ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 22.07.2013елдан № 1334-р боерыгы белән тәңгәл килеп, 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын бәйрәм итү чикләрендә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе белән,аучылык тикшерүе өлкәсендә эшләгән, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматлар  эзләнде.

Бу өлкәдә эшләгән ветераннар турында  мәгълүмат безнең рәсми сайтыбызды “ Пресс- служба” бүлегендә, Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы өстәмә битендә урнаштырылды.

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның  гаилә әгъзалары өчен Идарәдә кайнар телефон эшли (843) 211 73 81.

Хәбәрләрне кабул итү  эш вакытында алып барыла (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 -18.00, җомга  9.00 -16.45, тәнәфес 13.00-14.00).


17
март, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе белән, 2015 елга юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне планлаштырылган тикшерүне уздыруның еллык планы белән тәңгәл килеп, март аенда ИП Гайнуллин Р.Р. һәм ООО “ Белка”га карата  тикшерүләр уздырылды. Тикшерү барышында ачыкланган  бозулар буенча  административ материаллар төзелде.


16
март, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе исегезгә төшереп китә: хайваннар дөньясы объектларын рациональ куллану максаты белән, Татарстан Республикасында 2015-2016 еллардагы ау чорында аучылык байлыкларын  тоту күләмен нигезләү әсбапларын әзерләү чикләрендә, 2015 елның  25 мартында сәгать 11, Казан, Кәрим Тинчурин-29 адресы буенча, бу сорау буенча иҗтимагый киңәшмә ( тыңлаулар) уздырылачак.

Барлык теләгән кеше  киңәшүдә катнаша ала.

Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.

13
март, 2015 ел
җомга
Быел республикада хисаплау, ФДБО «Центрохотконтроль» белән эшкәртелгән һәм аның 13.11.2014 елдан № 58 боерыгы белән расланган, методика буенча алып барыла. Узган елдагы хисаплаудан аерылмалы буларак, бу методика буенча  аучылык байлыкларының санын һәм яшәү тыгызлыгын һәрбер аучылык җир-суына карата индивидуаль рәвештә билгеләргә мөмкин булачак.

Хисаплау нәтиҗәләреннән чыгып, Идарә белән лимит кертелгән төрләргә тоту квоталарын һәм лимитларын  билгеләү буенча әсбаплар әзерләнәчәк, ә шулай ук аерым аучылык җир-суларында  аерым аучылык байлыкларын аулауга чикләүләр кертүнең кирәклеге турында карарлар  кабул ителәчәк.


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле аучылар, 9.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез.

Белемнәрне тикшерү  2015 елның 30 апрель көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.

 Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә.

Документларны кабул итү вакыты:

- 2015 елның 16 мартыннан  башлана;

- 2015 елның 20 апрелендә тәмамлана.

Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш.

Мәгълүматның яңаруы артыннан Идарәнең сайтында “ Дәүләт тикшерүе                  (күзәтүе)” бүлегендә “ Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә күзәтегез.


11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде. Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.

10
март, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 4 март көнендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәр хөкеме, ике Яшел Үзән яшәүчесенә карата, “Свияжский” аучылык хуҗалыгында, машина кулланып, куянны хокуксыз аулаган өчен хөкем карары чыгарды. Хөкем, РФ ҖК 64 маддәне кулланып, һәрберсенә дә 50000 мең сум штраф, 3 елга кадәр аулау хокукыннан мәхрүм итү  һәм дәүләт кереме иттереп ау мылтыгы белән патроннарын  тартып алу рәвешендә җәза билгеләде.


6
март, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 2015 елның язгы ау чоры апрельнең 3 нче шимбәсендә башланачак һәм 10 көн дәвам итәчәк.

Язгы ау аеруча су йөзүче һәм урман киек кошларына гына алып барыла.

Яз көне аулау  объектлары булып, теләттәвеч, каз,  ә шулай ук суерларның, көртлекләрнең һәм үрдәкләрнең ата кошлары киләләр.  Соңгы үзгәрешләр белән туры килеп, язгы ау чорында  соры казларны аулау тыела.


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасында аучылык байлыкларынын кышкы маршрут хисабы методикасы белән санау дәвам итә. Ул 2015 елның 15 мартына кадәр дәвам итәчәк. Быел республикада хисаплау, ФДБО «Центрохотконтроль» белән эшкәртелгән һәм аның 13.11.2014 елдан № 58 боерыгы белән расланган, методика буенча алып барыла. Узган елдагы хисаплаудан аерылмалы буларак, бу методика буенча  аучылык байлыкларының санын һәм яшәү тыгызлыгын һәрбер аучылык җир-суына карата индивидуаль рәвештә билгеләргә мөмкин булачак.

Хисаплау нәтиҗәләреннән чыгып, Идарә белән лимит кертелгән төрләргә тоту квоталарын һәм лимитларын  билгеләү буенча әсбаплар әзерләнәчәк, ә шулай ук аерым аучылык җир-суларында  аерым аучылык байлыкларын аулауга чикләүләр кертүнең кирәклеге турында карарлар  кабул ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International