Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 24.06.2016 елдан 435 номерлы “2017 елның 28 февраленә кадәрге чорда. Татарстан Республикасының аучылык җир-сулары территориясендә аучылык байлыкларын табарга рөхсәт ителгән нормаларны раслау турында”гы Боерыгы гамәлгә керде. Документның тексты белән Сез Идарәнең сайтында “Аучылык байлыкларының торышы” бүлегендә “Аучылык байлыкларын табу” өстәмә битендә таныша аласыз.
Соңгы вакытта гади кара елан белән очрашу турында хәбәрләр ешайды. Беренче чиратта бөтенебезне дә аның потенциаль куркынычы һәм аның белән очрашкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге кызыксындыра. Шулай ук еланны бакчага кертмәү чаралары турында сораулар бирелә.
Кыскача биологик белешмә.
Гади кара елан( зәһәр елан) (Vipera berus) — озынлыкка 50-70 сантиметрлы зур булмаган елан. Төсе- төрле төстә булырга мөмкин, нигездә сорыдан һәм зәйтүн төсеннән алып кызгылт – көрән төскә кадәр. Кара төсе – төп. Аркасы буйлап бормалы бизәк сузылган.
Гади кара елан бөтен Европа һәм Азия урманнарында киң таралган, төньякта төньяк боҗрасына кадәр җитә. Урманнарда, сазлыкларда, ә шулай ук кечкенә урманчыкларда һәм бакчаларда яши. Дымлы урыннарны ярата, шуның белән бәйле рәвештә су буйларында еш очрый. Яшәү рәвеше, кагыйдә буларак, кышлаган урынына бәйле. Оя урынына кимерүчеләрнең ояларын һәм җирдәге ярыкларны куллана.
Гади кара елан кечкенә хайваннар, кошлар, бакалар һәм келтәләр белән туена.
Гади кара еланның гомере, төрле белешмәләр буенча, 10 елдан алып 15 елга кадәр. Кайберләре 30 елга кадәр дә яшиләр, ләкин ул күбрәк чыгарма.
Гади кара елан күпмегә куркыныч?
Гади кара еланның куркыныч дәрәҗәсе- уртача. Үлем нәтиҗәләре аеручы сирәк. Ләкин аның чагуы кешене шактый вакытка гадәти тормышыннан чыгара ала. Кыска вакытлы планнар турында әйтәсе дә юк.
Үзеннән үзе елан куркучан һәм агрессив түгел, кешене күргәч тә (вакытында күрсә) кача.
Кара елан чакмасын өчен күрелә торган чаралар.
Әгәр дә кара елан сезне үз вакытында күреп ыслый башласа – бик әйбәт. Андый очракта ипләп кенә, кискен хәрәкәтсез, курыкмыйча елан яныннан ераккарак китәргә кирәк.
Гади кара еланның ташлануы биек түгел һәм сирәк очракта тезгә кадәр җитә ала. Шуңа күрә резин итек һәм тәнгә сыланып тормый торган штан, зур ихтималлык белән, баскан очракта чагудан коткарачак.
Кара елан күп булган урыннарда йөргәндә качып йөрергә кирәк түгел, йөргәндә һәм гөмбәләр эзләгәндә үзеңә таяк белән булышырга кирәк.
Лагерьдә кара еланнардан аерым куркыныч янарга мөмкин. Төнлә учак янына җылынырга килергә мөмкиннәр, яки, тагын да начаррак, без учак янында җылынып утырганда, палатка эченә кереп, йокы капчыгына кереп ятарга мөмкиннәр. Һәм менә бу очракта аяктан тыш башка җиргә чагылу ихтималы бик зур. Шуңа күрә игътибарлы булыгыз! Палатканы ачык калдырмагыз, керер алдыннан чакырылмаган кунаклар булуына тикшерегез.
Кара елан чакса нишләргә?
Катгый тәкъдим ителми:
Хастаханә булмаган, телефон эшләмәгән, җәфа чиккән бер үзе булган һәм аның кая икәнен бер кеше эзләмәгән очракта эш тәртибе.
Андый очракта эш тәртибе:
Аптечкада киләсе дарулар булырга тиеш:
новокаин 2%,
киң спектрлы антибиотик, мәсәлән доксициклин,
Дәвалану барышы:Чагу урынын йогышсызландырабыз. Тешләү урынын новокаин белән кадыйбыз (3-4 укол). Әгәр дә шеш барлыкка килә башласа – кырыйларына кадыйбыз. Димедрол һәм кордиамин уколларын ясыйбыз. Тешләү урынында сепсис һәм ялкынсынуны булдырмас өчен, антибиотик эчәбез. Суны регидрон белән бутап эчәбез.
«Антигадюка» сывороткасына кагылышлы. Аны аптечкада тоту мәгънәсез. Аксымлы препарат булганга күрә, ул температурага бик сизгер. Походта кирәкле температураны тотып булмый. Һәм икенчедән, сыворотка кертүгә организм анафилактик шок белән җавап бирергә мөмкин һәм күрсәтелгән шартларда, зур ихтималлык белән үлемгә китерәчәк.
Кара елан ишек алдына кермәсен өчен, бакчаны периметр буйлап 20 см биеклектәге киртә белән тотып алырга кирәк.
(ЗооБот (http://zoobot.ru/gadyuka-obyknovennayaсайты материаллары кулланды).
