2019 елның 4нче сентябреннән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты түбәндәге вазыйфаларга кадрлар резервына кертү буенча конкурс игълан итә:
Яшел Үзән районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы;
Балык Бистәсе районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча район (районара) бүлек башлыгы.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылды.
Хөрмәтле аучылар, сезгә җайлы булсын өчен, безнең сайтта “Аучы календаре” дигән бүлек барлыкка килде. Анда Татарстан Республикасы территориясендәге ау чорларының актуаль вакытлары белән танышырга була.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, 5 сентябрьдә, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыйммәтле мехлы хайваннарны табуга рөхсәтнамә алу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Рөхсәтнамә алу өчен, нинди районда аулауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә (843) 222-06-20 телефоны буенча КФҮнең Call-үзәге операторлары ярдәмендә, КФҮ филиалларына кабул итүгә алдан ук язылырга мөмкин.
2019 елның 28 августында Чистай – Казан автоюлында, Галактионово дачалар поселогы борылышы янында, кыр кәҗәсен бәрдерделәр. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качты. ГИБДД һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре уртак эш алып бару нәтиҗәсендә 5 сентябрьдә кагыйдә бозучы табылды. Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен, ул машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 40 000 сум күләмендә зыянны каплау рәвешендә җәза алды
Чистай районында, «Чиста болыннар» исемле аеруча саклана торган табигать территориясендә, төнге сәгать икедә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан,моторлы көймәдән тыелган корал – ятьмәләр ярдәмендә, балык тоткан браконьер тоткарланды.Тоткарлау барышында ятьмәләр, көймә, көймә моторы һәм 74 баш балык тартып алынды.
Биологик су ресурсларына китерелгән зыян 110 000 сум дип бәяләнә.
Материаллар полициягә тапшырылды, хәзерге вакытта 256 маддәнең 1 нче бүлеге буенча (Биологик су ресурсларын законсыз чыгару (тоту) өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф, яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки 2 елга кадәр төзәтү эшләре, яки шул ук срокка иректән мәхрүм итү җәзасы каралган) җинаять эше кузгату буенча эш алып барыла.
«Кичке таң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, «Солнышко» балалар бакчасында әйләнә-тирә дөнья га карата кызыксыну уяту, кыргый хайваннарның күптөрлелеге турында белемнәр туплау һәм балаларның игътибарын юкка чыккан төрләргә җәлеп итү өчен, «Кыргый хайваннар көне» үткәрделәр.
Тыюлык белгече Әлфия Нуриманова балаларны безнең якта яшәүче кыргый хайваннарның үзләрен тоту үзенчәлекләре, аларның табигать өчен файдасы, аларны тормыш шартларына җайлашуы белән таныштырды. Россия урманнарындагы кыргый хайваннар, аларның яшәү рәвеше, туклануы, яшәү урыннары, урманда хайваннарның кышка ничек әзерләнүе турында күзаллау бирде. Шулай ук балаларны Татарстан Республикасының Кызыл китабы һәм аңа кертелгән хайваннар белән таныштырды. Кайбер төр хайваннарның юкка чыгу сәбәпләрен санап чыкты, хайваннар дөньясын ни өчен сакларга кирәклеген аңлатты, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтте.
Балаларга бу чара бик ошады, алар бик теләп табышмаклар бәйгесендә катнаштылар, шул ук вакытта биремнәрне яхшы гына үтәделәр, хайваннар турында хикәяләр, мәкальләр, әйтемнәр тыңладылар. Аннан соңгы биремдә һәрбер бала якларга һәм сакларга теләгән хайванның рәсемен ясарга тиеш иде.
Балалар Кызыл китапка кертелмәгән хайваннарны да сакларга кирәклеген, аларның тормышы еш кына бездән, безнең табигатьтә үз-үзебезне тотуыбызга бәйле булуына инандылар.
Хөрмәтле аучылар! 5 сентябрьдән башлап, Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮ филиалларында, хайваннарны тотуга рөхсәтнамә алу өчен мөрәҗәгать иткәндә, Сез каурыйлы киекләргә язгы һәм җәйге-көзге ау чоры сораулары буенча, анкеталаштыруда катнаша аласыз.
