Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: региональ әһәмияттәге аерым саклана торган табигый территорияләр челтәрен киңәйтү чикләрендә, Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында “Мишә елгасы тамагы”региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоологик тыюлык оештырырга планлаштырыла.Аның гомуми мәданы 11890 га булачак.
Ел саен 11 гыйнвар көнне безнең илдә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләнә. Беренче мәртәбә бу көнне 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Дөньякүләм кыргый табигать фонды инициативасы буенча билгели башладылар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәтендәге буш урыннарны алмаштыруга, 2018 елның 10 гыйнварыннан алып, киләсе вазифалар буенча бәйгеләр игълан итә
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.12.2017 елдан 1104 номерлы карары белән, Татарстан Республикасы территориясендә “Чөгә балыгының уылдык чәчү урыны” исемендәге региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы оештырылды.
2018 елның 6 гыйнвар көнендә Югары Ослан районында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүлеге хезмәткәрләре белән.
Хөрмәтле балыкчылар!
Боз кату чоры башлану белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез.
Хөрмәтле аучылар!
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елның 1 гыйнварыннан алылп 28 февраленә кадәр Россия Федерациясе территориясендә аучылык хайваннарының кышкы маршрут хисабы уздырыла. Татарстан Республикасы территориясендә пошилар, кыр кәҗәләре, кабаннар, селәүсеннәр, бүреләр, төлкеләр, чүл төлкеләре, сусарлар, көзәннәр, аслар, тиеннәр, куяннар, боҗырлар, көртлекләр, суерлар һәм соры кыр тавыгы саны билгеләнәчәк.
«Балтач» тыюлыгы инспекторлары белән, тыюлык территориясендәге “Арча урманчылыгы” Балтач бүлемтекле урманчылыкның 76 нчы кварталында кыргый кабаннарны өстәмә ашату буенча биотехник чара уздырылды. Өстәмә ашатуны здыру өчен, “Тукай исемендәге ҖЧҖ” авыл хуҗалыгы оешмасы белән 350 кг азык бирелде.
Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексы 2 булек 258 маддә буенча бер төркем затлар белән хокуксыз аулаган өчен Татарстан Республикасының Лениногорск шәһәр суды хөкем итте.
«Без – табигать балалары» - шундый девиз астында, бу көннәрдә Арча районында экология дәресе узды.
“Ашит” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Ахметзянов Р.З. һәм Абдрахманова Г.И. ТР Арча районының Яңа Кырлай мәктәбендә, «Без – табигать балалары» исемендәге чара уздырдылар.Дәрестә тирә якны пычрату, хайваннарның, кошларның, үсемлекләрнең юкка чыгуы мәсьәләләрен күтәрделәр. Табигатьне ничек якларга, без аның байлыгын саклау өчен нәрсә эшли алабыз? Аның киләчәге безнең һәрберебездән тора – менә бу чараның төп темасы.