ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Республика халкының исенә төшереп китәбез,  киләчәк бәйрәмнәр кошлар өчен көчле сынау булып килә, иң элек вак чыпчыксыманнар – песнәкләр,купшыллар, сары чыпчыклар,яшел чыпчыклар, киндер чыпчыклары өчен. Бер яктан каты салкыннар килә, икенче яктан – пиротехника куллану кошлар өчен өстәмә стресс була.

Шуның белән бәйле рәвештә, сезне кошлар өчен җимлекләр ясарга өндибез. Җимлекләр эленеп куела торган булса әйбәтрәк, чөнки андыйларга каргалар белән күгәрченнәр керә алмыйлар. Кошларны песиләрдән саклау өчен, җимлекләрне җирдән шактый биеккә эләргә кирәк. Җимлекләрне орлык                    ( тары, солы, арпа) белән ит кисәкләрен ( тавык тиресе,  май, вак сөякләр) кушып  тутырырга була. Күп кенә кошлар көнбагыш орлыкларын яраталар. Аны бирер алдыннан  яссыландырырга кирәк. Песнәкләр өчен җептә тозланмаган туңмайны элеп куярга була.


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле аучылар, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 22 декабрь көнендә  сәгать 10.00 сәнәгый аучылык инспекторы вазифасы кандидатларының белемнәрен тикшерү булачак. Тикшерү Идарә бинасында, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресы буенча узачак.


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Халыкара коррупциягә каршы тору көне ООН Генассамблеясе белән игълан ителде һәм ел саен 9 декабрь көнендә билгеләнә.

Бу көнне 2003 елда, кул кую өчен, каррупциягә каршы ООН Конвенциясе ачылды. Документ , аңа кул куйган дәүләтләрне, ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупция керемнәрен юуны  җинаятьчелек дип игълан итәргә йөкли.

Идарәнең эшчәнлек эффективлыгын  күтәрү максаты белән, ә шулай ук Идарәнең вазыйфаи затлары арасында коррупцияне булдырмау максаты белән  кулланылган чараларның өлгерлеге өчен, Идарәдә “Ышаныч телефоны” эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. “ Коррупциягә каршы тору” бүлегендә “Җәмгыятьнең фикерен сорау, анкеталаштыру” уздырыла.

Исегезгә төшереп китәбез,  безнең сайтта “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге бар. Сезнең (теләвегез буенча-аноним рәвештә) Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне ojm@tatar.ru электрон адреска  яки Интернет кабул итү бүлмәсе аша җибәрегез.


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 12 декабрендә сәгать 12.00 алып сәгать 20.00 кадәр Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе белән туры килеп, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә әгъзаларында Бөтен Россия  гражданнарны кабул итү көне уздырыла.

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсендә кабул итү Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча алып барылачак.


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республкиасы Министрлар Кабинетының  10.08.2012 елдан 676 номерлы  “Татарстан Республикасының  “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасын эшләтү чикләрендә, гражданнарның, дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзалары һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә  әгъзаларының үзара электрон бәйләнеше ”турындагы боерыгының яңа басмасы чыгу белән бәйле рәвештә, категорияләр исемлеге кайбер үзгәрешләр кичерде.

3 яңа категория өстәлде:

1) “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)”- гражданнарны  браконьерлык  мәсьәләсе белән көрәшү максаты белән;

2) “ Су объектында киң таралган файдалы казылмаларны хокуксыз табу”- файдалы казылмаларны табу һәм баржаларга тутыру очраклары турында хәбәр итәргә мөмкинлек барлыкка килде;

3) “Парклар һәм скверлар” категориясе, Республикасы “Парклар һәм скверлар” программасына кертелгән  паркларның һәм скверларның хәле артыннан күзәтү өчен кертелә.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Пресс-хезмәте


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 1 гыйнвар көненнән Татарстан Республикасы территориясендә аучылык хайваннарына кышкы маршрут хисабын уздыру башлана. Хисаплау 2017 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Хисаплау Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән расланган методика буенча уздырылачак.

Республикада  хисапны уздыру өчен 1261 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 13 279 километр.

Хисаплау нәтиҗәләре буенча  республикада  2017-2018 ау чорында хайваннарны тоту лимитлары һәм нормалары расланачак, ә шулай ук, аларны ауларга чикләүләр кертергә кирәкле,  аучылык биләмәләре һәм хайваннар төре билгеләнәчәк.

Хисаплау эшендә катнашырга теләүчеләр Идарәгә мөрәҗәгать итә алалар.


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 1 декабрендә  рейдлар уздыру барышында  “Татарстан Республикасының Югары Ослан РООһәм Р” Иҗтимагый оешманың аучылык биләмәләре территориясендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре һәм урманчылар белән, кабанга элмәк( тимер тростан)  куйган вакытта, гражданин Н. тоткарланды.  Бу очрак  буенча  Идарә хезмәткәрләре белән  административ материаллар төзелде һәм судка юнәлтелде.


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 2016 елның 3 сентябрь көненнән, Идарә  ачык аучылык җир-суларында кыйммәтле мехлы  төрләрне тотуга рөхсәтнамәләр бирә башлады.

 2016 елда Татарстан Республикасының аучылык биләмәләрендә аучылык байлыкларын тоту өчен бирелә торган рөхсәтнамәләр бирү пунктлары

 

 №

Муниципаль оешманың исеме

Рөхсәтнамәләр бирү адресы

Элемтә өчен телефон

1

Әгерҗе

ТР, Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 70 йорт, 4нче каб.

