ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән 2014 елга хокукый затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне планлаштырылган тикшерүләрне уздыру Планына таянып,  ”Казан горнизонының хәрби – аучылык җәмгыяте”нә карата тикшерү уздырылды.


2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2014 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларының санын исәпкә алуны тәмамлау турында хәбәр итә.

1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 2014 елның 2 апреленнән Казан шәһәре , К.Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, 2014 елның язгы ау чорына аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләр бирә башлау турында хәбәр итә.

31
март, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 7 апреленнән алып 12 апреленә кадәр Киров шәһәренең Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе “ Хуҗалык эчендәге ау төзелеше һәм җитештерүче аучылык тикшерүе” программасы нигезендә белемне күтәрү буенча кыска вакытлы курслар оештыра. Укулар киләсе адрес буенча үтәчәк: Казан шәһәре , К.Тинчурин урамы, 29 йорт ( 1 этаж) Тулы мәгълүматны белергә, ә шулай ук курсларны үтү өчен гаризаны (843) 211 73 81 телефоныннан шалтыратып калдырырга яки Оksana.Filippova@tatar.ru.элетрон адресына җибәрергә була.
Аучылар игътибарына! Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ООО "Забава"( Питрәч районындагы аучылык җир-сулары) үз адресын үзгәртте диеп хәбәр итә. Хәзерге көндә оешма Казан, Лесозаводская 8 адресы буенча урнаша. Элемтә өчен телефон: (843) 554 23 52, 89662404009.

28
март, 2014 ел
җомга
Хөрмәтле аучылар! Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә: Татарстан Республикасы Президентының 12.04.2013 № УП-303 (14.12.2014 № УП-1216 үзгәрешләрр кертелгән) “ Татарстан Республикасының аучылык җир-суларында, аерым саклана торган федераль әһәмияттәге тәбигый территорияләрне кертмичә, аучылыкны булдыру параметрларын билгеләү турында”гы боерыгы белән тәңгәл килеп, 2014 елда Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры 19 апрельдә башланачак һәм 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 27 мартында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре арасында шахмат буенча спартакиада башланды.

26
март, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 26 мартында Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Иҗтимагый киңәшмә утырышы уздырылды. Киңәшмәнең көн тәртибендә Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасы территориясендә 01.08. 2014- 01.08.2015 чорында аучылык байлыкларын табу лимитын раслау турында”гы боерык проекты каралды. Лимитлар проекты күпчелек тавыш белән якланды. Шулай ук Иҗтимагый киңәшмәнең эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр кертелде.

25
март, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә: 2014 елның 25 мартында Идарә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Татарстан Республикасы Президентының “ Татарстан Республикасы территориясендә 01.08. 2014- 01.08.2015 чорында аучылык байлыкларын табу лимитын раслау турында”гы боерык проектын җибәрде. Экспертизага тапшырылган әсбаплар, аучыларның гаризаларыннан чыгып әзерләнгән һәм Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2010.30.04. № 138 боерыгы белән расланган, аучылык байлыкларын табуга рөхсәт ителгән нормативлар нигезендә саналган. Табу квоталарын һәм лимитларын санау нигезенә 2014 елда пошиларның, коралайларның, селәүсәннәрнең һәм 2013 елда бурсыкларның санын теркәү әсбаплары ятты. Боерык проекты белән “ Экологик тикшерү” бүлегендә танышырга була.

21
март, 2014 ел
җомга
29 март көнендә сәгать 20.30 алып 21.30 кадәр “Җир сәгате” исемле ел саен үткәрелә торган халыкара чыгыш узачак. Бу чара Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) белән мартның соңгы шимбәсендә үткәрелә, һәм ул бөтенебезне - шәхси затларны, оешмаларны, мәктәпләрне, муниципаль оешмаларны, климат үзгәрү мәсьәләсе белән кызыксынуга стимул, энергетик инсаният берләшмә булдыру өчен, бер сәгатькә утны һәм мөһим булмаган электр приборларын (лифтлардан башка) сүндереп торырга чакыра. Узган елны Татарстан Республикасы буенча чыгышта бөтен муниципаль оешмалар, 200 артык эшханәләр һәм оешмалар катнашты. Нәтиҗәдә, саклап калдырылган егәрлек 1 498 000 КВтч тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International