ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
31.03.2015 елда Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсендә иҗтимагый киңәшмәнең утырышы уздырылды. Киңәшмәнең көн тәртибендә Татарстан Республикасы территориясендә балык тоту бүлемтекләренең исемлеген тикшерү һәм Татарстан Республикасы территориясендә 2015-2016 еллардагы ау чорына кабан,кондыз, байбак һәм сусар  өчен тотарга мөмкин булган, теркәлгән нормативларны   урнаштыру сораулары каралды. Исемлек Идарә карамагындагы Иҗтимагый киңәшмәнең күпчелек әгъзаларының тавышы белән якланды

31
март, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә, апрельнең 3нче шимбәсеннән ( 2015 елның 18 апреленнән) Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры ачылачак һәм 2015 елның 27 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Ау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүне күз алдында тотып, язгы ауның төп кагыйдәләрен исегезгә төшерәбеә:

Язгы  ау объектлары:

казлар (сорыдан башка);

ата үрдәкләр;

тәлләтәвеч;

көртлек;

суер.

 

Ау кагыйдәләренә, язгы ау чорында соры казларны аулау  бүлегенә үзгәрешләр кертүне күз алдында тотып, аларны башка төр казлардан аеру билгеләренә  аерым игътибар итәргә киңәш бирәбез. Шулай ук исегезгә төшереп китәбез, пискулька ( иң кечкенә соры каз) Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән һәм аны аулау тыела.

Казларны  кыяфәте һәм тавыш билгеләре буенча аеру өчен, аларның төп билгеләрен Идарәнең рәсми сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмәт” бүлегендә, “ Ау кагыйдәләре” өстәмә битендә    китерәбез.

 Ауга барганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

а) аучылык билеты;

б) ау коралын кулланса, аны саклауга һәм үзе белән йөртүгә рөхсәтнамә;

в) һәркем керерлек аучылык җир-суларында ауларга чыкса, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә;

г) беркетелгән аучылык җир-суларында ауларга чыкса, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә һәм путевка.

Ау, аучылык байлыкларын тотуга бирелгән рөхсәтнамәдә күрсәтелгән,  тоту нормалары эчендә булдырыла. Татарстан Республикасы территориясендә яз көне  1 көнгә түбәндәге нормалар билгеләнде:

каз – 2 баш;

ата үрдәк – 3 баш;

тәлләтәвеч – 3 баш.

 

 Хəвефсезлекне булдыру максаты белән,  аулаганда түбәндәге кагыйдәләрне тотарга кирәк:

-    ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китәргә;

- “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка атмаска;

- электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга атмаска;

- атучылар сызыгы буйлап атмаска; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда).

- информацион билгеләргә, шул санда юл билгеләренә, юл йөрү билгеләренә, чик билгеләренә, реклама стендларына,ә шулай ук махсус информацион билгеләргә һәм аларның терәкләренә,торак һәм кеше тормый торган биналарга атмаска;

 

 Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:  

-   ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны, табигый афәтләр вакытында, янгыннан яки ташкыннан качканда, ризык булмаган вакытта, сулыклар аша чыкканда, ау хайваннарын тоту;

- язгы ау чорында каурыйлы кошларны, җыеп алудан башка, куып тоту, эзләп табу, эзләү һәм( яки) табу өчен төрле йөзү чараларын куллану; 

 -ятьмәләр һәм ятьмәләрдән, элмәкләрдән ясалган бүтән тоту җайланмалары куллану;

 - кешегә зарар китерә ала торган, саплы җәяләрне, сакка куйган ату, пневматик һәм ыргыту коралларын, сөңгеләрне,ыргакларны, ау базларын һәм башка үзтоткычлар куллану ;

-элмәкләр куллану;

- төрле үзтоткычлар  куллану;

- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;

-  төрле ут чараларын куллану;

-  хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;

- транспорт һәм төрле очу машиналарын куллану;

- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.

Аулаганда түбәндәгеләр тыела:

-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук  кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;

- каурыйлы кошларны аулаганда, сырлы озын көпшәле  ату коралы һәм  сырлы көпшәле катнаш ату кораллары куллану;

- каурыйлы кошларны аулаганда, 5 миллиметрдан зурырак булган вакланма яки пуля белән тутырылган, шома көпшәле ату коралы куллану;

- урнаштырылган тәртиптә ау коралына кертелмәгән  корал куллану;

- пневматик ау коралын куллану.

