ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

20 августта Дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән Измәр авылы янында Актай елгасында (Спас районы) үткәрелгән рейд вакытында браконьер тоткарланды. Тоткарлау барышында ятьмәләр һәм 53 данә балык тартып алынды.

Материал полициягә тапшырылды, бу факт буенча тикшерү алып барыла һәм җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Шул ук рейд вакытында төптән 8 ташландык тоту коралы да күтәрелде. ​


20
август, 2019 ел
сишәмбе

Азнакай районында, җирле кеше үзенең хуҗалыгында 2 яшь аккош табып алды. Гражданин , кошлар белән нәрсә эшләргә дигән сорау белән, Азнакай районы буенча Дәүләт комитетының район бүлеге башлыгына мөрәҗәгать итте.

Бу Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән  ысылдавык аккошның зурайган балалары булып чыкты. Белгеч аларны якындагы күлгә кадәр алып барырга ярдәм итте. Кошларга ул күлдә  уңайлырак һәм куркынычсызрак булыр.


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Узган атнада Каракүл күленнән ерак түгел (Түбән Кама районы), монда яшәүче кешеләрнең берсе, ташбака табып,  аны фотога һәм күлгә җибәрүен видеога төшереп алды.

Фотосүрәтләр, төрне төгәл билгеләү өчен, белгечләргә җибәрелде. Булган материал гына төгәл раслау өчен җитмәскә мөмкин, әмма алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, бу—күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә күренмәгән һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабының 3нче басмасыннан «юкка чыккан төр» буларак төшереп калдырылган Европа саз ташбакасы.

Әгәр дә сез бу хайванны күргән булсагыз, Комитетка 8 (843) 211 68 62телефон номеры буенча шалтыратыгыз ( яки фото/видео материаллар булган очракта Yuriy.Pavlov@tatar.ru почтасына җибәрегез).​


16
август, 2019 ел
җомга

Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында  тояклы хайваннарны  тотуга гаризаларны кабул итү һәм рөхсәтләрне бирү 19 августтан башлана.

Рөхсәт алу өчен түбәндәге документлар кирәк:

- рөхсәт алу өчен гариза;

- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);

- аучылык билеты (оригинал);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (оригинал);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым җыемын түләү турында квитанция.

Җыю ставкалары:

- олы поши – 1500 сум;

- олы кабан – 450 сум;

- 1 яшькә кадәрге кабан -225 сум;

- олы кыр кәҗәсе-450 сум.

Түләү турында гаризаны һәм квитанцияләрне СЫЛТАМА буенча кереп алырга мөмкин.


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 9 августыннан Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасы - биотөрлелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе урынын алмыштыруга конкурс игълан итә.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган. ССЫЛКА


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

10 августта Чистай шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Галактика балалары» дип аталган Республика палаткалы лагерьлар фестивале старт алды. Фестиваль эшли башлаганнан бирле сигез ел эчендә, анда сигез меңнән артык катнашучы булды. Быел фестивальгә республиканың 10 районыннан 10 яшьтән 17 яшькәчә 223 катнашучы килде. Оештыручылар алар өчен бик бай программа әзерләделәр: җыр һәм бию конкурслары, уеннар, презентацияләр һәм концертлар.

Шулай  ук фестивальдә катнашучылар янына «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре дә килеп китте. Тыюлык хезмәткәрләре алар өчен «Без Кызыл китаптан» дигән бик кызыклы экопрограмма әзерләделәр. Интерактив лекциядә тыюлык хезмәткәрләре балаларга, Дәүләт табигать тыюлыклары дип атала торган ,Татарстан Республикасының аеруча саклаулы территорияләре турында сөйләделәр. Аларны «Чиста болыннар» тыюлыгы һәм аның территориясендә теркәлгән ТР Кызыл Китабы вәкилләре белән таныштырдылар. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үз фикерләрен белдерделәр, хайваннар, кошлар турында бик күп кызыклы хикәяләр сөйләделәр.

Программаның икенче өлеше – белемнәрне ныгыту уены. Анда  10 команда- һәр районның вәкиле көч сынашты. Чистай муниципаль районының «Континент йолдызлары» җыелма командасы җиңде. «Чиста болыннар» ДТКТ башлыгы уенда катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар тапшырды. Ә җиңүче командага өстәмә күңелле сюрприз – алар өчен 1 нче номерлы экомаршрут буенча, 7,5 км озынлыктагы Прость елгасы буйлап экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында балалар лекциядә сүз барган Кызыл китапның вәкилләрен үз күзләре белән күрделәр. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр генә түгел, туган як табигате турында белемнәр дә алдылар.​


13
август, 2019 ел
сишәмбе

 «Озын Алан» дәүләт тыюлыгы белгечләре Л.М Сорокина һәм Е. Н. Похлебкин балалар өчен экологик квест-викторина үткәрделәр, анда балаларга безнең республика урманнарының  кабатланмаслыгы һәм кыйммәте турында, урманның хәзерге заман кешесе тормышындагы әһәмияте турында сөйләделәр.

Балаларга тыюлык территориясендә үсә торган 130 елдан артык һәм биеклеге 30 м дан артык булган тау-алтай чыршысы турында, шулай ук балаларга Татарстан урманнарының сирәк һәм еш очрый торган хайваннары, аларның гадәтләре турында, агачларның токым составы һәм саклана торган сирәк үсемлекләр турында сөйләделәр.

Җанлы әңгәмәдә, балаларның сорауларында һәм фикерләрендә, яшь буынның туган як табигатенә карата тере кызыксынуы күренде. Алар тере табигать объектларын яхшырак аңлый һәм белә башладылар. Бу чара истәлегенә балаларга Дәүләт комитетыннан зур булмаган бүләкләр тапшырылды. ​


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Кыргый тояклы хайваннарга җирәбә салу нәтиҗәләре.

 Бүген, 12 августта, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аулаучы физик затлар арасында, очраклы рәвештә сайлап алу юлы белән(җирәбә салу), кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү уздырылды.

Быел җирәбә салуда 6922 гариза  катнашты(2018 елда - 4067 гариза иде).

Нәтиҗәләр белән түбәнрәк таныша аласыз (шулай ук документ рәвешендә дә чыгарырга була):

Техник хата белән бәйле рәвештә, җирәбә салуда катнашучылар исемлегенә 4 гариза кертелмичә калды. Комитет кабул ителгән гаризалар исемлеген яңартты.

Кабул ителгән һәм кире кагылган гаризаларның исемлеге белән Комитет сайтында  БУ СЫЛТАМА буенча танышырга мөмкин.


9
август, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле аучылар,   җәйге-көзге ау чорына  гаризалар кабул итү 26 августтан  башланачак,  һәркемгә  керергә рөхсәт ителгән аучылык  җир-суларында аулауга рөхсәтнамә  алу өчен, алдан ук, Татарстан  Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы яки КФҮ Call-үзәге операторлары ярдәмендә (843) 222-06-20 телефоны аша, КФҮ филиалларына кабул итүгә язылырга мөмкин.

 

Рөхсәтләр бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:

- рөхсәт алу өчен гариза;

- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);

- аучылык билеты (оригинал);

- рөхсәт биргән өчен  дәүләт пошлинасын түләү турында  квитанция (оригинал).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International