ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 2016 елның 1 нче апреленнән Казан, Кәрим Тинчурин 29  адресы буенча, аучылык билетын  бирү һәм гамәлдән чыгару сораулары буенча кабул итү көннәре сишәмбе, пәнҗешәмбе 9.00 алып 13.00 кадәр билгеләнде.


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Югары Ослан районы буенча Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен  файдалануны саклау һәм контрольдә тоту буенча район (районара) бүлегенә хезмәткәр таләп ителә.

Тулы мәгълүмат артыннан (843)2117381 телефоннан яки Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Электрон почта адресы Оksana.Filippova@tatar.ru.


3
июнь, 2016 ел
җомга

5 июнь көнне Дөньякүләм тирә-як мохит көне  билгеләнә. Ул  1972 елда Төп ассамблея белән оештырылды.  Вакытны сайлау, ул көнне  кешене биләп алган тирәлек мәсьәләләре  буенча ООН Конференциясе ачылу белән нигезләнгән. (Стокгольм, 1972 ел).
Шулай  ук 5 июнь көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Россия экологлары да билгели. Ул боерыкка РФ Президенты Владимир Путин 2007 елның 21 июнь  көнендә имза куйды.

 Беренче тапкыр Экологлар көне 2008 елда билгеләнде.

Бу бәйрәмнең Россиядә барлыкка килүе барлык дәрәҗәдәге дәүләти тагигать саклау оешмаларының, башка экологик оешмаларның һәм табигатьне һәм тирә-якны саклауга өлеш керткән барлык кешеләрнең һөнәри эшчәнлекләренең мөһим булуын ассызыклап үтә.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе коллегаларын Дөньякүләм тирә-як мохит көне һәм һөнәри бәйрәм Экологлар көне белән тәбрикъ итә. Сезгә саулык-сәламәтлек, бу авыр эштә уңышлар һәм күп мөһим казанышлар телибез!


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Юлларга һаман ешрак зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яраланалар. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр.

Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә  яшьлек пошилар,  буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм  тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына  алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта  кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга.

Моның барысы бергә  юл вакыйгаларының  шундый кайгылы статистикасын бирә, ә аларның  нәтиҗәләре гел җитди була. Зур пошиның уртача авырлыгы 350 – 400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган машинаның андый зурлыктагы объект белән бәрелешүе хайванның һәлак булуы яки яралануы белән тәмамлана, ә яралану  кыргый табигатьтә  һәлак булуга тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аның пассажирларына андый очрашулар  яраланулар белән тәмамлана, ә аерым очракта  кешеләр һәлак булырга да мөмкин. Еш кына машинага “ясап булмый” торган дәрәҗәгә хәтле зыян тияргә мөмкин.

Кызганычка каршы, юл эшчеләре , урман аша үтә торган юллардагы, хәвефле урыннарны койма белән тотып алмыйлар, шуңа күрә  ул пошиларның нигезсез һәлак булуына китерә.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне, аеруча урман аша үтә торган, юлларда һәм караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игьтибарлы булырга өнди.

Бу авыр булмаган кагыйдәләрне саклау, кайгылы нәтиҗәләрне булдырмаска булышачак.


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: май аенда Идарә белән 142 аучылык билеты бирелде.


31
май, 2016 ел
сишәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша  теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук  дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм  коррупция  очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.

“Аучылык  һәм аучылык байлыкларын саклау һәм  аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең  21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм  федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны  шәхси Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет  адресы буенча гына алырга була.


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Кичә, 2016 елның 29 май көнендә Казан православ мәхәлләсенең Балык Бистәсе өлкәсенең Масловка авылында урнашкан,  Апостол һәм инҗилче Иоан Богослов  гыйбадәтханәсендә “Аучылар һәм балыкчыларның изге химаячеләре соборы” иконасын алып килү һәм изгеләндерү чарасы узды.

 Чарада Татарстан Республикасының Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Валеев И.Г., Татарстан Республикасының  Алексевск муниципаль районы башлыгы Козонков В.К., “ Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге директоры Семенов Л.Л. һәм Идарә башлыгы урынбасарыМатвев Ю.Б., ә шулай ук аучылар һәм балыкчылар катнаштылар.

“Аучылар һәм балыкчыларның изге химаячеләре соборы” иконасы күптән түгел генә барлыкка килде, ләкин аучылар һәм балыкчылар элеккедән үк  изгеләргә мөрәҗәгать иттеләр. Ул изгеләр суда батудан, каты салкыннарда өшүдән коткарып калганнар,  югалганнарга юл күрсәткәннәр, давыллардан вакытында яклап калганнар, бай табыш биргәннәр.

2005 елда Мәскәү һәм бөтен Рус мөкатдәс Патриархы Алексий Икенче Рус аучылар клубы соравы буенча “Аучылар һәм балыкчыларның изге химаячеләре соборы” иконасын язуга фатиха бирде.


27
май, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 25 маеннан алып 26 маена кадәр Идарә хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән бергә  һәм “ТНВ” каналы журналистлары катнашында, Уылдык чәчү” чарасы чикләрендә, Куйбышев сусаклагычының сулык мәйданында рейд уздырдылар. Чараларда 1 катер КС, 4 көймә катнаштырылды, 12  Идарә хезмәткәре,  4 иҗтимагый инспектор һәм 7 полиция һәм ОМОН хезмәткәре катнашты. Рейд барышында биологик су байлыкларын хокуксыз табу очрагы ачыкланды. Спасс  районы торучысының моторлы “Казанка-2М” көймәсеннән 1336 данә төрле балык алынды. Хәзерге вакытта бу очрак буенча  полиция хезмәткәрләре белән, РФ Җинаятьләр кодексының 256 маддәсе  буенча  җинаять эшен ачу өчен, тикшерү эшләре алып барыла. Шулай ук  рейд барышында 103 ташланган тоту коралы( ятьмәләр)  җыелды.


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Яз башлану белән, Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы  Төньяк Норлат поселогы каршында урнашкан ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”ндә торучы хайваннарның  үрчү чорына әзерлек башланды.

Ана мараллар яшел үлән ашыйлар  - аларга тиздән “татар” маралларының яңа буынын табасы бар.

Кыргыйлану программасын үтә торган  куяннар, бер берсе артыннан йөриләр яки ана куян өчен ярышалар.

Узган елны алып кайтылган байбаклар уяна башладылар. Тиздән  кыргый хайваннар питомнигы зур гына бер балалар бакчасына әйләнәчәк.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе Сезне хайваннар дөньясына якынрак булырга, һәм иң мөһиме балаларга барлык  терелеккә карата аңлау һәм мәхәббәт  тәрбияләүгә өнди.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International