа басмасы чыгу белән бәйле рәвештә, категорияләр исемлеге кайбер үзгәрешләр кичерде.

3 яңа категория өстәлде:

1) “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)”- гражданнарны  браконьерлык  мәсьәләсе белән көрәшү максаты белән;

2) “ Су объектында киң таралган файдалы казылмаларны хокуксыз табу”- файдалы казылмаларны табу һәм баржаларга тутыру очраклары турында хәбәр итәргә мөмкинлек барлыкка килде;

3) “Парклар һәм скверлар” категориясе, Республикасы “Парклар һәм скверлар” программасына кертелгән  паркларның һәм скверларның хәле артыннан күзәтү өчен кертелә.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Пресс-хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International