Техник хата белән бәйле рәвештә, җирәбә салуда катнашучылар исемлегенә 4 гариза кертелмичә калды. Комитет кабул ителгән гаризалар исемлеген яңартты.
Кабул ителгән һәм кире кагылган гаризаларның исемлеге белән Комитет сайтында БУ СЫЛТАМА буенча танышырга мөмкин.
Хөрмәтле аучылар, җәйге-көзге ау чорына гаризалар кабул итү 26 августтан башланачак, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аулауга рөхсәтнамә алу өчен, алдан ук, Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы яки КФҮ Call-үзәге операторлары ярдәмендә (843) 222-06-20 телефоны аша, КФҮ филиалларына кабул итүгә язылырга мөмкин.
Рөхсәтләр бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (оригинал).
2019 елның 9 августыннан Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасы - биотөрлелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе урынын алмыштыруга конкурс игълан итә.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, 12 нче августта 14 сәгатьтә, Казан шәһәре, к. Тинчурин урамы, 29 адресы буенча урнашкан Комитет бинасында узачак, җирәбә салуда катнашу өчен кергән гаризаларны эшкәртүне тәмамлый.
Җирәбәдә катнашу өчен Комитетка 6918 гариза керде, шуларның 6297се эшкәртелде. Җирәбәдә катнашу өчен 621 гариза кабул ителмәде.
Кабул ителгән һәм кире кагылган гаризаларның исемлеге белән Комитет сайтында СЫЛТАМА буенча танышырга мөмкин.
«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре үсеп килүче буынга экологик белем бирүне дәвам итәләр. Бу юлы алар 10 нчы балалар бакчасына барып кайттылар. Белгечләр балаларга Татарстан Республикасының Кызыл китабы турында, аерым саклауга һәм сакчыл мөнәсәбәткә мохтаҗ булган хайваннарның һәм үсемлекләрнең гаҗәеп төрләре турында сөйләделәр. Шулай ук дәрес барышында балалар табигать тыюлыкларының ни өчен кирәклеге турында, Чистай муниципаль районы территориясендә 2001 елда оештырылган «Чиста болыннар» табигать тыюлыгының тарихы турында белделәр.
Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үз фикерләрен белдерделәр, хайваннар һәм кошлар турында бик күп кызыклы хикәяләр сөйләделәр. Алынган белемнәрне ныгыту өчен «Чистые болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре «Без Кызыл китаптан» дигән уен үткәрделәр.
Аерым игътибар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә юнәлтелде. Балалар табигатьне сакларга һәм әйләнә-тирә мохиттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә бирделәр.
Дәрес ахырында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән тыюлык хезмәткәрләре «ТР Кызыл китабының гаҗәеп яшәүчеләре» дигән китап бүләк иттеләр.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Тикшерүләр үткәрү вакытында ачыкланган хокук бозуларны кисәтү һәм хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм куллану өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеген, федераль дәүләт аучылык күзәтчелеген һәм Татарстан Республикасы территориясендә региональ әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрне саклау һәм файдалану өлкәсендә региональ дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашырганда мәҗбүри таләпләрне үтәү турында» ачык фикер алышулар үткәрү турында хәбәр итә. Фикер алышулар 2019 елның 29 августында сәгать 10.00 , Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча узачак.
Сорауларны (мөрәҗәгатьләрне), искәрмәләрне һәм комментарийларны
420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча;
(843) 211 66 94 телефоны буенча;
upravlenie.nadzor@tatar.ru. электрон почта адресы буенча калдырырга мөмкин.
Бүген, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, Алексеевск районының 6 400 га мәйдандагы һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына, аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион үткәрелде.
Аукционда 4 катнашучы булды. Аукцион нәтиҗәләре буенча ҖЧҖ «Марал» җиңүче дип танылды.
Җиңүче белән 49 елга хайваннар дөньясы белән файдалану хокукына аучылык хуҗалыгы килешүе төзеләчәк.
Бүген Әстерханда, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары-Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков ачкан киңәшмәдә, һәвәскәр балыкчылыкны көйләүнең яңа нормаларын куллану һәм эшчәнлекнең әлеге төрен контрольдә тотуны алга таба камилләштерү турында фикер алышына.
Киңәшмәгә һәвәскәр балыкчыларның иҗтимагый берләшмәләре, шул исәптән Интернет челтәреннән аларның берләшмәләре, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, «Россия өчен» халык фронты» ГИХ һәм башка кызыксынган оешмалар чакырылган иде.
Татарстан Республикасының һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгын үстерү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Шәрәфетдинов Рамил Гомәр улы чыгыш ясады. Ул киңәшмәдә катнашучыларга, тоту нормаларына үзгәрешләр кертү өлешендә Татарстанның һәвәскәр балыкчылары тәкъдимнәренә нигезләнеп, үз докладын тәкъдим итте.
Россия балыкчылыгының җитәкчелеге карары буенча, профильле хезмәтләргә, чыгышларда күтәрелгән законнарны камилләштерү һәм хокук куллану мәсьәләләрен игътибар белән өйрәнеп, конкрет тәкъдимнәр бирергә йөкләнде.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында, Татарстан Республикасының судагы биологик ресурсларны саклау буенча Республика советы эше кысаларында, законсыз рәвештә яңа тоткан балык һәм балык продукциясен сату белән көрәш буенча оператив төркем булдыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.
Балык һәм балык продукциясен законсыз сату белән көрәш буенча, судагы биологик ресурсларны саклау мәсьәләләрендә вәкаләтле үзәк аппаратлар вәкилләре төркемен булдыру, шул исәптән сәүдә нокталарына тикшерүләр үткәрү турында да фикер алыштылар.
Киңәшмәдә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россия балыкчылыгы Урта Идел территориаль идарәсенең ТР буенча Дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм судагы биологик ресурсларны саклау бүлеге вәкилләре катнашты.
«Дружба» балаларны сәламәтләндерү лагеренда, «Яшел десант» бүлеге кысаларында, А.И. Щеповских исемендәге «Дала» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә «Экологик бум» дип исемләнгән чара узды.
Чара кызыклы формада узды. Уеннар тыюлык башлыгы Ф. Н. Динмөхәммәтов һәм белгеч Р. В. Насретдинов үткәргән мавыктыргыч әңгәмә белән аралашып барды.Балалар кызыксынып республикабызның Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында мәгълүмат тыңладылар, күп сораулар бирделәр.
Балалар викторинада катнаштылар, безнең урманнарда яшәүче хайваннарның һәм кошларның рәсемнәрен ясадылар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, «Әгәр син урманда адашсаң»дигән очрак турында фикер алыштылар. Биремнәр нәтиҗәләре буенча иң актив балалар сайлап алынды, алар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнде.