ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең администрация-финанс бүлегенә Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык вазифасындагы  буш урынны алмаштыруга бәйге игълан ителә.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаны һәм аңа теркәлгән кирәкле документларны бәйге комиссиясенең сәркатибе , аларны кабул итү турында белдергән көннән алып 21 көн эчендә (2017 елның 26 июнен кертеп), кабул итә. Документларны Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет, адресы буенча тапшырырга була.  тел.(843) 211-73-81, 211-66-94.


25
август, 2017 ел
җомга

Бүген, 2017 елның 25 августында, «ТАТМЕДИА» бинасында ИА «Татар-информ»  пресс-конференциясе узды. Ул, республикада 2017 елның 2 сентябрендә сәгать 17.00 ачыла торган, каурыйлы киекләргә көзге ау чоры ачылуына   багышланган иде. Шулай ук пресс-конференциядә ТР буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт итү Үзәге хезмәткәрләре  катнашты. Алар  иң үзенчәлекле бозулар буенча аңлатмалар һәм җыелган журналистларның сорауларына җавап бирделәр.


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: киләчәк ау чоры белән бәйле рәвештә, Идарә ауны кулланучылар белән киңәшмәләр уздыра. Бүген киңәшмәләр Арчада һәм Югары Осланда уздылар. Киңәшмәләрдә төп игътибар  оештыру чараларына һәм ау кагыйдәләрен саклауга  юнәлтелде.

Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда IV сыйныф янгын куркынычы  урнаштырылу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән  19.08.2017 елдан  “Гражданнарның урманнарда  булуын һәм анда  транспорт чаралары  белән керүне чикләү  турында”гы боерыгы  раслану турында, Идарә барлык аучыларга да хәбәр итә.

Бу боерык белән, гражданнарның урманнарда  булуын һәм анда  транспорт чаралары  белән керүне чикләү, бу боерык көчкә кергәнән соң,   21 календарь көненә кертелүе  билгеләнде.


22
август, 2017 ел
сишәмбе

Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:

а) аучылык билеты;

б) аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;

в) һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;

г) беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;

д)  ауны ау кошларын кулланып алып барган чакта, кошларны ярым ирек шартларда яки ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә;


18
август, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология Кодексының 135(5) маддәсенең 12 бүлеге нигезендә, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу хокукы, Сезнең белән, белдерү кәгазен алганнан соң утыз көн эчендә, Идарәгә мөрәҗәгать итү юлы белән тормышка ашырыла ала.

Әгәр дә Сез билгеләнгән вакыт эчендә  үз хокукыгыз белән файдаланмаган очракта, ул хокук башка претендентка күчәчәк.


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: ачык аучылык биләмәләрендә каурыйлы киекләрне аулауга рөхсәтнамәләрне бирү, киләсе график буенча 18 август көнне сәгать 15.00  башланачак.

Татарстан Республикасының муниципаль районнарындагы  Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен файдалануны һәм саклауны контрольдә тоту буенча район (районара) бүлек башлыклары һәм файдалануны һәм саклауны контрольдә тоту буенча район (районара) бүлегенең өлкән белгечләре белән рөхсәтнамәләрне бирү графигы.

Дүшәмбе

Җомга

Шимбә

с 15.00 до 19.00

15.00 - 19.00

9.00 -12.00


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын cаклау һəм алардан файдалану Идарәсе  хәбәр итә: бүген, 2017 елның 16 август көнендә, ачык аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамә алу хокукына ия булуга  җирәбә салу уздырылды. Җирәбә салу Комиссия белән аучылар һәм журналистлар алдында уздырылды.


15
август, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның 16 август көнендә сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин 29 адресы буенча, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.


11
август, 2017 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, Идарә бинасында 16 августта сәгать 16.00 узачак җирәбә салуда катнашу өчен бирелгән гаризаларны эшкәртеп бетерде.

Идарәгә җирәбә  салуда катнашу өчен  3327 гариза бирелде, алардан 3062  эшкәртүгә кабул ителде. 265 гариза  җирәбә салуда катнашуга алынмады.

Җирәбә салуга кертелгән һәм кертелмәгән гаризалар  исемлеге белән Идарәнең сайтында  “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә “Җирәбә уздыруның вакыты, урыны, гаризалар тапшыру вакыты турында мәгълүмат” өстәмә битендә танышырга була.      


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Юлларга һаман ешрак зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яраланалар. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр.

Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә  яшьлек пошилар,  буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм  тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына  алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта  кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International