Әлеге сораштыруда актив катнашырга чакырабыз.
2019 елның 4нче сентябреннән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты түбәндәге вазыйфаларга кадрлар резервына кертү буенча конкурс игълан итә:
Яшел Үзән районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы;
Балык Бистәсе районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча район (районара) бүлек башлыгы.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылды.
«Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгына (Әтнә районы) бер үк вакытта 400 баштан артык соры торна җыелды. Бу кошлар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән һәм аларны тыюлык территориясендә апрель аеннан алып октябрь аена кадәр күзәтергә мөмкин, аннары алар көньякка очып китәләр.
Шулай ук, торналардан тыш, тыюлык территориясен ысылдавык аккошлар яратып алды, алар саклана торган территориянең өч участогында бала чыгара.
Чистай шәһәре һәм Татарстан Республикасының туган көне уңаеннан Скарятин бакчасында бәйрәм чарасы узды, анда Чистай халкын һәм кунакларын бик күп кызыклы чаралар - концерт, уеннар, мастер - класслар, конкурслар һәм башкалар көтте. Күңел ачу программасы төрле яшьтәге кешеләр өчен оештырылган иде.
Парк территориясендә төрле интерактив мәйданчыклар эшләде, аларның берсендә «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлык хезмәткәрләре урнашкан иде. Алар кызыклы һәм мавыктыргыч программа әзерләде.
Мәйданчыкның һәр кунагы «Чиста болыннар» тыюлыгы, туган як табигате турында, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар, аеруча Чистай муниципаль районы территориясендә яшәүче төрләр турында белә алды. Шулай ук барлык теләүчеләр дә ТР Кызыл китабы вәкиленең гипс сынын буяды, тыюлык һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты логотибы төшерелгән матур котлау белән флаг ясады, «Чүп-чарны дөрес аерабыз» дигән гыйбрәтле уенда катнашты.
Мәйданчыкта 1000нән артык кеше булды, иң актив катнашучыларга һәм җиңүчеләргә тыюлык хезмәткәрләре истәлекле бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән, сату-алу үткәрмичә, элек төзелгән килешүнең гамәлдә булу вакытының калган өлешенә, балык тоту участогыннан файдалану килешүе төзү турында гаризалар кабул итә. (Сәнәгый күләмдә балык тоту участогы бирү турында балык тоту участогыннан файдалану килешүләрен төзү тәртибе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 25.07.2009 № 442 боерыгы белән «Балык тоту һәм су биологик ресурсларын саклау турында» 20.12.2004 ел, № 166 — ФЗ Федераль законның 61, 63-65 статьялары нигезендә расланды.)
Гариза язмача шәхси яки почта аша 420060, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча бирелә.
Эш графигы:
дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00 гә кадәр
җомга 9.00 дән 16.45 кә кадәр;
төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Ял көннәре: шимбә, якшәмбе.
тел./факс: (8432) 11-66-47, 11-66-94
сайт: www.ojm.tatarstan.ru
электрон почта адресы: ojm@tatar.ru
Гаризада аңа кушып бирелә торган документлар исемлеге (булган очракта) булырга тиеш, гариза бирүченең мөһере (булган очракта) белән беркетелергә һәм мөрәҗәгать итүче яисә мөрәҗәгать итүченең вәкаләтле заты тарафыннан имзаланырга тиеш.
Гаризаның һәм аңа кушып бирелә торган документларның барлык битләренә номер сугылган булырга тиеш, бер томга беркетелергә һәм гариза бирүче яисә аның вәкаләтле заты тарафыннан имзаланган һәм мөһер белән беркетелгән (булган очракта)булырга тиешле.
Барлык сораулар буенча Дәүләт комитетының су биологик ресурслар бүлегенә 8(843)-211-66-94телефон аша яки otdel_vbr@bk.ru электрон почта аша мөрәҗәгать итегез.
Балык тоту участогыннан файдалану килешүләрен төзүнең тулы тәртибе сылтама буенча бирелгән.