Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:1995 елның 24 апреленнән №52-ФЗ “ хайваннар дөньясы турында”гы Федераль канунның 14, 16, 40 маддәләре белән, 2009 елның 4 июленнән № 209-ФЗ “ Аучлык турында һәм Россия Федерациясенең аерым кануннарына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 32,40 маддәләре белән, туры килеп, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән, хисаплау буенча вәкаләтләрне үтәүгә һәм федераль дәүләт аучылык тикшерүенә юнәлтелгән 21.09.2015 елдан № 129-од, 21.09.2015 елдан № 131-од, 28.09.2015 елдан № 132-од, 28.09.2015 елдан № 133-од боерыклары чыгарылды.
Өстә күрсәтелгән боерыклар белән Идарә сайтының Хайваннар дөньясы белән кулланучылар өчен мәгълүмат бүлегендә, Хайваннар дөньясы объектлары белән озак вакытлы куллану –Аучылык байлыкларын һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингын алып бару өстәмә битләрендә танышырга була.Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.
Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин.
Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: аерым төр аучылык байлыкларының һәм территориаль шартларның үзенчәлеге белән бәйле рәвештә, аучылык байлыкларын үрчетү һәм саклау өчен шартлар тудыру масаты белән, Идарә Татарстан Республикасы территориясендә ау параметрларына үзгәрешләр кертү проектын әзерли. Хәзерге вакытта республикада аулау, ау кагыйдәләре белән бөтен Россия Федерациясе территориясе өчен билгеләнгән ау чорларында булдырылуны истә тотып, Татарстан Республикасы өчен җәйге-көзге чорда каурыйлы киекләргә, куяннарга, тиенгә, сусарга, чәшкегә, көзәнгә ау чоры вакыты проекты фикер алышуга чыгарыла.
|
Аучылык байлыкларының төре |
Ау кагыйдәләре буенча ау вакыты |
Тəкъдим ителгән ау вакыты |
|
Су йөзүче, саз-болын, кыр, дала. Урман киекләре ( җәйге-көзге ау чоры) |
Августның өченче шимбәсеннән |
сентябрьнең беренче шимбәсеннән |
|
куяннар |
15сентябрьдән 28 (29) февральгә кадәр |
15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр |
|
тиен, сусар, чәшке, көзән |
Августның өченче шимбәсеннән 28 (29) февральгә кадәр |
15 октябрьдән 28 (29) февральгә кадәр
|
Шуның белән бәйле рәвештә барлык аучыларга да фикер алышуда катнашырга тәкъдим итәбез. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сайтына ojm@tatar.ru җибәрегез.
Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы эксплуатациягә кертелде. Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.
Хөрмәтле аучылар, 9.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү 2015 елның 25 ноябрь көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.
Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты: -2015 елның 29 сентябреннән башлана; -2015 елның 13 ноябрендә тәмамлана. Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.Кичә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында Идарә карамагындагы Иҗтимагый киңәш утырышы булды. Киңәшмәнең көн тәртибендә кыйммәтле мехлыларга һәм киекләргә ау чорын билгеләү сораулары һәм Республика күләмендәге III СО НКО форумының эшчәнлеге буенча фикер алышу сораулары каралды. Төзәтмәләр проекты иҗтимагый киңәш әгъзаларының күпчелек тавышы белән якланды.
ДБО “ Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нә белгеч таләп ителә.
Квалификация таләпләре: югары профессиональ белемле булу ( табигать куллану, биология), дәүләт әгъзаларында кулланыла торган заманча мәгълүмати аралашу технологияләрен белү, дәүләт сатып алу өлкәсендә эш тәҗрибәсе
Тулы мәгълүмат артыннан 2117381, 2116907 телефоннары буенча яки Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт 201 бүлмә адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
2015 елның 3 октябрь көнендә республикада ел саен уздырыла торган “ Урман утырту көне” исемендәге табигыть саклау акциясе узды. Ул 2011 елдан алып яз һәм көз көне уздрыла.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе һәм ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” хезмәткәрләре ГКУ Матюшинск бүлемтекле урманчылыкның” ГКУ “Шәһәр буе урманчылыгы” урман фондында агачлар утырттылар.