89600692111

2

Азнакай

ТР, Азнакай шәһәре, Гагарин ур., 6а йорт

89872237737

3

Аксубай

ТР, Аксубай поселогы, Ленина ур., 8 йорт, 2 нче каб.

89172806347

4

Алексеевск

ТР, Алексеевск  поселогы, Куйбышев ур., 85 йорт

89372877304

5

Әлки

ТР, Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 47 йорт

89030628261

6

Әлмәт

ТР, Альметьевск шәһәре, ул. Аминова, йорт 9а. к. 18

89600504493

7

Баулы

ТР, Баулы шәһәре, Лесхоз ур., 1 йорт

89872087868

8

Бөгелмә

ТР, Бөгелмә шәһәре,. Гафиатуллин ур., 30 йорт, 56 к.

89272419253

9

Биектау

ТР, Биектау ст., Советская ур, 9 йорт

89178876617

10

Чүпрәле

ТР, Буа шәһәре , Р.Люксембург ур., 159йорт

89600346717

11

Алабуга

ТР, Алабуга шәһәре, Чапай ур., 68йорт

89178692865

12

Яшел Үзән

ТР, Яшел Үзән шәһәре, Гоголь ур., 40а

89172594850

13

Кайбыч

ТР, Зур Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 йорт

89763662737

14

Лаеш

ТР, Лаеш шәһәре, М.Ульянова ур., 54 йорт, 1 каб.

89600346305

15

Лениногорск

ТР, Лениногорск шәһәре, Крупская ур., 4 йорт, 3 стр.

89600504518

16

Мамадыш

ТР, Мамадыш шәһәре, Советлар ур., 11/6 йорт

89173940230

17

Мөслим

ТР, Мөслим авылы, Ф.Рашитова ур., 40 йорт

89274519754

18

Түбән Кама

ТР, Түбән Кама шәһәре,  Кызыл ачкыч р-ны, Яр буе ур., 7 йорт

89173951328

19

Яңа Шешмә

ТР, Яңа Шешмә авылы, Советлар ур., 80 йорт

89874171299

20

Норлат

ТР, Норлат шәһәре ,Советлар ур., 117 йорт, 43каб.

89297213822

21

Балык Бистәсе

ТР, Балык Бистәсе поселогы  , Наратлы ур., 11йорт, 1к.

89274070277

22

Сарман

ТР, Сарман авылы, Куйбыш ур, 86 йорт

89172666282

23

Спасс

ТР, Болгар шәһәре, Хирург Шеронов урамы,  21 йорт

89673662748

24

Тәтеш

ТР, Тәтеш шәһәре, Свердлова ур., 61

89600346730

25

Тукай

ТР, Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү пр., 145 йорт, «Аучы» магазины

89600713399

26

Чирмешән

ТР, Чирмешән авылы , 22 Партсъезд ур., 54 йорт, 2 этаж

89274222044

27

Чистай

ТР,Чистай шәһәре, Бебель ур., 129 йорт

89600504580


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Cу йөзүче,сазлык – болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлану  белән бәйле рәвештә, Татарстан  республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә:  рөхсәтнамәләрне тапшыру вакыты 2016 елның 5 декабрь көнендә тәмамлана.

Рөхсәтнамәләрне тапшырганда, табылган кошларның төрен һәм санын  күрсәтеп, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырырга кирәк. Бирелгән таблицада  тотылган кошларның нинди төргә каравын (кыр үрдәге, чүрәкәй, бүрекле үрдәк  һ.б.) тәфтишләп язуыгызны үтенәбез.

Рөхсәтнамәләрне тапшырмау очрагында, штраф салу рәвешендә  административ җаваплылык каралган.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

29 ноябрь Халыкара табигатьне саклау җәмгыятеннең туган көне дип санала. Нәкъ шул көнне 1924 елда күренекле россия галимнәре, иҗтимагый һәм дәүләт хезмәткәрләре  инициативасы һәм катнашы ярдәмендә,иҗтимагый табигать саклау җәмгыятенең уставы расланды. Аны булдыру идеясын, әле 1924 елда РСФСРның белем бирү Наркоматының табигатьне саклау бүлеге яклап чыкты.

Халыкара табигатьне саклау җәмгыятен булдыру максаты – илнең гражданнар сугышы һәм  революциядән соңгы бөлгенлек белән  юкка чыгарылган табигый байлыкларын торгызу өчен, галимнәрне, алдынгы уйлы җәмгыятьне берләштерү һәм алга таба табигый байлыкларны рациональ куллану теләге. Җәмгыятьнең вакышлыча киңәшмә сайланган оештырма утырышы 1924 елның 3 декабрь көнендә узды. Оешманың беренче рәисе булып билгеле зоолог, профессор Григорий Кожевников сайланды.

Җәмгыятьне төп максатлары булып түбәндәгеләр аталды: табигый запасларны торгызу һәм саклауның фәнни яктан тикшерү, илнең халкын  табигатьне саклау чараларына җәлеп итү, табигатьне саклау идеяларын пропагандалау, аерып әйткәндә  лекцияләр, сөйләшүләр, диспутлар, күргәзмәләр һәм экскурсияләр уздыру. Бу юнәлешләр  киләсе елларда да оешманың  үсешен билгеләделәр.

Чыганак: http://www.calend.ru/event/6942/


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International