Кичә,2016 елның 22 июнь көнендә, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсендә пресс-конференция узды. Ул язгы уылдык чәчү чорында биологик су байлыкларын саклау кануннарын тормышка ашыруга багышланган иде. Журналистлар белән аралашуда Экология, табигатьне куллану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты башлыгы Таһир Хадеев һәм аның урынбасары Ринат Гайзатуллин, ә шулай ук Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Матвеев катнаштылар. Очрашу темасы булып, Татарстан Республикасында балык браконьерлыгын бетерүгә юнәлтелгән, “Уылдык чәчү” чарасының нәтиҗәләрен чыгару дип сөйләнде.
Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Идарә карамагындагы Иҗтимагый киңәшмә утырышы уздырылды. Киңәшмәнең көн тәртибендә 2016 елда уздырылган “Уылдык чәчү” операциясе нәтиҗәләрен тикшерү һәм Татарстан Республикасы Президентының “федераль әһәмияттәге аерым саклана торган табигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларында. ауны алып бару параметрларына үзгәрешләр кертү турында”гы норматив-хокукый акт проект боерыгын тикшерү торды. Иҗтимагый киңәшмә әгъзалары белән “Уылдык чәчү” операциясе буенча Идарәнең һәм башка министерстволарның һәм идарәләрнең эше югары бәяләнде. Татарстан Республикасы Президентының боерык Проекты Иҗтимагый киңәшмә әгъзаларының күпчелек тавышы белән якланды.
Юлларга һаман ешрак зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яраланалар. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр.
Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә яшьлек пошилар, буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга.
Моның барысы бергә юл вакыйгаларының шундый кайгылы статистикасын бирә, ә аларның нәтиҗәләре гел җитди була. Зур пошиның уртача авырлыгы 350 – 400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган машинаның андый зурлыктагы объект белән бәрелешүе хайванның һәлак булуы яки яралануы белән тәмамлана, ә яралану кыргый табигатьтә һәлак булуга тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аның пассажирларына андый очрашулар яраланулар белән тәмамлана, ә аерым очракта кешеләр һәлак булырга да мөмкин. Еш кына машинага “ясап булмый” торган дәрәҗәгә хәтле зыян тияргә мөмкин.
Кызганычка каршы, юл эшчеләре , урман аша үтә торган юллардагы, хәвефле урыннарны койма белән тотып алмыйлар, шуңа күрә ул пошиларның нигезсез һәлак булуына китерә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне, аеруча урман аша үтә торган, юлларда һәм караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игьтибарлы булырга өнди.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: балыкларның табигый үрчү өчен шартлар тудыру, аларны саклау һәм рациональ куллану максаты белән Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм аларның бассейн сулыкларында, “Хайваннар дөньясы турында”гы Федераль Канунның 5, 6, 6.1. маддәләре белән, “Балыкчылык турында һәм биологик су байлыкларын саклау турында”гы Федераль Канунның 43.1. маддәсе белән, ә шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы миистрлыгының 18.11.2014 елдан 453 номерлы “ Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балык оту Кагыйдәләрен раслау турында”гы боерыгы белән кулланып Татарстан Республикасында 2016 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр “Уылдык чәчү” исемле комплекслы өлгер-профилактик операция уздырылды.
“Уылдык чәчү-2016” операциясен уздыруга чакырылган тикшерүче әгъзалар белән , Татарстан Республикасында 2016 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр, 1663 зат административ җаваплылыкка тарттырылды, браконьерлык очраклары буенча 34 җинаять эше ачылды, 3115 хокуксыз тоту коралы( ятьмәләр) тартып алынды ( 2015 елда шул ук вакытта 1056 зат административ җаваплылыкка тарттырылды, браконьерлык очраклары буенча 33 җинаять эше ачылды, 2224 хокуксыз тоту коралы( ятьмәләр) тартып алынды).
ТР муниципальарының административ комиссияләре белән,биологик су байлыкларын тиешле булмаган урында сату өчен, 53 зат административ җаваплылыкка тарттырылды.
Идарәнең биологик су байлыкларын саклауга һәм рациональ куллануга, күл-елга балыгын тотуга хокуклы булган эшкуарларның һәм хокукый затларның эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә, ә шулай ук язгы-җәйге чорда браконьерлык очракларын булдырмауга юнәлтелгән эшчәнлеге дәвам итәчәк.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.
Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм коррупция очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.
“Аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау һәм аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең 21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны шәхси Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча гына алырга була.
Безнең сайтта “Аучылар өчен сораунамә” дигән бүлек барын исегезгә төшереп китәбез. Сезнең (теләвегез буенча-аноним рәвештә) Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне электрон адреска ojm@tatar.ru җибәрегез.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүген комплекслы өлгер-профилактика чарасы “Уылдык чәчү-2016” тәмамлана. Ул Идел –Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен, Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18.11.2014 елдан 453 номерлы боерыгы белән расланган, Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, Татарстан Республикасында 2016 елның15 апреленнән алып 15 июненә кадәр уздырылды. Уылдык чәчү вакытында, сәнәгый ысуллар белән балык тоту тыелган иде!
Чараны уздыру биологик су байлыкларын саклауга һәм рациональ куллануга, күл-елга балыгын тотуга хокуклы булган эшкуарларның һәм хокукый затларның эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә, ә шулай ук язгы-җәйге чорда браконьерлык очракларын булдырмауга юнәлтелгән иде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Югары Ослан районы буенча Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен файдалануны саклау һәм контрольдә тоту буенча район (районара) бүлегенә хезмәткәр таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артыннан (843)2117381 телефоннан яки Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Электрон почта адресы Оksana.Filippova@tatar.ru.