Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 24.06.2016 елдан 435 номерлы “2017 елның 28 февраленә кадәрге чорда. Татарстан Республикасының аучылык җир-сулары территориясендә аучылык байлыкларын табарга рөхсәт ителгән нормаларны раслау турында”гы Боерыгы гамәлгә керде. Документның тексты белән Сез Идарәнең сайтында “Аучылык байлыкларының торышы” бүлегендә “Аучылык байлыкларын табу” өстәмә битендә таныша аласыз.
Байбакны ауларга җыенучы аучылар игътибарына. Рөхсзтнамәләр бирү 2016 елның 27 июнь көнендә башланачак. Рөхсәтнамәне алу өчен, Сезгә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсен район( районара) Федераль дәүләт күзәтүе, саклавы бүлекләренең башлыклары( районнар буенча элемтә өчен белешмәләр белән,бүлекләр исемлегенә сылтама http://ojm.tatarstan.ru/rus/structure.htm?department_id=38721) һәм үз эшчән-леген байбакның таралу урынында алып баручы ау кулланучылар белән (элемтә өчен белешмәләр белән ауны кулланучылар исемлеген Сез Идарәнең сайтында(http://ojm.tatarstan.ru) “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Аучылык хуҗалыклары сораулары буенча һәм Татарстан Республикасы территориясендә аулау сораулары буенча мәгъ-лүмат артыннан кемгә мөрәҗәгать итәргә була” өстәмә битендә күрә аласыз) элемтәгә керергә кирәк.