ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Түбән Кама районы буенча бүлек башлыгы Иванов И.П. “Табигать һәм без”исемендәге V Республика  экология мәктәп балалары фестиваленең жюри эшендә катнашты. Ул фестиваль  Түбән Кама шәһәренең Балалар экология-биология үзәгендә узды.


31
март, 2017 ел
җомга

2017 елның 30 март көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Иҗтимагый киңәшмәне утырышы уздырылды. Киңәшмәнең көн тәртибендә киләсе сораулар тикшерелде:

1. 2017-2018 еллардагы ау чорына лимитлар турында тәкъдимнәр;

2. аулау параметрларына аерым төр хайваннарны кертү турында тәкъдимнәр;

3.”Ау турында”гы  Федераль канунның 71 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” канун проекты.

 Норматив хокукый актларның тәкъдимнәре һәм проектлары, Иҗтимагый киңәшмә әгъзалары белән бертавыштан якланды.


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Питрәч хөкем  районы буенча 1нче хөкем участогы  хакименең хөкем карары белән,  гражданин А. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 258 маддә1 бүлек  «б», «г»  пунктлары белән каралган( Аерым саклана торган табигый территорияләрдә транспорт чарасын кулланып хокуксыз аулау)  җинаять эшендә гаепле дип танылды. Аның өчен  50000 сум штраф рәвешендә  һәм ату ау коралын тартып алу рәвешендә җәза бирелде һәм аучылык байлыкларына тидерелгән зыянны 6000 сум  зурлыгында каплау каралды.

2016 елның 19 ноябрендә  гражданин А., “Мишә”региональ әһәмияттәге  дәүләт зоология   (аучылык) тыюлыгы территориясендә булган вакытта , Renault Duster машинасы ярдәмендә, машинадан чыкмыйча, фараларның ерак уты белән  тирәлекне яктыртып,  2 соры куян тотты.


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүгенге көнгә, ел башыннан Идарә белән барлыгы  992 аучылык билеты бирелде.


28
март, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елдагы язгы ау чорын ачу турында күп кенә сораулар бирелү белән бәйле рәвештә хәбәр итәбез: язгы ау чоры вакыты Татарстан Республикасы Президентының 12.04.2013 елдан УП-303 номерлы Федераль әһәмияттәге аерым саклана торган тәбигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә аулау сыйфатларын билгеләү турындагы боерыгы белән билгеләнгән.

Өстә күрсәтелгән боерык белән тәнгәл килеп, язгы чорда киекләрне аулау апрельнең дүртенче шимбәсеннән башлана һәм 10 көн дәвам итә. Шулай итеп, 2017 елда язгы ау 22 апрельдән 1 майга кадәр дәвам итәчәк.


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елның 1 августыннан 2018 елның 1 августына кадәр аучылык байлыкларын табу лимитын раслау турында”гы боерык проектын әзерләү чикләрендә, Татарстан республикасы районнарында иҗтимагый тыңлаулар узды. Тыңлауларда пошиларны, кыр кәҗәләрен, селәүсеннәрне һәм бурсыкларны тоту  квоталары тикшерелде.

Хәзерге вакытта  Идарә белән, дәүләт экология экспертизасын узарга тиешле,  документлар әзерләнде.


24
март, 2017 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе  язгы ау чоры башында ,тышкы һәм тавыш сыйфатлары буенча,казларның төп аермалары белән танышырга тәкъдим итә. Алар Идарәнең рәсми сайтында “Хайваннар дөньясы белән кулланучылар өчен мәгълүмат”  бүлегендә  “Ау кагыйдәләре” өстәмә битендә  урнаштырылган.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елда Татарстан Республикасы Кызыл китабының 3нче басмасы чыкты.

Иске басма белән чагыштырганда, яңа басмада аучылык байлыкларына кагылышлы, кайбер үзгәрешләр барлыкка килде. Яңа басма белән тәңгәл килеп, Кызыл китапка аучылык байлыкларына кагылышлы түбәндәге төрләр кертелде:

Ак куян, гадәти очкалак, Азия борындыгы,тимгелле йомран, соры аю, таш сусар,Европа чәшкесе, елга су күсесе.

Кызыл бугазлы казарка, соры каз, чыелдык каз, кызыл үрдәк, саз көтүчесе, камыш үрдәге, зур улит, үлән үрдәге, зур кроншнеп, саз шөлдие, клинтух, гадәти урман күгәрчене.

Татарстан Республикасы Кызыл китабының электрон варианты( хайваннар) Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сайтында Хайваннар дөньясы белән кулланучылар өчен мәгълүмат  бүлегендә Татарстан Республикасы Кызыл китабының электрон варианты( хайваннар) өстәмә битендә урнаштырылган.


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә  сезгә Идарәдә коррупция чагылышлары турында сорау-анкеталаштыру  узарга тәкъдим итәбез.

Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек эффективлыгын күтәрергә,ә шулай ук Идарәнең вазыйфаи затлары арасында коррупция чагылышларын булдырмау максаты белән өлгер чаралар кабул итәргә булышачак.

Безгә сезнең шәхси фикерегезне белү мөһим!


21
март, 2017 ел
сишәмбе

Яшел массивларны саклау кирәклеге турында җәмгыятькә белем бирә тоган, үзенчәлекле чараларны уздыру рәвешендә урманнарны олылау, инде ХХ гасырда ук башланды. бу сорауда хәлиткеч  булып 1971 ел килде – нәкъ шул елны Халыкара урман көне оештырылды.

Булган бәйрәмнәр исемлегенә яңа мөһим экологик көнне кертү идеясен Европа конфедерациясенең авыл хуҗалыгы вәкилләре яклап чыкты. Инициатива  алар белән   23 нче Төп ассамблеяда авыл хуҗалыгы  конференциясе чикләрендә күрсәтелде. Һәм бу уй  ООН(ФАО) карамагындагы Бөтендөнья Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы белән якланды. Халыкара урманнар көнен билгеләү өчен, Төньяк ярымшарда язгы көн белән төн тигезлеге көнен, ә Көньяк көзге ярымшарда  көн белән төн тигезлеге көнен сайладылар.  Кагыйдә буларак, ул март аена, 20нче яки 21 нче числога туры килә.

Бу гаҗәп түгел, чөнки яз башы, озак кышкы йокыдан һәм аңа кадәр килгән көзге йокымсыраудан, табигатьнең уянуын гәүдәләндерә: шул санда урман да яңа яфраклар белән киенә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International