Аулау түбәндәге очракларда тыела:

-язгы уеннар чорында тәләттәвечкә;

- язгы уеннар вакытында суерны кертмичә,  мөнəсəбəтле язгы ау чорында;

- яраланган кошларны эзләп табу һәм алып килү өчен кулланыла торган этләрдән башка, ау этләрен, кошларын кулланып, язгы ау чорында каурыйлы кошларга;

- язгы ау вакытында үрдәкләрнең, суерларның, көртлекләрнең ана кошларына;

- язгы ау вакытында боҗырларга, камыш тавыгына, кашкабашка, соры казларга;

 

 

Язгы ау вакытында казларны аулау түбәндәге очракларда тыела:

- елгаларда, күлләрдә һәм сусаклагычларда, һәм алардагы утрауларда;

- Идел, Кама, Ак елга, Вятка елгаларының һәм алардан оештырылган сусаклагычларының су кырыеннан 200 метрдан ким аралыкта.

 

Российской Федерациясенең яки аның субъектының Кызыл китабына кертелгән  ау кошларын һәм хайваннарын тоту тыела.

Аучылык байлыкларын саклау максаты белән, аулаганда

- хайваннарның бала чыгара торган урыннарын бетерү (оялар, өннәр);

- үсемлекләрне яндыру тыела.

 

Исегезгә төшерәбез! Хокуксыз табылган хайваннар һәм ау продукциясе, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары  белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.


30
март, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе, хайваннарның кышкы хисаплавына багышланган,                   “ Мин-эзтабар” исемендәге балалар иҗаты бәйгесендә катнашты. 

Тәкъдим ителгән эшләр Түбән Кама шәһәренең « Балалар экология-биология үзәге», 22 нче гимназии, 34 нче гимназия-интернат, 25 нче гимназия,  2нче урта мәктәп, 25 нче гимназия, 29нчы мәктәп, 2 нче гимназия, 7нче мәктәп, 26нчы мәктәп, 10 нчы мәктәп, 12 нче мәктәп укучылары белән эшләнде.

 

Рәсемнәр бәйгесе «Җәнлекләр сукмагы» 10 яшьтән олыраклар категориясендә:

1 урын Шайхутдинова Аделина «Төлке белән беренче очрашу» («Балалар экология-биология үзәге» укытучысы Шульга Г.А.)

2 урын Леонов Игорь «Ата кабан» («Балалар экология-биология үзәге» укытучысы Ситдикова А.З.), Гайнутдинова Диана «Тыюлык» («Балалар экология-биология үзәге» укытучысы Шульга Г.А.)

 3 урын Ломова Ольга «Бурсык урманда» («Балалар экология-биология үзәге» укытучысы Шульга Г.А.), Жулина Анастасия «Көтелмәгән очрашу» («Балалар экология-биология үзәге» укытучысы Юганова В.Ю.) , Бадретдинова Алина « Аюлар наратлыкта» 33 нче мәктәп  («Балалар экология-биология үзәге» укытучысы Шульга Г.А.) 

10 яшькә кадәргеләр категориясендә:

1 урын Попова Александра «Урман хайваннарын өйрән» 12нче мәктәп («Балалар экология-биология үзәге» укытучысы Сотникова О.С.)

2 урын Абдуллин Альфред «Аю эзләре» 26нчы мәктәп (укытучы Симачкова Л.М.)

3 урын Камалиев Нияз «Җәнлекләр сукмагы» 29 нчы мәктәп (укытучы Царева Е.В.),

Хайваннар артыннан күзәтү иншалары бәйгесе «Искиткеч янәшәдә»

1 урын Сафронова Полина «Боланмы, әллә пошимы?» 29 нчы мәктәп (укытучы Курбангалина Т.В.)

2 урын Шумилова Вера «Кызыклы очрашу» 22нче гимназия (укытучы Минуллина Л.З.)

3 урын Московкин Иван «Кышкы эзләр» 29 нчы мәктәп (укытучы Камалетднова Г.Р.)

 

Эшләнмәләр бәйгесе «Яраткан җәнлек»

1 урын Нафиков Булат Айратович «Кабан урманда» 10 нчы мәктәп (укытучы  Шакурова И.И.)

2 урын Бажанов Артур «Кышкы урманда» 26 нчы мәктәп (укытучы Быстрова С.В.)

3 урын Гильманов Алмаз «Тиен» 26 нчы мәктәп (укытучы Быстрова С.В.) , Шакирова Рената «Тиен» 26 нчы мәктәп (укытучы Быстрова С.В.)

