Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: киләчәк язгы ау чорына ау кагыйдәләре белән язгы уеннар чорында тәләттәвечне аулау, суерны кертмичә, язгы уеннар вакытында якынаю юлы белән аулау, һәм ау кошларын яки этләрен кулланып аулау, (искәрмәне яраланган кошларны эзләп табу һәм алып килү өчен кулланыла торган легавыйлар, спаниельләр, ретриверлар гына тәшкил итә) кебек чикләүләр кертелде. Шулай ук ау кагыйдәләре белән башка чикләүләр дә кертелде.
Исегезгә төшерәбез! Хокуксыз табылган хайваннар һәм ау продукциясе, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә яки Россия Федерациясенең кануннары белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.
Билгеләнгән ау тәртибен тотуыгызны сорыйбыз.
Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: язгы ау чорында саклау режимы белән тәңгәл килеп,Татарстан Республикасының аерым саклана торган табигый территорияләрендә аулау тыела:
региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Ашит” - Әтнә муниципаль районы ( Әтнә аучылык хуҗалыгы);
региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Озын Алан” - Тәтеш муниципаль районы ( Тәтеш аучылык хуҗалыгы);
региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Зөя буйлары” - Буа муниципаль районы ( Буа аучылык хуҗалыгы, “ Баик агачлыгы” аучылык хуҗалыгы);
региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Кичке Таң” - Әгерҗе муниципаль районы ( Кызыл наратлык аучылык хуҗалыгы);
региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Спасс” – Спасс муниципаль районы ( Куйбышев аучылык хуҗалыгы);
региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Чатыр-Тау” - Азнакай муниципаль районы ( һәркем керә торган аучылык җир-сулар);
региональ әһәмияттәге комплекслы дәүләт табигый тыюлык “Чиста болын” - Чистай муниципаль районы ( һәркем керә торган аучылык җир-сулар);
региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл “Чуртан тавы” - Тәтеш муниципаль районы ( Идел аучылык хуҗалыгы).
Өстә күрсәтелгән аерым саклана торган табигый территорияләрдә урнаштырылган тәртипне саклавыгызны сорыйбыз.
Хөрмәтле аучылар, 9.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез.
Белемнәрне тикшерү 2015 елның 30 апрель көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.
Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә.
Документларны кабул итү вакыты:
- 2015 елның 16 мартыннан башлана;
- 2015 елның 20 апрелендә тәмамлана.
Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш.
Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “ Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы эксплуатациягә кертелде.
Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.
1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын бәйрәм итү чикләрендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе белән, аучылык тикшерүе өлкәсендә эшләгән, Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм тыл хезмәткәрләренең өйләренә барып хәлләрен белү оештырылды. Бу өлкәдә эшләгән ветераннарга азык-төлек белән һәм иҗтимагый – көн-күреш сораулары буенча ярдәм ителде.