ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Культуралы һәм кыргый үсемлекләрне корткычлардан саклап, табигатьтә һәм авыл хуҗалыгында кошларның нинди зур әһәмияткә ия булуын искә төшерү өчен, Әгерҗе районы Бима урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында, «Кичке Таң» дәүләт тыюлыгы администрациясе белән берлектә, «Безнең як кошлары» дигән дәрес оештырылды.

Ачык дәреснең максаты булып балаларга кошлар язмышы, туган табигатьне ярату һәм саклау өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, экологик культура дәрәҗәсен күтәрү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү тора иде.

Дәрес барышында һәр сыйныфтан 8-9 кешеле командалар җыелды. Укучылар команда белән һәм аерым рәвештә кошлар турында сорауларга җавап бирделәр, күчмә һәм кышлаучы кошлар турында мисаллар китерделәр, һәм күчмә кошларның туган якларыннан китү сәбәпләрен атадылар. Балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, безнең белән яшәүче кошлар, безгә һава торышын ничек күрсәтүләре турында, кошлар белән бәйле халык бәйрәмнәре турында сөйләштеләр.

Кошларга салкын кышны кичерүе авыр. Шуңа күрә бу мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары алар өчен җимлекләр ясадылар, мәктәп ишегалдында кошлар өчен ашханә оештырдылар һәм көн саен чыпчыклар, песнәкләр, карабүрекләр һәм башка кышлаучы кошларның ничек сыйланганын күзәтәләр.

Дәүләт тыюлыгы белгече Әлфия Нуриманова, башлангыч сыйныф укучылары алдында ясаган чыгышында, балаларга канатлы дуслар турында, аларның кайда һәм ничек оялаулары, кышкы вакытта аларны ни өчен ашатырга кирәклеге турында сөйләде.

Бима урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән классларында  «Татарстан Республикасының аеруча саклаулы табигый территорияләре» темасына конференция үткәрелде.

Дәрес барышында укучылар Татарстан Республикасының аеруча саклана торган территорияләре белән таныштылар, әйләнә-тирә мохитне саклау, туган як табигате үзенчәлекләре, Кызыл китапның әһәмияте, табигатьне саклау кирәклеге турында белемнәрен киңәйттеләр.

  «Кичке Таң» тыюлыгы башлыгы Руслан Маннапов сөйләвеннән укучылар дәүләт табигать тыюлыклары һәм табигать һәйкәлләре эшчәнлегенең максатлары һәм бурычлары турында белделәр. «Аеруча саклаулы табигый территорияләр – ул табигать саклау эшчәнлегенең Россиядә һәм тулаем планетада биологик һәм ландшафт төрлелеген сакларга мөмкинлек бирә торган иң нәтиҗәле формаларының берсе», - дип ассызыклады ул.

Балалар административ штрафлар, табигать саклау органнарына эшкә урнашу, экологик конкурслар һәм башка сораулар белән кызыксындылар.

Мәктәп фойесында ташландык материаллардан кул эшләре һәм экологик плакатлар конкурсында катнашкан укучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Чара нәтиҗәләре буенча иң актив катнашучылар календарьлар һәм буклетлар белән бүләкләнделәр.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы территориясендә 1 февральдән 15 апрельгә кадәрге чорда һәвәскәр һәм сәнәгый балык тоту тыела.

Төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигать зоология тыюлыгы Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә оештырылды һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 26 февралендәге 115 номерлы карары белән расланды.

Тыюлык территориясендә, 1 февральдән 15 апрельгә кадәрге чорда, махсус саклау режимы нигезендә, су биологик ресурслар популяциясе торышына яный торган теләсә нинди эшчәнлек тыела.

Министрлар Кабинеты карарына сылтама: http://ojm.tatarstan.ru/rus/vidi-rib-zanesyonnih-v-krasnuyu-knigu-rt-i-oopt.htm


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Елның салкын һәм җиләк-җимеш аз булган вакытында , кошларның исән калуы өчен өстәмә тукландыру бик мөһим була.Шуңа күрә, «Чулпан» тыюлыгы администрациясе һәм «Трофей» аучылык хуҗалыгы Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбе укучылары белән берлектә «Канатлы дусларга ярдәм итик» дигән чара үткәрделәр. Урман кырында балалар үз куллары белән, кечкенә кошлар өчен, хезмәт дәресләрендә ясаган 50 җимлек элделәр һәм аларны азык белән тутырдылар. Шулай ук көртлекләр турында да онытмадылар, алар өчен укучылар орлыклар һәм вак ташлардан «келәмнәр» эшләделәр. Әлеге чарада катнашып, укучылар туган як табигатен саклауга үз өлешләрен керттеләр.

Әгәр сез кышын үз йортыгызда яки дачада буласыз икән- бакчагызда кошлар өчен җим булуын тикшереп торыгыз. Әгәр сез фатирда яшәсәгез, сез кошларга үзегезнең ишегалдында, якын тирәдәге паркта яки күл янында булыша аласыз. Балаларны җим әзерләүгә һәм кошларны ашатуга җәлеп итегез. Бу бит табигатьне һәм мохитне өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек, ә шулай ук мәрхәмәтлелекнең яхшы практик дәресе.​


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Республика күләмендәге «Балык булсын!» дип исемләнгән кышкы акция Алексеевск районында да узды. ТР Дәүләт комитетының Алексеевск районы буенча районара бүлеге МО җитәкчелеге вәкилләре, Алексеевск районы буенча «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләрне оештыру үзәге, Алексеевск муниципаль районы территориясендә Лаеш балык заводы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә,шпт. Алексеевск территориясенең төньяк-көнбатыш өлешендәге Кама елгасында балыкның кислород җитмәүлектән үлүенә каршы чаралар үткәрде. Соңгы вакытта һава торышының начарлануы аркасында балаларны һәм мәктәп укучыларын тишекләр тишүгә һәм камыш «көлтәләре» урнаштыруга җәлеп итмәскә дигән карар кабул ителде.