 

Фотографияләр бәйгесе «Кардагы эзләр»

1 урын Гараев Булат «Ак карда ак күгәрчен» МБОУ СОШ № 29 нчы мәктәп ( (укытучы Савельева С.В.),

2 урын Ковалев Даниил «Мин-эзтабар» («Балалар экология-биология үзәге» укытучысы Крылова Е.В.)

 3 урын Долганова Дарья «Кояш баю» 29 нчы мәктәп («Балалар экология-биология үзәге» укытучысы Крылова Е.В.).

 

Тамашачыларга охшаган эшләр өчен аерым дипломнар: Санникова Анастасия «Төлке» («Балалар экология-биология үзәге» укытучысы Шурупова Н.А.), Широбокова Екатерина «Диңгез аръягы кошы» («Балалар экология-биология үзәге» укытучысы Алексеева Е.А.).

 

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе, үз эшләрен тапшырган Түбән Кама шәһәре укучыларына рәхмәт әйтә һәм бәйгене оештырырган өчен «Балалар экология-биология үзәге»нә аерым рәхмәт белдерә.


27
март, 2015 ел
җомга

Хөрмәтле аучылар, 9.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез.

Белемнәрне тикшерү  2015 елның 30 апрель көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.

 Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә.

Документларны кабул итү вакыты:

- 2015 елның 16 мартыннан  башлана;

- 2015 елның 20 апрелендә тәмамлана.

Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш.

Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “ Дәүләт тикшерүе                  (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.


26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

25.03.2015 елда Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсендә, Идарәнең район ( районара) бүлекләре хезмәткәрләре белән, төп эшчәнлек сораулары буенча киңәшмә узды.

 Киңәшмә барышында бу елның 1 кварталдагы эш нәтиҗәләре, кышкы маршрут хисабы нәтиҗәләре каралды, киләчәк “Уылдык чәчү – 2015” чарасына  максатлар куелды, балыкны хокуксыз тоту өлкәсендә коррупциягә каршы канунчылык сораулары каралды, 23.06.2014 елдан № 460 “Керемнәр, чыгымнар, милек һәм милки йөкләмәләр турындагы белешмәнең формасын раслау һәм Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында”гы  Россия Федерациясе Президенты Боерыгы белән тәңгәл килеп, 2014 ел өчен үзенең , ә шулай ук гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, милек һәм милки йөкләмәләре турында мәгълүматларны тапшыру турында әйтелде.


25
март, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә, бүген , 25 март көнне, Идарә иҗтимагый киңәшмәләр ( тыңлаулар) уздырды. Ул киңәшмәдә Татарстан Республикасы территориясендә 2015-2016 еллардагы ау чорында аучылык байлыкларын тоту күләмен нигезләү әсбаплары каралды.

Киңәшмәләр,  дәүләт экология экспертизасын уздыруга  әсбапларны әзерләү өчен хайваннар дөньясы объектларын рациональ куллану максаты белән,  өстә күрсәтелгән  билгеле  хуҗалык эшчәнлегенең тирә-як мохиткә  йогынтысын бәяләү этабы чикләрендә уздылар. 

Тыңлауларда  Татарстан Республикасының муниципаль оешмалар хакимияте, аучылар һәм гражданнар катнашты.

24
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде. Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе

1941 – 1945  еллардагы  Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын бәйрәм итү чикләрендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе белән, аучылык тикшерүе өлкәсендә эшләгән, Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм тыл  хезмәткәрләренең өйләренә барып хәлләрен белү оештырылды. Бу өлкәдә эшләгән ветераннарга азык-төлек белән һәм иҗтимагый – көн-күреш сораулары буенча ярдәм ителде.


20
март, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 2015 елның  язгы ау чоры апрель  аеның 3 нче шимбәсеннән башланачак һәм 10 көн дәвам итәчәк.

Язгы ау аеруча су һәм урман киек кошларына гына алып барыла.

Язгы ау чоры объектларына теләттәвеч, каз, ә шулай ук суерларның, көртлекләрнең һәм үрдәкләрнең ата кошлары керә. Соңгы үзгәрешләр буенча,  язгы ау чорында соры казларны аулау тыела.


19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында, Идарә башлыгы  Федор Сергеевич Батков кул астында, 2015 елның 25 апреленнән алып 10 июненә кадәр уза торган,               “ Уылдык чәчү-2015” исемендәге  комплекслы оператив- профилактик чарага багышланган  яраклаштыру киңәшмәсе  узды.  Бу киңәшмә чикләрендә, күл-елга балыкларын тотуга лицензияләре булган,  юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итү, ә шулай ук язгы-җәйге чорда браконьерлык  очракларын кисәтү турында фикерләр алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International