2016 елның 1 июль көнендә Әтнә районы буенча 1нче хөкем бүлеге Хакименең карары белән, З. гражданины Россия Федерациясе җинаятьләр кодексының 258 маддәсе 1 бүлек “г” пункты белән каралган җинаять эшендә гаепле дип танылды һәм 10 000 сум штраф , шома көпшәле ау мылтыгын тартып алу, 3500 сум зурлыгында аучылык байлыкларына китерелгән зыян түләттерү рәвешендә җәза бирелде. 2016 елның 26 июнендә З. гражданины “Ашит” Дәүләт табигый тыюлык территориясендә хокуксыз 1 баш “Ындыр казы”( ана) тотты.
Балыкчылар көне июльнең икенче якшәмбесендә 1988 елның 1 ноябреннән СССРның Югары Киңәшмә Президиумы Боерыгы нигезендә билгеләнә. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, бу көндә, гомерен романтик һәм катлаулы һөнәр белән бәйләгән бөтен кешене, ә шулай ук балыкчылык – спорт, хобби, рухның аерым хәле, табигать белән бәйләнү чарасы булган бөтен кешене котлый.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, утраулы һәм континенталь этләр, ретриверлар, спаниельләр ярдәмендә ату яки пневматик кораллардан башка аулау түбәндәге вакытта алып барыла:
Сазлык – болын киекләре – 10 июльдән 24 июльгә кадәр;
болын һәм дала киекләренә - 10 июльдән 4 августка кадәр.
Бу тәртип, өстә күрсәтелгән этләр белән, территориаль аучылык хуҗалыгын оештыру һәм хуҗалык эчендәге оештыру документларында билгеләнгән һәм ул территорияләрдә Россия Федерациясе субъектының югары урындагы заты белән (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзасының башлыгы) Россия Федерациясе кануннары белән тәңгәл килеп аулау тыелган куып китерү һәм өйрәтү урыннарында гына кулланыла.
Бәйдә булмаган этләр белән, беркетелгән территориянең аучылыкны оештыру документларында һәм ( яки)хуҗалык эчендәге аучылыкны оештыру документлары белән тәңгәл килеп, аучылык этләрен куып китерү һәм өйрәтү зоналарында булу, юлнамә булса гына булдырыла.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.
Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм коррупция очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.
“Аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау һәм аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең 21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны шәхси Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча гына алырга була.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 1 июль көненнән Татарстанда байбакларга ау чоры ачылды. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Байбакларны аулаганда барлык аучыларны да саклык чараларын тотарга өндибез. Бу вакытта аучылык җир-суларында авыл хуҗалыгы эшләрен алып бара торган, җиләкләр, гөмбәләр, үләннәр җыя торган гражданнар барлыгын исегездә тотыгыз. Шуның белән бәйле рәвештә, аучылык җир-суларында булганда һәм аулаган вакытта һәвефсезлек чараларын тотуыгызны сорыйбыз.
Шулай ук Ау кагыйдәләрен сакларга кирәклеген исегездә тотыгыз.
Аулаганда түбәндәгеләр тыела:
- бала чыгару ояларын казу һәм тарату;
- ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны аулау;
-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән эшләнгән җайланмалар куллану;
-саплы җәяләр, үзе атарга көйләнгән ату кораллары,вневматик һәм ыргыта торган корал, төшә торган сөңгеләр, ыргаклар, тоту чокырлары, “ кискечләр”,“башмаклар” куллану;
-элмәкләр кулану;
- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;
- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;
- төрле ут чаралары, тепловизорлар, төнге күрү чараларын куллану;
- пневматик ау коралын куллану.
Идарә табылган байбакларның итен һәм башка продуктларын, трихинеллез авыруына ветеринария тикшерүен уздырмыйча ашамаска киңәш бирә.
Җәй уртасына Татарстан урманнарында кабан, поши, кыр кәҗәсе, аю балалары үсеп җитәләр һәм күченеп йөри башлыйлар. Алар ризык эзләп болыннарга баралар һәм еш кына юл аркылы чыгып машина астына да керәләр.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр, шуның белән бәйле рәвештә, Сезне урманнар, кукуруз һәм көнбагыш басулары аша барганда сак булуыгызны, ә шулай ук юл билгеләренә игътибарлы булуыгызны сорыйбыз.
Бу авыр булмаган кагыйдәләрне тоту көенечле нәтиҗәләрдән саклап калыр. Шуның белән сез хайванның гомерен генә түгел, үзегезнекен дә саклап калырсыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Югары Ослан районы буенча Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен файдалануны саклау һәм контрольдә тоту буенча район (районара) бүлегенә хезмәткәр таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артыннан (843)2117381 телефоннан яки Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Электрон почта адресы Оksana.Filippova@tatar.ru.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә “ Җәмгыять фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.
2016 елның 23 июненән 206-ФЗ номерлы “Аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эш төрләре алып бару өчен, урманнарны һәм җирләрне куллануны камилләштерү бүлегендә, Россия Федерациясенең аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канун белән, аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эш төрләре алып бару өчен, урманнарны һәм җирләрне куллану тәртибе камилләштерелде. Шулай итеп, урман фондының җирләре һәм аерым саклана торган табигый территорияләр, аерым гражданнарга түләүсез нигездә хезмәти бүлемтек рәвешендә бирелергә мөмкин. Сүз, аерым алганда, транспорт оешмалары, урман сәнәгате, урман һәм аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре; дәүләт табигый тыюлыклары һәм милли парклар белән идарә итүче ФДБО хезмәткәрләре турында бара. Вакытлыча максаты буенча кулланмый торган, саклык һәм хәвефсезлек җирләре, РФ Хөкүмәте белән билгеләнгән тәртиптә, аучылык җир-сулары чикләренә кертелергә мөмкин булуы каралган. Урман инфраструктурасы объектларын оештыру һәм тоту тәртибе аныкланды. Саклык, куллану, резерв урманнар өчен, андый объектларның исемлеге РФ Хөкүмәте белән раслана, ә проектлаштыру,төзү, тоту һәм куллану тәртибе – башкарма хакимиятнең вәкаләтле федераль әгъзасы белән. Аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эшләү өчен урманнарны куллану, аучылык хуҗалыгы килешүен төзү нигезендә, урман бүлемтекләрен биреп яки бирмичә тормышка ашырыла. Бирелгән урман бүлемтекләрендә, вакытлы һәм ярдәмче төзелешләр булып килгән (шул санда киртәләр), аучылык инфраструктурасы объектларын булдырырга рөхсәт ителә. Аренда килешүнамәләрен төзү вакытлары яңадан каралды. Аучылык байлыкларын ярым ирекле шартларда һәм ясалма яшәү тирәлегендә тоту һәм үрчетү өчен, кыргый хайваннар питомникларын, вольерлар һәм башка кирәкле аучылык инфраструктурасы объектларын, шул санда киртәләр булдырырга хәл ителде. Федераль канун 2017 елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керә.
Татарстан Республикасы территориясендә байбакларны тотуга рөхсәтнамә алу өчен, Россия Федерациясенең Салымнар кодексының (РФ СК) 96пункты буенча 650 сум күләмендә Дәүләт җыемы, ә шулай ук РФ СК 333.3 маддәсе буенча хәр баш өчен 60 сум җыем түләнә.
Өстә әйтелгән квитанция бланклары һәм гариза белән Идарәнең рәсми сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” - “Дәүләт җыемын түләү өчен бланк һәм билгеләнгән җыемы бланкы” өстәмә битендә танышырга була.