ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: ачык аучылык биләмәләрендә,кыйммәтле мехлы төрләрне( куян, төлке һ.б.) аулау өчен рөхсәтнамәләр бирү дәвам итә. Аларны Татарстан Республикасының барлык  муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирәләр:


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 9 сентябрь көнендә рейд барышында, Актаныш муниципаль районының аучылык биләмәләрендә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәре Кама-Ык аучылык  хуҗалыгы һәм Актаныш районының  ҖИО “Аучылар һәм балыкчылар” егере белән бергә, Картово янында,  гражданин М. идарәсендә булган «Шевроле-Нива» машинасын туктаттылар. Машина йөртүчедә исерү сыйфатлары бар иде.

Машина эчен тикшергәндә, аннан  «Шевроле-Нива» пассажиры Н. гражданиныныкы булган, чехолыннан салдырылган МР-153 мылтыгы табылды. Н. гражданиның да исерү сыйфатлары бар иде.  Урынга  РТ буенча ГИБДД хезмәткәрләре  һәм РФ  Милли гвардиясенең федераль хезмәт гаскәрләре чакырылды.

Н. гражданинына 1 б.8.37 маддә КоАП РФ буенча  административ материал төзелде. Мылтык РФ  Милли гвардиясенең федераль хезмәт гаскәрләре белән тартып алынды.


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 18 – 23 сентябрендә,  Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе нигезендә, “ Аучылык байлыкларын куллануны оештыру һәм  федераль дәүләт тикшерүе”программасы буенча, 72 сәгать күләмендә, һөнәрчелекне күтәрү узачак. Укуларны Киров шәһәренең “Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе” укытучылары  алып барачаклар. Уку төре – көндезге. Программа тәмамланганнан соң һөнәрчелекне күтәрү турында таныклык биреләчәк.

Тулы мәгълүматны сез (843) 2117381 телефоннан  шалтыратып яки Оksana.Filippova@tatar.ru. электрон адресына язып белә аласыз.


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе, кошларның көзге күченүе башлану турында, хәбәр итә. Хәзер инде күчмә ерткыч кошларны күзәтергә була. Болар – карчыгалар, тилгәннәр,саз карчыгалары, кечкенә лачыннар,ә кайбер очракта сирәк очрый торган төрләрдән – балыкчы карчыгасы, кабер бөркете, ак койрыклы диңгез бөркете. Тиздән үрдәкләрнең, казларның, аккошларның һәм торналарның зур өерләрен күзәтергә мөмкин булачак. Хәзерге вакытта чыпчыксыман кошлар өерләренең күченүе бара.  Нәкъ  бу чорда табигать хайваннар дөньясының бөтен матурлыгын күрсәтә.

Кайбер төр хайваннарның бу вакытта куышу вакыты җитә. Андыйларга кыр кәҗәсен һәм пошины кертергә була. Бу төр ата хайваннарның тавышларын республика урманнарында ишетергә була. Сезне сак булырга өндибез, чөнки поши куышу вакытында куркыныч буларга мөмкин.

Сезне табигатькә чыгарга чакырабыз, чөнки бу сезнең өчен дә, балаларыгыз өчен дә бик кызыклы вакыт.


7
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыять фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология Кодексының 135(5) маддәсенең 12 бүлеге нигезендә, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу хокукы, Сезнең белән, белдерү кәгазен алганнан соң утыз көн эчендә, Идарәгә мөрәҗәгать итү юлы белән тормышка ашырыла ала.

Әгәр дә Сез билгеләнгән вакыт эчендә  үз хокукыгыз белән файдаланмаган очракта, ул хокук башка претендентка күчәчәк.


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 8 сентябрьдә сәгать 15.00 башлап, ачык аучылык җир-суларында кыйммәтле мехлы  төрләрне ( куян, төлке һ.б.) тотуга рөхсәтнамәләр бирә башлый. Рөхсәтнамәләрне бирү Идарәнең районара бүлекләрендә киләсе график буенча алып барылачак:


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе инспекторлары, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм журналистлар  белән бергә,  Татарстан Республикасының Лаеш, Балык Бистәсе, Чистай,Алексеевск, Әлки, Спасс, Кама Тамагы, Югары Ослан муниципаль районнарындагы  аучылык биләмәләре территориясендә,  хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану өлкәсендә саклау һәм күзәтү чараларын  тикшерүне тәэмин итү буенча, авиа рейд уздырдылар.

Уздырылган рейд чаралары барышында Татарстан Республикасы территориясендә,  хайваннар дөньясы объектларының яшәү тирәлеген һәм “Ау кагыйдәләрен”  бозуның 21 очрагы ачыкланды.


31
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе тагын бер тапкыр хәбәр итә: Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районындагы  аучылык биләмәләрен беркетү белән бәйле рәвештә,ачык аучылык биләмәләренең өлеше  ООО «Марал» һәм Алексеевск  районының аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенә беркетелә.

Шуның белән бәйле рәвештә, аулаганда игътибарлы булырга һәм чикләрне сакларга өндибез.

Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районының карта схемасы “Хайваннар дөньясы  объектларын озак вакытлы куллану>аучылык хуҗалыгы территорияләре буенча мәгълүмат” бүлегенең “ Хайваннар дөньясын кулланучыларга мәгълүмат” өстәмә битендә урнаштырылган.


29
август, 2017 ел
сишәмбе

Бүген«Мәктәпкә әзерләнергә булыш» исемендәге  республика хәйрия акциясе  чикләрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән,  Татарстан Республикасының Яшел Үзән  муниципаль районының Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләренә  ярдәм күрсәтелде. 15 тәрбияләнүче мәктәп әсбаплары җыелмасы белән  букчалар алды.

Бу акциянең төп максаты -  барлык балаларга да  бәйрәм бүләк итү,1 сентябрь көнне  рәхәтләнеп мәктәпкә барырга мөмкинлек бирү. Бу балалар  үз гомерләрендә күп нәрсә күргән кешеләр түгел һәм теләсә кайсы вакыйганы зарыгып көтәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International