ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга

30 сентябрьдә Татарстан Республикасының Арча район хөкеме карары белән Ф. гражданины КоАП РФ 2 бүлеге 12.27 маддә буенча гаепле дип танылды һәм аңа бер ел дәверенә транспорт чарасын йөртү хокукын тартып алу рәвешендә административ җәза билгеләнде.  Сәбәп булып машина йөртүченең 2015 елның 18 сентябрь көнендә   поши катнашуында булган юл вакыйгасы урынын ташлап китү килде.

Россия Табигать министрлыгының  2011 елның 8 декабреннән № 948 “ Аучылык байлыкларына китерелгән зыянның зурлыгын билгеләү методикасы” боерыгы белән тәңгәл килеп,  табигатькә китерелгән зыян  40 мең сумны тәэмин итте.

Идарә машина йөртүчеләрне   машинаны алып барганда, аеруча урман юл кырыена килгән юлларда, караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди. 

Бу авыр булмаган саклык чараларын тоту хәвефле нәтиҗәләрне булдырмаска булышыр.


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара олылар көне чикләрендә Идарә башлыгы урынбасары Матвеев Юрий Борисович өлкәдә эшләгән өлкəн яшьтəге хезмәткәрләрнең өйләренә барып аларга  күчтәнәчләр өләште.

Бу якты көндә Сезгә эшегез, кыюлыгыгыз,ватанпәрвәрлегегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бүгенге көндә Идарә горурлана торган әйберләрнең күпчелеге сезнең хезмәтегез, сәләтегез һәм тырышлыгыгыз ярдәмендә барлыкка килгән. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге,бәхет һәм озын гомер телибез! 


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: бүген республикада байбакларга ау чоры тәмамлана.

Шуның белән бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  “Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен кирәкле гаризалар бирү тәртибе һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлы хайваннарны, кошларны тоту өчен рөхсәтнамә бланкларының рәвешен раслау турында” 2014 елның 29 августыннан  379 номерлы боерыгы белән тәңгәл килеп,аучы, рөхсәтнамәдән, тутырылган 3 нче таблицаны аерып алырга һәм рөхсәтнамәне алган урынга, ау чорының соңгы көненнән 20 көн эчендә, тапшырырга тиеш.

Ул мәгълүматны тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.


29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Хөрмәтле аучылар, 9.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү  2015 елның 25 ноябрь көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.

 Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты: -2015 елның 29 сентябреннән  башлана; -2015 елның 13 ноябрендә тәмамлана. Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

27 сентябрь көнне Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре «Милли кросс -2015» исемендәге Бөтен Россия йөгерү көнендә катнаштылар. Старт “Казан Арена” территориясе янында булды.

Чабышта мәктәп балалары, шәһәрнең СУЗ һәм ВУЗ студентлары, ЮДСШ укучылары, спортсменнар, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешма хезмәткәрләре һәм сәләмәт тормыш рәвеше яклылар катнаштылар. Барлыгы чабышка 24 меңнән артык кеше чыкты.


25
сентябрь, 2015 ел
җомга
Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.

23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: кичә иртә белән Казанда, Васильченко урамында, “Дэу Матиз” машинасы  пошины бәрдерде, хайван үлде.

Идарә машина йөртүчеләрне   машинаны алып барганда, аеруча урман юл кырыена килгән юлларда, караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибар итәргә өнди.  Бу авыр булмаган саклык чараларын тоту хәвефле нәтиҗәләрне булдырмаска булышыр.


22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.

Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин.

Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак

21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе 2015 елның 30 сентябрь көнендә байбакларга ау чоры тәмамлануы турында хәбәр итә.

Шуның белән бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  “Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен кирәкле гаризалар бирү тәртибе һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлы хайваннарны, кошларны тоту өчен рөхсәтнамә бланкларының рәвешен раслау турында” 2014 елның 29 августыннан  379 номерлы боерыгы белән тәңгәл килеп,аучы, рөхсәтнамәдән, тутырылган 3 нче таблицаны аерып алырга һәм рөхсәтнамәне алган урынга, ау чорының соңгы көненнән 20 көн эчендә, тапшырырга тиеш.

Ул мәгълүматны тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.


18
сентябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: кичәТукай муниципаль районында урнашкан “Бакчасарай” аучылык хуҗалыгы территориясендә, Аучылык хуҗалыгы хезмәткәре көне чигендә спорт чаралары узды. Аркан тарту, чаңгы чабышлары,  кармак белән күлдә балык тоту һәм күп кенә башка  кызыклы спорт ярышлары булды.

Гомумтөркем  хисабында урыннар түбәндәгечә буленделәр:

1 урынны һәм Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсенең күчмә җамын МО Аксубай РООиР  алды;

2 урынны Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе төркеме алды;

3 урынны Идел буе хәрби округының  Казан гарнизоны  хәрби-аучылык оешмасы алды.

Урыннар алган барлык төркемнәргә дә  истәлекле бүләкләр һәм грамоталар бирелде, шулай ук ярыш чикләрендә, Идарә башлыгы Ф.С.Батков бүләккә лаек булган хезмәткәрләрне, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Идарә спорт чараларында актив катнашкан барлык аучыларга, ә шулай ук хаким катнашмасына рәхмәтен белдерә

Чараны оештырырга булышкан “Бакчасарай” аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләренә аерым рәхмәтебезне белдерәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International