ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 15 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә 2014 елның киләчәк язгы ау чоры сорауларына багышланган киңәшмә узды. Анда Идарәнең башлыгы урынбасары Батков Федор Сергеевич, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең бүлек башлыгы Чиспияков Ринат Электронович, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең бүлек башлыгы Мутахаров Радик Мансур улы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең район ( районара) бүлек башлыгы Иванов Эдуард Павлович, ә шулай ук районнарның бүлек башлыклары, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең штаттан тыш иҗтимагый инспекторлары катнашты.

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыгы белән килешеп, Татарстан Республикасы территориясендә 2014 елның 20 апреленнән алып 15майга кадәр янгынга каршы аерым торыш кертелә.

11
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген, Идарәнең киңәшмәләр залында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетларда эшләү буенча хезмәткәрләрне укыту оештырылды. Идарәнең бөтен хезмәткәрләре дә Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән. Туры килгән мәгълүмат, шулай ук электрон документ әйләнешенең Бердәм идарәара системасына кертелде. Портал аша түләүләрне үткәрү мөмкинлеге барын бөтен хезмәткәрләргә дә җиткерелде.
Киров шәһәренең Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе “ Хуҗалык эчендәге ау төзелеше һәм җитештерүче аучылык тикшерүе” программасы нигезендә аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрү буенча кыскача вакытлы курслар уздырды.

10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бөтен аучыларга белдерү ясый: 2014 елның 19 апрель көненнән, Ау кагыйдәләренә Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән  2013.10.12. кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керәләр. Үзгәрешләр белән Идарәнең рәсми сайтында норматив-хокукый актлар бүлегендә танышырга була.


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 9 апрелендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе Түбән Кама шәһәренең 26 урта белем бирү мәктәбенең 1Б сыйныф укучылары арасында ”Эзәрләүче” исемендәге иҗади бәйгедә эшләрне бәяләүдә катнашты.

8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Хөрмәтле аучылар, 2014 елның язгы ау чорына аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләр бирә башлау турында исегезгә төшереп китәбез.

7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 7 апреленнән алып 12 апреленә кадәр Киров шәһәренең Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе “ Хуҗалык эчендәге ау төзелеше һәм җитештерүче аучылык тикшерүе” программасы нигезендә белемне күтәрү буенча кыскача вакытлы курслар оештыра. Укулар Казан шәһәре, К.Тинчурин - 29 ( 1 этаж) адресы буенча үтә.

6
апрель, 2014 ел
якшәмбе
2014 елның 6 апрель көнендә Норлат шәһәрендә, 2014 елның киләчәк язгы ау чоры сорауларына багышланган, киңәшмә үтте.

4
апрель, 2014 ел
җомга
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе (соңыннан– Идарә) 2014 елның 7 апреленнән түбәндәге урыннарга кадрлар резервына кертү өчен бәйге игълан итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International