ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 31 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә   олы пошиларга һәм кыр кәҗәләренә ау тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, пошиларны һәм кыр кәҗәләрен аулау өчен бирелгән, ябылмаган рөхсәтнамәләре булган  аучыларга, Идарә аларны Ау кагыйдәләре белән каралган вакытта ябу турында  мөрәҗәгать итә.


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 26 декабрендә Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Иҗтимагый киңәшмәнең утырышы узды. Киңәшмәнең  көн тәртибендә  08.12.2016 елдан  Россия Федерациясе президентының  һәм 06.12.2016 елдан Татарстан Республикасы президентының, хайваннар дөньясы объектларын һәм аучылык байлыкларын саклау, үрчетү һәм куллану сораулары  буенча, бурычлар исемлеген тикшерү иде.

Бурычларда бирелгән кагыйдәнамәләр, Иҗтимагый киңәшмә әгъзалары белән бертавыштан якланды.


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Идарә сайтының  Дәүләт тикшерүе (күзәтүе) бүлегендә -  Сәнәгый аучылык тикшерүе өстәмә битендә, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларының белемнәрен тикшерү нәтиҗәләрен урнаштыру турында Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә.


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 21 декабрендә, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы,   Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе һәм  ММБО “Казан зообатаника бакчасы”  хезмәткәрләре катнашындагы Татарстан вәкилләре, Сочи милли паркы территориясендә урнашкан, азия алды капланын торгызу һәм үрчетү  Үзәгенә, эш буенча визит ясадылар. 

Визит чикләрендә вольерлар комплексы каралды һәм капланнарны  үрчетүне, асрауны, ашатуны, күзәтүне һәм табигатькә чыгаруга әзерләнүне оештыру буенча эшчәнлек өйрәнелде.


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 1 гыйнвар көненнән Татарстан Республикасы территориясендә аучылык хайваннарына кышкы маршрут хисабын уздыру башлана. Хисаплау 2017 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Хисаплау Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән расланган методика буенча уздырылачак. Республикада  хисапны уздыру өчен 1261 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 13 279 километр.Хисаплау нәтиҗәләре буенча  республикада  2017-2018 ау чорында хайваннарны тоту лимитлары һәм нормалары расланачак, ә шулай ук, аларны ауларга чикләүләр кертергә кирәкле,  аучылык биләмәләре һәм хайваннар төре билгеләнәчәк.Хисаплау эшендә катнашырга теләүчеләр Идарәгә мөрәҗәгать итә алалар.


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республкиасы Министрлар Кабинетының  10.08.2012 елдан 676 номерлы  “Татарстан Республикасының  “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасын эшләтү чикләрендә, гражданнарның, дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзалары һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә  әгъзаларының үзара электрон бәйләнеше ”турындагы боерыгының яңа басмасы чыгу белән бәйле рәвештә, категорияләр исемлеге кайбер үзгәрешләр кичерде.

3 яңа категория өстәлде:

1) “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)”- гражданнарны  браконьерлык  мәсьәләсе белән көрәшү максаты белән;

2) “ Су объектында киң таралган файдалы казылмаларны хокуксыз табу”- файдалы казылмаларны табу һәм баржаларга тутыру очраклары турында хәбәр итәргә мөмкинлек барлыкка килде;

3) “Парклар һәм скверлар” категориясе, Республикасы “Парклар һәм скверлар” программасына кертелгән  паркларның һәм скверларның хәле артыннан күзәтү өчен кертелә.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле аучылар, Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 22 декабрендә сәгать 10.00,  сәнәгый аучылык инспекторлары кандидатларының белемнәрен тикшерү узачак. Тикшерү Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча урнашкан Идарә бинасында булачак.


16
декабрь, 2016 ел
җомга

Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 31 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә олы пошиларны һәм кыр кәҗәләрен аулау тәмамлана.  Шуның белән бәйле рәвештә,  Идарә, аучыларның пошиларны һәм кыр кәҗәләрен аулауга ябылмаган рөхсәтнамәләре булган очракта, Ау кагыйдәләре белән билгеләнгән вакыт эчендә, барлык рөхсәтнамәләрне ябу турында мөрәҗәгать итә.


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2017 елда Татарстан Республикасы территориясендә кышкы маршрут хисабын уздыруга әзерләнү чикләрендә,  Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 13 һәм 14 декабрьдә  аучылар белән чыгу киңәшмәләре уздырды.

Киңәшмәдә, расланган методика буенча  төзелгән, хисаплау эшенең  күләме һәм тәртибе билгеләнде.

2017 елда хайваннар санын  билгеләү өчен  республика территориясендә 1261 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 13 279 километр.

Хисаплау нәтиҗәләре буенча  17 төр хайванның саны  билгеләнәчәк.

Киңәшмәләрдә   йогышлы авыруларның таралуын булдырмау сораулары каралды. Төп басым  Татарстан Республикасы территоряисендә дөңгызларның африка чумасы авыруының таралмавына ясалды.  Барлык аучыларга да  ветеринария кануннарының  төп кагыйдәләре җиткерелде һәм аучылык байлыкларын авырулардан саклау буенча,  ветеринария- профилактика һәм   эпизоотиягә каршы чараларның  Исемлеге белән расланган таләпләрне үтәмәү өчен җаваплылык билгеләнде

Шулуай ук  сәнәгый аучылык инспекторларының эшчәнлеге анализланды.


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.

Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС  булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.

 Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны  сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен  алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз.

Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча,Татарстан Республикасының теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки  бирелә.

Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография.

Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.

 ***  РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм  теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары:

  1. шәһәре:

- Кремлевский ур., 8 йорт;

- Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт;

- Карл Маркс ур., 44 йорт;

- Пушкин ур., 20 йорт;

- Пушкин ур., 9/51 йорт;

- Пушкин ур., 8 йорт;

- Париж Коммунасы ур., 6 йорт;

- Шоссейный ур.,22а йорт;

- Татарстан ур., 52 йорт;

- Черноморский ур., 3 йорт;

- Чистай ур., 11 йорт;

- Чистай ур., 61а йорт;

- Декабристлар ур., 102 йорт;

-  Декабристлар ур., 191 йорт;

- Ямашев проспекты, 79 йорт;

-  Ямашев проспекты, 82 йорт;

- Блюхер ур., 81а йорт;

- Мусин ур., 68 йорт;

- Гагарин ур., 103 йорт.

 Яр Чаллы шәһәре:

- Рәис Беляев  проспекты, 13 йорт;

- Тынычлык проспекты, 24е йорт;

- Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт;

- Чулман ур.,36 йорт;

- Шамиль Усманов ур.,80 йорт;

- Яр Чаллы проспекты,47 йорт;

- Сарман юлы, 52 йорт;

-  Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт;

- Гидротөзүчеләр ур., 1 йорт;

- Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт. 

Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International