Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: сайтта аудан файдаланучыларның контактлары яңартылды.
Мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау 2019 елның 8 сентябрендә, ягъни җәйге-көзге ау чорының икенче көнендә узачак.
Хөрмәтле аучылар! Сайлау көнендә яшәү урыныннан ерак урнашкан аучылык җир-суларында булсагыз, Сез Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан , үзегезгә уңайлы сайлау участогын алдан сайлап, тавыш бирүдә катнаша аласыз.
Моның өчен алдан гариза бирергә кирәк:
28 августтан 4 сентябрьгә кадәр:
Теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә (участок сайлау комиссиясе)
24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр:
Теләсә кайсы күп функцияле үзәктә (КФҮ)
Теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә (ТСК)
Яки дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталы аша. Моның өчен https://www.gosuslugi.ru сайты аша берничә адым үтәргә кирәк (ул 2-5 минут вакытыгызны алачак).
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2019 елның 29 августында иҗтимагый чара узды.
Тикшерүләр вакытында ачыкланган хокук бозуларны профилактикалау һәм хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм файдалану өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеген тормышка ашырганда мәҗбүри таләпләрне үтәү, Татарстан Республикасы территориясендә региональ әһәмияткә ия булган аеруча саклаулы табигый территорияләрне саклау һәм куллану өлкәсендә федераль дәүләт аучылык күзәтчелеге һәм региональ дәүләт күзәтчелеге мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында, Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм Миннулиннар-Латыйповлар гаиләсендә булып кайттылар һәм мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.
Бу акциянең төп максаты – барлык балаларга да бәйрәм бүләк итү, 1 сентябрь көнне рәхәтләнеп мәктәпкә бару мөмкинлеге бирү, ә Миннулиннар-Латыйповлар гаиләсе кебек ата-аналар һәм гаиләләр аерым хөрмәткә лаек. Аларга һәрвакыт яшь һәм бәхетле булып калуларын телибез. Ә балаларыһәрвакыт сөендереп кенә торсын.
2019 елның 5 сентябреннән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыйммәтле мехлы хайваннарны табуга рөхсәтнамә алу өчен гаризаларны кабул итү башлана.
Рөхсәтнамәне алу өчен, нинди районда аулауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин . Шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә КФҮнең Call-үзәге операторлары ярдәме белән (843) 222-06-20 телефоны буенча, КФҮ филиалларына кабул итүгә алдан ук язылырга мөмкин.
Рөхсәтнамәләрне бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәтнамә алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспортның оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәтнамә биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (оригинал);
- кондызны яки сусарны тотуга рөхсәт алган очракта, хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем нытүләү турында квитанция.
Кондыз һәм сусар өчен түләү ставкасы -60 сум (1 баш өчен).
Гариза бирүче вәкиле тарафыннан рөхсәтнамәнеалу, гади язма рәвештә ышаныч кәгазе һәм шәхесне раслаучы документ нигезендә башкарылырга мөмкин.
Ау чоры:
- төлкегә-15 сентябрьдән 29 февральгә кадәр;
- соры куянга-15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр;
- кондызга - 1 октябрьдән 29 февральгә кадәр;
- сусарга-15 октябрьдән 29 февральгә кадәр.
Ау чорынм сылтама буенча карарга була.
Якынлашып килүче 30 август – Татарстан Республикасы көне бәйрәме белән бәйле рәвештә, КФҮнең эш графигы үзгәрде.
29 августта КФҮнең барлык филиалларында да эш көне 1 сәгатькә кыскарды.
30, 31 август һәм 1 сентябрь КФҮнең барлык филиаллары өчен дә ял көне булып санала.
2019 елның 9 августыннан Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасы - биотөрлелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе урынын алмыштыруга конкурс игълан итә.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган.
2019 елның 8 сентябрендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак.
Прописка буенча үз сайлау участогыгызны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында белергә була(http://www.cikrf.ru/services/lk_address/).
Әгәр Сез теркәлү урыны (прописка) буенча яшәмисез икән, Сез Татарстан Республикасы территориясендә үзегез өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирә аласыз. Моның өчен алдан гариза бирергә кирәк:
4 сентябрьгә кадәр:
- теләсә кайсы күп функцияле үзәктә (КФҮ)
- теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә
- дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталы аша;
2019 елның 28 августыннан 4 сентябренә кадәр:
- теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә.
«Ашыт» һәм» «Чатыр Тау» тыюлыкларында аншлаглар һәм күрсәткечләр кебек мәгълүмати стендлар урнаштыру актив рәвештә бара.
Бу стендларда аеруча саклана торган территория турындагы мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Мәсәлән, тыюлыкның саклау чикләре һәм режимы күрсәтелгән картасы белән, яки экологик сукмаклар турындагы мәгълүмат белән.
Стендларда тыюлык горурлана торган һәм аның территориясендә яшәүче һәм үсүче кайбер хайваннар һәм үсемлекләр сурәтләнгән, шулай ук сорау белән мөрәҗәгать итү өчен контактлар бирелгән.
Мәктәп укучылары яңа уку елына әзерләнгән вакытта, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр инде яңа белем ала.
«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 9 нчы номерлы «Салават күпере» һәм 18 нче номерлы «Улыбка» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр үткәрде. Экологик культура нигезләре нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә салына, балалар табигатьне сакларга һәм аңларга өйрәнә, экологик тәрбия бирүгә иң кабул итүчән аудитория булып тора. Очрашу вакытында тыюлык белгечләре балаларга табигатькә карата төп кагыйдәләр турында сөйләделәр: урманда үзеңне ничек тотарга, табигатькә ничек зыян китермәскә, хайваннарга, кошларга һәм үсемлекләргә карата сакчыл булу кирәклеге турында сөйләделәр.
Танып-белү активлыгын үстерү һәм әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне ныгыту өчен, балалар белән зур булмаган призлы викторина үткәрделәр, шулай ук «Татарстан Республикасы Кызыл китабының гаҗәеп яшәүчеләре» исемле сирәк хайваннар һәм үсемлекләрнең иллюстрацияләрен үз эченә алган яңа балалар китабы белән таныштырдылар.