 Килгән катнашучыларның бер өлеше көлтәләр бәйләү белән шөгыльләнде, ә калган катнашучылар Алексеевск районы буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Самсонов Сергей Николаевич җитәкчелегендә сайлап алынган территориядә тишекләр тиштеләр. Аннары барлык катнашучылар бәйләнгән камышларны тишекләргә урнаштырдылар һәм тиз генә катмасын дип кар белән каплап куйдылар.

Чарада катнашучыларның барысы да башкарылган эшләреннән һәм  табигатькә файда китерүдән канәгать калдылар. Хәзер Алексеевск районындагы балыкка һава җитмәүдән үлү әзрәк яный.


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Узган елның июнендә, аеруча саклана торган табигый территориядә - «Чиста болыннар» тыюлыгында, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан законсыз рәвештә балык тоту коралы булган челтәрләрдән файдаланып,  372 данә балык чыгарган өчен тоткарланган, гражанинга карата ТР Чистай шәһәр суды карары үз көченә керде. (РФ ҖК 256 ст.3 ө.).

Хөкем ителүче, 16 ай сынау срогы белән, шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук суд карары белән, хөкем ителүчегә матди зыянны 365 650 сум күләмендә штраф салдылар.​


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы директоры Сабиров Рамил Рәхим улын 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итә.

Сезгә сәламәтлек, иминлек, эшләрегездә уңышлар телибез!


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Дәүләт комитеты хезмәткәре «Балык булсын!» акциясе кысаларында «Советлар Союзы Герое Кузьмин Сергей Евдокимович исемендәге Чистай кадет интернат-мәктәбе»нең 8 сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде.

Ачык дәрестә балаларны бозда тишекләр тишәргә һәм аларны камыш белән тыгып калдырырга өйрәтте,бу эшнең әһәмиятен аңлатты.


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында кышкы сезонда  балыкларга һава җитмәүнең барлыкка килүен кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү дәвам итә.

Мисал өчен, Биектау районындагы «Чулпан» тыюлыгында мондый чара тыюлык территориясендә урнашкан күлләрдә үткәрелде. Олы Кавал төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ярдәм итү теләге белдерделәр-алар бәкеләргә камыш салырга ярдәм иттеләр һәм өлкәннәрнең эшен игътибар белән күзәттеләр. Тыюлык инспекторлары үз чиратында, балыкларга һава җитмәүнең нәтиҗәләре һәм аңа каршы чаралар  үткәрү кирәклеге турында балалар өчен экологик белем бирү сәгате үткәрделәр.

«Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре, Балтач урта мәктәбенең 15 укучысы белән берлектә, Балтач районындагы «Кара күл» төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә тишекләр тишү буенча чара үткәрделәр.

Тәтеш районының Озын Алан авылының буасында  «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре 15 бәке тиштеләр.  Чарада шулай ук Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм монастырь башлангыч мәктәбе укучылары катнашты.

«Зөя» дәүләт тыюлыгы белгечләре ДБО «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре белән берлектә Яшел Үзән районында Зөя елгасы култыгындагы балыкның һава җитмәгәнлектән үлүен кисәтү буенча чаралар үткәрделәр. Алар белән барлыгы 70тән артык бәке борауланган.

Спас районында «Спас» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре дә шактый эш башкардылар: Рабига күлендә 50дән артык  тишек борауланган. Алар тиз арада катмасын өчен, тишекләргә камыштан «бөкеләр» ясап куелды. Чарада район хакимияте җитәкчелеге, күзәтчелек ведомстволары вәкилләре, шулай ук ТР Спас районы «Болгар интернат-мәктәбе» ДББУ укучылары һәм укытучылары катнашты.


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Сыктывкар шәһәренә эш визиты белән баргач, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының рәис урынбасары Шәрәфетдинов Рамил Гомәр улы һәм ДБУ «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» директоры Ушатов Валерий Николаевич, Коми Республикасының табигать ресурслары һәм әйләнә-тирәлекне саклау министры Полшведкин Роман Викторович белән очраштылар.

Очрашу Коми Республикасының Табигый байлыклар һәм әйләнә-тирәлекне саклау министрлыгында узды. Анда Дәүләт комитеты белгечләре шулай ук төньяк коллегалары белән аеруча саклаулы табигать территорияләре системасын үстерү һәм камилләштерү һәм Кызыл китапны алып бару өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар.​


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 «Кичке Таң» табигый тыюлык хезмәткәрләре Әгерҗе районының Бима урта гомуми белем бирү мәктәбендә, балаларның табигать дөньясына карата мөнәсәбәтенә, һәр кешенең тормышында аның кыйммәтен аңлауга, безнең кече дусларыбызны саклауга һәм яклауга үзенең катнашуын аңлауга багышланган экологик дәрес үткәрделәр. Аннары, дәрестән соң, тыюлык башлыгы Руслан Маннапов «Парклар маршы-2018» халыкара табигать саклау акциясенең республика туры призерларына ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының дипломнарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

 Ә «Озын Алан» тыюлыгы белгечләре тарафыннан «Чыршыны саклыйк»дигән темага балалар рәсемнәре һәм плакатлары конкурсы үткәрелде. Конкурста 2 нче номерлы Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе актив катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең рәсемнәрендә һәм плакатларында «урман гүзәлен» ничек сакларга кирәклеген күрсәттеләр. Конкурста 200гә якын укучы катнашты. 24 катнашучы җиңүче булды, алар һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Дәүләт комитеты грамоталары, шулай ук тыюлык администрациясеннән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International