ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Юлларга һаман ешрак зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яраланалар. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр.

Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә  яшьлек пошилар,  буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм  тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына  алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта  кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга.

Моның барысы бергә  юл вакыйгаларының  шундый кайгылы статистикасын бирә, ә аларның  нәтиҗәләре гел җитди була. Зур пошиның уртача авырлыгы 350 – 400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган машинаның андый зурлыктагы объект белән бәрелешүе хайванның һәлак булуы яки яралануы белән тәмамлана, ә яралану  кыргый табигатьтә  һәлак булуга тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аның пассажирларына андый очрашулар  яраланулар белән тәмамлана, ә аерым очракта  кешеләр һәлак булырга да мөмкин. Еш кына машинага “ясап булмый” торган дәрәҗәгә хәтле зыян тияргә мөмкин.

Кызганычка каршы, юл эшчеләре , урман аша үтә торган юллардагы, хәвефле урыннарны койма белән тотып алмыйлар, шуңа күрә  ул пошиларның нигезсез һәлак булуына китерә.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне, аеруча урман аша үтә торган, юлларда һәм караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игьтибарлы булырга өнди.


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: балыкларның табигый үрчү өчен шартлар тудыру, аларны саклау һәм   рациональ куллану максаты белән Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм аларның бассейн сулыкларында,               “Хайваннар дөньясы турында”гы Федераль Канунның 5, 6, 6.1. маддәләре белән, “Балыкчылык турында һәм  биологик су байлыкларын саклау турында”гы  Федераль Канунның 43.1. маддәсе белән, ә шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы миистрлыгының  18.11.2014 елдан 453 номерлы “ Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балык оту Кагыйдәләрен раслау турында”гы  боерыгы белән кулланып  Татарстан Республикасында 2016 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр “Уылдык чәчү” исемле комплекслы өлгер-профилактик операция уздырылды.

“Уылдык чәчү-2016” операциясен уздыруга  чакырылган тикшерүче әгъзалар белән , Татарстан Республикасында 2016 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр, 1663 зат административ җаваплылыкка тарттырылды, браконьерлык очраклары буенча  34 җинаять эше ачылды, 3115 хокуксыз тоту коралы( ятьмәләр) тартып алынды ( 2015 елда шул ук вакытта 1056 зат административ җаваплылыкка тарттырылды, браконьерлык очраклары буенча  33 җинаять эше ачылды, 2224 хокуксыз тоту коралы( ятьмәләр) тартып алынды).

ТР муниципальарының административ комиссияләре белән,биологик су байлыкларын тиешле булмаган урында сату өчен,  53 зат административ җаваплылыкка тарттырылды.

Идарәнең биологик су байлыкларын  саклауга һәм рациональ куллануга, күл-елга балыгын тотуга хокуклы булган эшкуарларның һәм  хокукый затларның эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә, ә шулай ук язгы-җәйге чорда  браконьерлык очракларын булдырмауга юнәлтелгән эшчәнлеге дәвам итәчәк.


17
июнь, 2016 ел
җомга

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша  теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук  дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм  коррупция  очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.

“Аучылык  һәм аучылык байлыкларын саклау һәм  аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең  21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм  федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны  шәхси Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет  адресы буенча гына алырга була.


16
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Безнең сайтта “Аучылар өчен сораунамә” дигән бүлек барын исегезгә төшереп китәбез. Сезнең (теләвегез буенча-аноним рәвештә) Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне электрон адреска ojm@tatar.ru җибәрегез.


15
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе  хәбәр итә: бүген  комплекслы өлгер-профилактика  чарасы “Уылдык чәчү-2016” тәмамлана. Ул  Идел –Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен, Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18.11.2014 елдан 453 номерлы боерыгы белән расланган,  Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, Татарстан Республикасында 2016 елның15 апреленнән алып 15 июненә кадәр уздырылды. Уылдык чәчү вакытында, сәнәгый ысуллар белән балык тоту  тыелган иде!

Чараны уздыру  биологик су байлыкларын  саклауга һәм рациональ куллануга, күл-елга балыгын тотуга хокуклы булган эшкуарларның һәм  хокукый затларның эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә, ә шулай ук язгы-җәйге чорда  браконьерлык очракларын булдырмауга юнәлтелгән иде.


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Югары Ослан районы буенча Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен  файдалануны саклау һәм контрольдә тоту буенча район (районара) бүлегенә хезмәткәр таләп ителә.

Тулы мәгълүмат артыннан (843)2117381 телефоннан яки Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Электрон почта адресы Оksana.Filippova@tatar.ru.


10
июнь, 2016 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе  хәбәр итә: 10 июнь көнне  һәвәскәр балыкчылар өчен,балык тотуны тыю вакыты( уылдык чәчү вакыты) тәмамлана.

Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен,  Россия Федерациясе Аучылык хуҗалыгы Министрлыгының 2014 елның 18 ноябреннән 453 боерыгы белән расланган, Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп.

Татарстан Республикасында биологих су байлыкларын  тотуны тыю вакытлары:

25 апрельдән 10 июньгә кадәр ( кертеп)- яр буеннан, бер кешедә  2 ыргактан күп булмаган,бер калкавыч яки су төбе кармагыннан кала,  барлык тоту кораллары белән.


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе  хәбәр итә: бүген, 2016 елның 9 июнь көнендә, Идарә белән Тәтеш муниципаль районның 10.7 тыс.га мәйдандагы ачык аучылык җир-сулары территориясенә  карата аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион уздырылды.

Аукцион  нәтиҗәләре буенча ҖЧҖ ”Тарханы” җинүче булып танылды.


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 2016 елның 1 нче апреленнән Казан, Кәрим Тинчурин 29  адресы буенча, аучылык билетын  бирү һәм гамәлдән чыгару сораулары буенча кабул итү көннәре сишәмбе, пәнҗешәмбе 9.00 алып 13.00 кадәр билгеләнде.


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International