ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Кече Ватан образлары» Республика проекты кысаларында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгында дөньякүләм танылган рәссам Григорий Эйдинов, СССР һәм ТР рәссамнар берлеге әгъзасы, РСФСРның атказанган рәссамы килеп китте.

Ул Чистай районының уникаль табигый һәйкәлләре сурәтләнгән ике картина язу турындагы планнары белән уртаклашты, аларның берсендә «Чиста болыннар»тыюлыгы булачак.

Тыюлык хезмәткәрләре Григорий Львович өчен, территория буенча экскурсия оештырдылар, үзләренең эшчәнлеге һәм тыюлыкның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы вәкилләре турында сөйләделәр. ​


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Табигать тыюлыклары белгечләре балалар белән экологик белем бирү дәресләрен дәвам итәләр. Бу атнада да "Зөя буйлары" тыюлыгы хезмәткәрләре, Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназиядә, кыргый табигать көненә багышланган викторина үткәрделәр.

Укучыларга аеруча саклана торган табигать территорияләренең әһәмияте турында сөйләделәр, ТР Кызыл китабы һәм җирле тыюлыклар эшчәнлеге белән таныштырдылар, ә иң актив балаларны Дәүләт комитетыннан грамоталар белән бүләкләделәр

Ә "Чиста болыннар" тыюлыгы белгечләре Чистай районының 7 нче номерлы " Непоседа "балалар бакчасында булдылар, анда балаларга тере дөнья, Чистай районының сирәк төрләре һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Балалар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, үзләренең күзәтүләре һәм белемнәре белән уртаклаштылар. Чара ахырында хезмәткәрләр ныгыту өчен уен үткәрделәр һәм Дәүләт комитетыннан «Татарстан Республикасы Кызыл китабының искиткеч яшәүчеләре»дигән китап бүләк иттеләр.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Республика районнарында «Чиста яр» акциясе яңадан башланды. «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре, ТР Арча районы «Яңа Кырлай урта мәктәбе» МББУ белән берлектә, «Тукай-Кырлай урманы» табигать һәйкәленең су саклау зонасын җыештырдылар. Уртак көч белән 10 га мәйданда 4,5 кубометр хуҗалык-көнкүреш чүп-чары җыеп алынды.

Ә Тәтеш районында «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре Идел ярларын җыештыруны оештырдылар, аларга «Тәтеш дәүләт гражданнар саклау көллияте»ДАҺБУ укытучылары һәм студентлары төркеме кушылды. 100 га мәйданда 250 литр калдык җыеп алынды.

Акция әле тәмамланмады, тиздән республиканың башка районнары да кушылачак.

 


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

​«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре,  «Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае» янындагы «Салават күпере» мультстудиясе җитәкчесе И.Р. Төхвәтуллина белән берлектә, «Объективта чәчәк» фотоконкурсы оештырдылар. Җәй дәвамында, 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар түбәндәге номинацияләрдә бик күп кызыклы фотоэшләр җибәрде:

«Кыр чәчәкләре»,

«Бакча чәчәкләре»,

«Кызыл китаптка кертелгән чәчәкләр»,

«Агач һәм куак чәчәкләре»,

«Чәчәкләрдәге бөҗәкләр».

  Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 19 сентябрьдә «Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда» узды. Иң яхшы эшләр Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үтелде.

Бүләкләү тантанасыннан соң, тыюлык хезмәткәрләре кыска гына әңгәмә үткәрделәр. Алар балаларны Чистай районы территориясендә яшәүче ТР Кызыл Китабы вәкилләре белән таныштырдылар, шулай ук «Татарстан Республикасы Кызыл китабының искиткеч яшәүчеләре»дигән  интеллектуаль уен - викторина үткәрделәр һәм иң актив балаларга бүләкләр тапшырдылар.

Без алга таба да хезмәттәшлеккә һәм яңа уртак проектларга өметләнеп калабыз.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

11 сентябрьдә бөтен дөнья буенча Бөтендөнья кыргый табигать фондының(WWF) туган көнен билгеләп үттеләр.  Бүгенге көндә бу 1961 елда төзелгән дөньяда иң эре хөкүмәтнеке булмаган халыкара табигатьне саклау оешмасы. Аның эшчәнлеге  дөньяның барлык почмакларында да  иң актуаль табигать саклау проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

     «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Похлебкин Е. Н. һәм Сорокина Л. М.  ​фонд эшчәнлегенә   багышлап, Тәтеш шәһәренең 2 нче номерлы урта мәктәбе укучылары белән квест-викторина үткәрделәр.

Балалар зур кызыксыну белән «Татарстан Республикасының сирәк хайваннары» темасы буенча биремнәр үтәделәр һәм конкурсларда катнаштылар, ә иң яхшы катнашучыларга бүләкләр бирелде.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле аучылар, 2014 елның  9 нчы гыйнварыннан 4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүгә тикшерүне үткәрү тәртибен раслау турында»гы РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының боерыгы белән тәңгәл килеп, производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген төзү турында сезгә хәбәр итәбез.

Белемнәрне тикшерү 2019 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында( Казан шщёщре, Кщрим Тинчурин урамы, 29 йорт) узачак. Документларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары нигезендә башкарыла.

Документларны кабул итү вакыты: - 2019 елның 29 июленнән башлана; - 2019 елның 18 сентябрендә тәмамлана.

Барлык документлар Комитетка турыдан-туры юридик затның вәкаләтле вәкиле, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле тарафыннан тапшырылырга мөмкин, яки 420088, Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча, салынган документларның исемлеге белән, почта аша җибәрелә ала.

Мәгълүматларның яңаруын Дәүләт комитеты сайтында «Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)»  бүлегендә «Производство аучылык тикшерүе» өстәмә битендә күзәтегез.​

 

«Игелек атнасы» ның көзге этабы кысаларында «Кичке таң» табигать тыюлыгы белгечләре Әгерҗе районының Кичкетаң авылының үзәгендә урнашкан «Изге Чишмә» чишмәсе территориясен чистарту буенча өмә оештырдылар. Өмәдә авыл хакимияте хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм җирлекнең битараф булмаган кешеләре актив катнашты. Чишмә территориясен көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар, шулай ук яфракларны, коры ботакларны һәм корган үләнне җыеп алдылар.

Өмә вакытында тыюлык хезмәткәрләре катнашучылар белән кеше тормышында чиста һәм имин әйләнә-тирә мохитнең нинди роль уйнавы турында әңгәмә үткәрделәр. Якындагы территориядә яшәүчеләрнең сәламәтлеге аның торышына бәйле. ​

Мондый өмәләр авылда даими рәвештә үткәрелә, чөнки тыюлык территориясендә чишмәләр күп — барлыгы 30га якын.

Чара чәй өстәле артында тәмамланды, зур эш башкарылды, хәзер инде җыештырган территорияне чисталыкта һәм тәртиптә сакларга гына кала.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле табигатьтән файдаланучылар!

 
 Талпаннар йоктыра торган авыруларны ияртү куркынычы, күбрәк аучыларга, урман һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә һ.б. яный. 

Сезне талпан инфекцияләрен профилактикалау мәсьәләсенә багышланган лекциягә чакырабыз. Аны “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” белгечләре 20 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Кәрим Тинчурин ур. 39, 1 кат, актлар залында уздырачаклар. Лекциядә сез актуаль мәгълүмат белән танышырсыз һәм белгечләргә сораулар бирә алырсыз.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Киров шәһәренә эш буенча баргач, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары     Р. Г. Шәрәфетдинов һәм хайваннар дөньясы мониторингы бүлегенең әйдәүче консультанты  Р. Т. Миңнегулова Киров өлкәсенең урман хуҗалыгы министры А. И. Шургин, ау буенча аның урынбасары Д. С. Анисимов һәм Марий Эл Республикасының табигый байлыклар, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы М. С. Козлов белән очраштылар.

Очрашуда Дәүләт комитеты белгечләре, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану , ә атап әйткәндә аучылык байлыкларының санын исәпкә алу һәм көйләү, аларны тоту һәм табу өчен рөхсәтнамәләр бирү өлешендә, коллегалар белән тәҗрибә уртаклаштылар. Белгечләр киләчәк хезмәттәшлек өлкәләрен һәм уртак эш планнарын билгеләделәр.​


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 5 сентябреннән 12 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы» дип исемләнгән хәйрия акциясе узды. Бу акция – игелекле эшләр эстафетасы, ТР халкын ирекле эшчәнлеккә җәлеп итүгә, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән уңай чараларны тормышка ашыруга юнәлтелгән. Һәр көн үз юнәлешен йөртә.
10 сентябрьдә «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре һәм «Камалия» ял һәм үстерү үзәге хезмәткәрләре, игелек акциясе кысаларында, бергәләп, экологик чара оештырдылар. Анда 60 урта сыйныф укучысы катнашты.
Балалар өчен туган шәһәрнең экологик проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән интерактив танып-белү программасы әзерләнгән иде. Программа барышында балалар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, үзләренең күзәтүләре һәм белемнәре белән уртаклаштылар. Иң актив катнашучыларга һәм уенда җиңүчеләргә тыюлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International